Арча Сабан туе – 2024

2024 елның 28 июне, җомга

Сабан туе мәйданында авыл хуҗалыгы алдынгыларын, кыр батырларын, дәүләт бүләкләренә ия булган райондашларыбызны тәбрикләделәр

9 июнь көнне Арча Сабан туе милли йортлардагы гаилә көнкүреше белән танышудан башланды.

Халкыбызның милли бәйрәменә ел саен күп кунаклар җыела. Быел да республикабыздан мөхтәрәм шәхесләр килгән иде. 

Бәйрәмдә районыбыз башлыгы Илшат Нуриев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Лотфулла Шәфигуллин, ТР мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, хезмәтләре белән дан тоткан, районыбыз үсешенә зур өлеш керткән күренекле якташларыбыз, каләм ияләре, сәнгать әһелләре, журналистлар һ.б. катнашты.

Үзәк стадионның капкасыннан ук мәдәният хезмәткәрләре аларны татар халык милли көйләре, гореф-гадәтләрен чагылдырган күренешләр белән каршы алдылар. Шәһәрдән әби-бабай янына кайтучы малайга авыл томышының матурлыгын, биредәге мохитнең никадәр үзенчәлекле икәнен күрсәтеп, егет-кызлар кунакларны үзәк мәйданга кадәр озата барды. 

Татар, рус, мари һәм керәшен халкының көнкүрешен тасвирлаган милли йортларда да кунакларга шат иделәр. Һәр милләт гаиләсенең үзенчәлекле яшәешен, гореф-гадәтләрен карады алар.

Балалар мәйданчыгында кечкенәләр өчен уеннар булса, авыл капкасы артында кунакларны 100 килограммлы чәк-чәк һәм кайнар чәй көтте.

Бәйрәм ачылышы

Сабан туе бәйрәменең ачылышы һәм тантаналы өлеше үзәк мәйданда көндезге сәгать 10да башланып китте. Зур мәйданны 600дән артык кеше биләп алып, Сабан туе күренешләрен, гаилә кыйммәтләрен, милли йолаларны тасвирлаучы матур чыгыш тәкъдим иттеләр.

Райондашларны һәм кунакларны районыбыз башлыгы Илшат Нуриев сәламләде. 

– Барыгызны да бүгенге бәйрәм белән тәбрик итәм. Бу бәйрәмдә халкыбызның гореф-гадәтләре, тырышлыгы чагыла. Районыбыз игенчеләре катлаулы табигать шартларында быел да язгы кыр эшләрен югары нәтиҗәләр белән вакытында төгәлләделәр, киләчәк уңышка ныклы нигез салынды. Алны-ялны белмичә эшләүче хезмәтчәннәребезгә олы рәхмәтемне җиткерәм. Илебез тынычлыгын тәэмин итүче махсус хәрби операциядә катнашучы батыр егетләребезгә тизрәк туган якка исән-имин әйләнеп кайтуларын телим, – диде ул.

ТР мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов республика Рәисе Рөстәм Миңнехановның бәйрәм котлавын җиткерде. 

Алдынгыларны бүләкләү

Сабантуй әләмен “Игенче” агрофирмасы механизаторы Нияз Йосыфҗанов һәм 2023 елгы Сабан туеның абсолют батыры Альберт Ситдыйков күтәрде.

Табыннарыбызны сый-хөрмәтле итү өчен тырышып хезмәт итүче игенчеләр, терлекчеләр, дәүләт бүләк-ләренә ия булган райондашларыбыз мәйдан түренә чакырылып бүләкләнде.

Язгы кыр эшләрендә иң яхшы күрсәткечләргә ирешкәннәре өчен “Абсолют кыр батыры – 2024“ исеменә лаек булучы “Кырлай“ агрофирмасы“ ширкәте механизаторы Айрат Сафинга,  “Ак барс“ агрокомплексы“ ширкәте механизаторы Раил Фәйзрахмановка, “Игенче“ агрофирмасы“ ширкәте механизаторы Салават Хәйруллинга Дипломнар һәм акчалата премияләр тапшырылды.

Традиция буенча мәйданга бизәлгән атлар да ямь өстәде. Арбаларында милли киемнәрдән авыл кешеләре, балалар утырган иде. Һәркайсы гармун уйнап һәм җырлап узды.

 

Гөлнур Миннебаева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International