Уку елы ахырында районда тәрбия эшенең бүгенге торышы һәм киләчәге турында сөйләштеләр
22 май көнне балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмаларының эшчәнлегенә багышланган очрашу узды.
Балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмаларының кураторлары, район әти-әниләр комитеты рәисе, район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары, “Юл хәрәкәте иминлеге” оешмасы җитәкчесе, “Алдынгылар хәрәкәте” активистлары “Казан арты” музеена түгәрәк өстәл артына җыелдылар.
Уку елы ахырында районда тәрбия эшенең бүгенге торышы һәм киләчәккә планнары турында сөйләштеләр. “Алдынгылар хәрәкәте”нең җирле бүлек җитәкчесе Лия Ильина:
– Безнең оешмабызга бер ел гына булса да, эшләгән эшләребез, куанырлык нәтиҗәләребез күп. Бүген аларга нәтиҗә ясарга һәм уртак эшебезнең киләчәге турында сөйләшергә җыелдык, – диде.
“Алдынгылар хәрәкәте”нең җирле советы рәисе Ралина Зәйнуллина һәм район балалар иҗтимагый оешмаларының кураторы Әдилә Әхмәтҗанова чыгыш ясадылар.
– “Алдынгылар хәрәкәте” безнең өчен ул – мөстәкыйль булырга өйрәнү, командада эшләү, төрле хәлдән чыгу юлларын табу һәм җаваплы булу. Безнең максат – хәрәкәткә күбрәк укучыларны җәлеп итү һәм эшчәнлегебезне җәелдерү, – диде Арчаның 1нче мәктәбе укучысы Ралина Зәйнуллина.
Әлеге юнәлеш буенча бүгенге көндә районыбызда 33 мәктәп, ике көллият һәм бер балалар бакчасы эшли. 2023-2024 уку елы дәвамында “Алдынгылар хәрәкәте” тәрбия өлкәсендә күп эшләр башкарган. Осталык дәресләре, флешмоблар, бәйрәм акцияләре, очрашулардан тыш, республикакүләм ярышларда да алдынгы урыннарны яулый алар.
Апрель аенда узган “Алга! Киттек!” республикакүләм форумында “Россия белән булу” патриотик тәрбия һәм тарихи хәтерне саклау өлкәсендәге эшләргә багышланган номинациядә Лесхоз мәктәбе командасы җиңүче исеменә лаек булды. “Бергә булу” мохтаҗ кешеләргә ярдәм итүгә багышланган номинациядә Арча педагогия көллияте һәм Арчаның 6нчы мәктәбе командаларына лауреат исеме бирелде. Балалар иҗтимагый оешмалары өчен махсус “Хәрәкәттә булу” номинациясендә Наласа мәктәбе командасы лауреат булды.
– Үзебезне төрле яктан күрсәтәбез, алдынгылар рәтендә барабыз. Тик бүгенге көнгә кадәр чишелеш тапмаган бер сорау бар. Ул – үзебезнең бина булмау. Чараларны төрле урыннарда оештырабыз. Очрашулар моңарчы район үзәк китапханәсендә узса, хәзер “Казан арты” музеенда, “Алгарыш” үзәгендә җыелабыз, – диде Лия Ильина.
Түгәрәк өстәл артына җыелучы белгечләр алга таба үсеш һәм хезмәттәшлек перс-пективалары турында да фикер алыштылар. Район әти-әниләр комитеты белән берлектә гаилә проектлары, “Юл хәрәкәте иминлеге” оешмасы белән бергә бәйгеләр үткәрү, шулай ук хәрәкәткә яңа балаларны җәлеп итү мөмкинлеге турында фикерләр яңгырады. Гаиләләр белән эшләүне җәелдерү киләчәккә максат итеп куелды.