Галимҗан Павлов беренче шигырен узган ел август аенда яза. Һәм шуннан бирле бер көн калмый иҗат итә
Искиткеч матур, үзеннән-үзе көй язарга сорап җырлап торган шигырьләре белән сокландырган якташыбыз белән аралаштык.
Яхшы беләм мин аны. Җитәкче булып эшләгән елларында очрашкалый идек. Соңгы вакытта күптәннән инде күрешкән булмады. “ВКонтакте“ битендә көн дә чыгып барган яңадан-яңа шигырьләре игътибарны җәлеп итте. Көн дә бер шигырь куеп бара ул. Һәрберсе төрле темага.
Галимҗан Павлов Иске Иябаш авылыннан. 14 балалы гаиләдә тугызынчы бала булып дөньяга килә. “Туганнар” дигән шигыре дә бар аның.
Ундүрт бала үстек бер кочакта,
Әнкәй: “Сездән ардым”, – димәде.
“Ике бармак арасына ит үсми”, – дип,
Татулыкка һаман өндәде.
– Җиде малай, җиде кыз. Ике яклы авыл өе. Сыйдык. Бик дус булдык. Бер-беребез өчен җан атып тордык. Малайлардан барыбыз да Сабантуйларда көрәштек. Мин үз үлчәвемдә 15 ел Иске Кырлайда, тугыз ел Арчада Сабантуйда батыр калдым. Казан Сабантуенда да көрәштем. Арчада дүрт-биш ел көрәш буенча район командасында булдым. Армиядә Германиядә хезмәт иттем. Взвод командиры урынбасары итеп куйдылар. Анда да спортның бөтен төрендә беренче урыннарны гына ала идем. Физик яктан бик көчле булдым, – диде ул үзе белән таныштырып.
Иске Кырлайда Сабантуйда батыр калганнан соң аның янына мәктәп директоры Әнвәр Салихов килә һәм мәктәпкә физкультура укытучысы итеп чакыра. “Минем белемем юк бит”, – ди егет. “Читтән торып укырсың. Без тәкъдим итәрбез”, – ди. Риза була Галимҗан. Чыннан да, аны Казан дәүләт педагогия институтына укырга җибәрәләр. Аны читтән торып тәмамлый һәм инде дипломлы физик тәрбия укытучысы була.
– Унбер ел эшләгәннән соң мине партоешма секретаре итеп алдылар. Алты елдан партия бетте. Мичурин исемендәге колхоз рәисе Даниял Фәсәхиевның урынбасары булдым. Лесхоз мәктәбендә укыттым. Иске Кырлай авыл Советы җитәкчесе итеп куйдылар. “Мир” колхозына җитәкче итеп җибәрәселәр иде, ризалык бирмәдем, эштән чыктым. Бер ел спорт мәктәбендә эшләп алганнан соң Казанга сәүдә комплексына киттем һәм лаеклы ялга чыкканчы шунда эшләдем, – диде Галимҗан Павлов хезмәт юлы белән таныштырып.
Илһам китте әле минем,
Белмим, кая йөридер.
Кемнәрне чәчәк аттырып,
Кемгә нәрсә сөйлидер?! – дип язды ул беркөнне. “Нәрсә булды, Галимҗан?“ – дип сорадым.
– Илһамның гаебе юк монда, язарга вакыт җитми, – диде ул елмаеп. – Рәмзия белән икебезгә дә 65 яшь тулды. Юбилей үткәрергә йөрибез.
Кирәк түгел миңа байлыгы да,
Кирәк түгел алтын-көмеше.
Миңа җитә, әгәр сизә алсам,
Кочып алып йөрәк тибешең! – дип яза ул юбилее уңаеннан шигырен Рәмзиясенә багышлап.
Хатыны белән танышу тарихы турында сораштым. Көлеп куйды. Аннан сөйләп китте.
– Армиядән кайткан идем инде мин. Бригадир чәчүгә чакырды. Симәнәне Иске Кырлайдан алып кайтырга кирәк. Машина өстенә менеп утырдым да тирә-якка карап кайтып киләм. Чибәртауга җиткәч безгә каршы килүче бер кызга күз төште. Күрдем дә беренче уем шул булды: “Бу кыз минеке булырга тиеш!” – дидем.
Белештем аның турында. Арча кызы, Өтнәдә укыта икән. Җәяүләп Иске Кырлай аша өенә кайтырга чыккан булган. Беркөн кич авылга клубка бардым. Танышып киттек. Кирәк бит, шул вакытта мине мәктәпкә эшкә чакырдылар. Хәзер инде еш очраша башладык. Өйләнешеп тә куйдык. 1979 елдан бирле бергә инде, – диде Галимҗан. – Ике кызыбыз туды. Икесе дә укытучылар. Гөлназ да, Гөлинә дә икешәр кыз үстерә. Без башта Иске Кырлайда яшәдек, хәзер Арчада. Балаларны мәктәпкә, түгәрәкләргә, спорт мәктәбенә йөртәм. Эшем бик каты минем.
– Шигырь язу сәләте электән үк бар идеме? Кайчан тотындыгыз? Бик матур килеп чыга. Көтеп алып укыйбыз, – дидем.
– Юк, язмый идем мин. Узган ел күркә алдык без. Шуларның берсе ата булган. Кабарына да талыйм, дип килә бу. Карап-карап тордым да башта шигырь юллары туды.
Абау, бигрәк нык кабаргансың,
Сыртың белән торасың.
Әле сиңа сүз әйтмиләр,
Таламакчы буласың.
Тугыз куплетлы шигырь барлыкка килде. Бу минем беренче иҗат җимешем, – диде Галимҗан.
Күркә турында гына яздым, ди. Әмма эчтәлегенә игътибар итсәң, кайбер кешеләр анда үзләрен дә танырга мөмкин. Кемнедер күз алдында тотып язмаса да, тирән мәгънә бар анда.
– Шуннан шигырь юллары үзләреннән-үзләре килеп чыга башлады. Күзем нәрсәгә карап тора, шунда ук тотам да шигырь язып куям. Шундый хәлгә килдем. Эчкә җыелган хисләрне бушату, уртаклашу күңелгә рәхәтлек биргән кебек була, – диде Галимҗан Павлов. – Безнең әти итек басты, арабызда чигүчеләр, балта осталары да бар. Кызым Гөлназ кул эше белән шөгыльләнә. Әмма шигырь язучылар булмады. Шуңа кызым Гөлинә: “Әти авырыймы әллә ул? Бер-бер нәрсә булмагандыр бит?” – дип тә сораган. Ә нигә язмаска? Илһам килә, вакыт күп. Балаларны түгәрәкләргә, бассейнга алып барам да, көтеп утырганда язам да куям. Узган елның августыннан башлап бер көн дә язмый калганым юк. Интернетта төркемнәргә куям. Бик күп кеше укый, “лайк” куя. Шуңа күңел үсә.
Моңлы бала түгел икән үзем,
Миңа кала җырны тыңларга.
Сагышларны, йөрәк җылыларын
Бары салам шигьри юлларга, – дип яза ул.
Тугыз ай үткән. Утыздан санасаң да, 270 көн була. Зур бер китап бастырырлык булган! Әмма китап бастыру, танылу Галимҗанның хыялы түгел. Ул үзе өчен яза, шуннан йөрәгенә дәрт, күңеленә рәхәтлек ала. Хәер, кем белә, бәлкем, китабы да дөнья күрер әле. Ә шигырьләре белән танышасыгыз килсә, “ВКонтакте“ төркеменнән табыгыз. Һич үкенмәссез.
Гөлсинә Зәкиева