Ут кебек булырга кирәк тормышта
Иске Кырлайда яшәүче Алсинә Газизова дүрт малай үстерә.
”Ирем Айрат Исмәгыйлев мине өч бала белән алды. Дүртенче малайны да алып кайттым”, – ди ул
Теләге – дөньяда тынычлык булсын, балаларны исән-сау үстерергә язсын, тигезлектән аермасын. Ул моны дүрт ир бала анасы буларак әйтә.
Бүлмәгә шау итеп килеп керде ул. Йөзендә елмаю балкый. Аның яхшы кәефе безгә дә күчте. Бүлмә эче яктырып киткәндәй булды.
– Иске Кырлай мәктәбендә, балалар бакчасында ашарга пешерәм мин. Эш тәмамлану белән автомәктәпкә машина йөртергә төштем. Бераз вакыт бар, шул арада сезгә кереп чыгыйм, дидем. Яшерер әйберем юк, сорауларыгызны бирегез, барысы турында да сөйлим.
– Алайса башыннан ук башлыйк инде, – дидем.
Алсинә сүзне әти-әниләреннән башлады. Әтисе Әхмәт Әхмәдиев Иске Кырлайныкы. Күршеләре Рәшидә апа Ситдыйковаларга кунакка кайтып йөргән кызны эләктергән дә, эшне кызуында тотарга кирәк, дигәндәй, өйләнеп тә куйган. Ике кызлары туган. Икесе дә Иске Кырлай мәктәбендә белем алган.
Үземә дигәнне бирмәдем
– Бик үткен, кыю, үз дигәнемне эшли, үземә тигәнне бирми торган кыз идем мин. Апам да үзем шикелле. Уйлап кына карагыз, Төрнәлегә кадәр барып, кызлар белән “разборка” ясап кайта идем бит. Шул егетләр бүлешмәгәнбездер инде, – диде ул җитди кыяфәт белән һәм шунда ук авызын да ерып. – Аттестат алганнан соң Казанга ветеринария институтына укырга кердем. Тик укыйсым килмәде, бер елдан ташладым һәм заводта эшли башладым. Бер егет белән таныштым. 16-17 яшьлек кенә иде әле ул. Миңа 22 яшь. Әти-әнисе ташлаган, әни назы күрмәгән, әбисе белән генә үскән Ленарга бөтен назымны бирергә тырыштым. Авылга кайттык, әниләр белән таныштырдым. Кушылабыз дигәнгә каршы килмәделәр. Никах укыттык. Улыбыз Руслан туганнан соң 2010 елда язылыштык.
Ике елдан аларның Нурисламнары дөньяга килә. Руслан спортчы булып үсә, Нурислам бишкә генә укый, чаңгыда да йөри, ярышларда беренче урыннарны яулый. Әмма күбрәк игътибарны укуга бирә. “Мин аңладым, дигәнче аңлаттыра иде ул укытучыларга. Дәрестән соң калып булса да”, – ди Алсинә. Тагын ике елдан соң туган Ранель бик тә актив малай була.
– Чаңгыда мәтәлчек аткан кешене беренче тапкыр күрәм әле, – диде аның турында физкультура укытучысы Айрат Ситдыйков. Бервакыт моңа велосипед алдык. Мөндештә машинадан төшеп калып, авылга велосипедында кайтты. Телефон да алдык, ноутбук та. Өчесенә дә. Әмма алар спортка бирелде, безгә булышты. Минем 3-4 ел инде бәрәңге чүбе утарга чыкканым, тирес чыгарганым юк. Малайлар эшли. Печәнне бергә чабабыз. Руслан бөтен эштә дә булышкач, скутер алып бирдек, – диде Алсинә.
– Әтиләре алгандыр инде, – дим.
– Юк. Үз әтиләре белән аерылыштык. Булмас, ахры, дидем. Киткәннән соң бер кайтты, яңабаштан башлап карыйк, диде. Тик миңа кирәкми иде инде, – диде ул. – Әти белән әнигә рәхмәт. Алар бик булышты һәм булыша. Өчесе дә балалар бакчасында. Үзем бозаулар да карадым, сыер да саудым, осеменатор да, ферма мөдире дә булдым. Балаларга бик күп кирәк бит. Алимент күрмәдем дә диярлек. 8-9 ел аерылганга.
Дүрт бәхетем, дүрт байлыгым
– Сезнең дүрт бала бит.
– Әйе, дүртәү. Дүрт бәхетем, дүрт байлыгым. Бүген мин бик бәхетле хатын. Янымда яраткан ирем, өчесе үзенекеләр булмаса да, үзенеке кебек кабул иткән, балаларым әти, дип дәшкән ирем бар, – диде ул. – Фермада эшләгәндә таныштык без аның белән. Казанбашныкы ул. Өйләнмәгән, егет кеше иде. Бервакыт трактор белән фермага азык алып килде. Ут чыбыгын өздергән. Сыер савып булмый. Мин, кызу канлы кеше, чыктым да кычкырырга тотындым. Аптырап карап тора инде. Өстәвенә әле шунда эшләгән бер туганыма аракы да алып килгән. Алып бәрдем аракысын. Шулай кычкырышудан башланды танышуыбыз. Очраша башладык. Малайлар фермага миңа булышырга килә иде. Алар белән дә аралашып китте. Тәмле әйберләр алып килеп сыйлый. Нурисламы хәтта: “Ә бәбигә кайда?” (кечкенә улыма) дип сорап ала иде. Тракторга утыртып йөртә. Шулай алар күңелен дә яулады Айрат. Әнисенә кайтып: “Мин өйләнәм. Аның өч баласы бар”, – дигән. Әнисе Кәүсәрия апа Исмәгыйлева үзе ун бала үстергән. Бер улы хәзерге вакытта махсус хәрби операция барган зонада. “Яратсаң, ул хатын иренә кайтам димәсә, кем сүз әйткән сиңа”, – дигән әнисе. Айрат утызны узган егет, төс-биткә дә ошамаслык түгел, күп сөйләшми, тыныч. “Башка кияүгә чыкмыйм, өч балам бар, шулар өчен яшим”, – дисәм дә, әти-әниләр дә яраткач, риза булдым. Кайнанам да бик яхшы кеше булып чыкты. Мине иң сөендергәне – балаларымны үз уллары кебек якын итте. Яратам шуны, үз әнием кебек. Кияүгә чыкканда: “Син егет кеше, бала кирәк, мин башка алып кайтмыйм”, – дигән идем. Айрат ул чакта каршы килмәде. Аннан соң да бу хакта сүз кузгатмады. Әмма аның турында уйлап, фикеремнән кире кайттым. Улларым бар, кыз кирәк инде, дисә дә, малай буласын белгәч сөенгәнен күрсәгез. Әтисе бала өчен нишләргә белми, Айдар да әтисен бик ярата. Әтисе кебек трактор, дип исе китә. Олы балалар да әти, дип өзелеп тора. Бергә дәрескә кадәр әзерлиләр. Миннән качыра-качыра әтиләре аларга шоколадка кадәр алып кайта. Мин каршы булсам да, Русланга скутерны да ул алдыртты. Олы улым әтисен бераз хәтерли. Паспортта әтисенең исемен Айрат улы, дип үзгәртәсе килә. “Мине үстергән әти ул”, – ди.
Җир кешесе
– Иске Кырлайда төпләнергә булдыгызмы? Арчага яки Казанга китү кызыктырмадымы?
– Кайнанам Арчадагы фатирда (күп балалы гаилә буларак биргән булганнар) яшәгез, дигән иде. Рәхмәт аңа. Юк, мин җир кешесе, миңа җир кирәк, – диде Алсинә. – Декрет ялыннан соң колхозга эшкә чыгам, дигән идем, мәктәп җитәкчесе Хәйсәр абый үзләренә чакырды. Мәктәп ашханәсендә ашарга пешерергә. Пешерү остасы түгел идем, тормыш өйрәтте. “Әни эшләми, ботка пешерә”, – ди кечкенә улым кайда эшли дип сораганнарга. Терлекләр, кош-корт күп асрыйбыз. Сыерыбыз, биш үгезебез бар, тавык-чебеш чутсыз. Бакчабыз бик зур. Утыртмаган әйбер юк. Чәчәкләр үстерергә яратам. Менә машина йөртү өчен таныклык алырга укый башладым. Кече улыбыз укырга керә. Бер бала гына була сыйныфта. Шуңа Мөндешкә төшерәсе булыр инде, дим. Ә аны йөртергә машинасыз булмый. Йөртәм инде мин машинаны да, мотоблокны да. Документ кирәк. Шуны алу өчен йөрим.
– Тормыш булгач төрлесе буладыр. Кайсыгыз беренче юл бирә? – дип кызыксындым.
– Мин кызып китәм. Айрат дәшми. Ул дәшмәгәч, мин дә тынычланам. Үкенәм инде соңыннан. Бер-ике көннән бернәрсә булмагандай сөйләшә башлыйбыз, – ди Алсинә.
Ничек шау итеп килеп керде, шулай чыгып та китте. Аның белән сөйләшкәннән соң шактый елмаеп утырдым. Менә шулай янып яшәргә кирәк ул тормышта.
Гөлсинә Зәкиева