Яшьләр көнендә гаилә учагын тапшыру

2024 елның 2 июле, сишәмбе

Районыбызда, шәһәребездә яшь, социаль актив гаиләләр күп. Бөтенроссия гаилә учагының җылысын районыбызда тарату максатыннан “Россия йөрәге” гаилә учагын районыбызнын олы тәҗрибәле Саматовлар гаиләсе хәер фатыйхасы белән яшьләр көнендә Райнур һәм Азалия Заһидуллиннар гаиләсенә тапшырылды.

Райнур-Арча егете, Азалия Саба кызы. Уку йортында, Арча педагогия көллиятендә таныша алар. Укуларын тәмамлап, кулларына диплом алгач, икесе дә Арчабызда калырга дигән карар кыла. Яшьләр икесе дә баштанаяк эшкә чума.  Райнур белән Азалия Арчанын 7 нче номерлы мәктәбендә башлангыч класс балаларына белем бирәләр. Бераздан  егет кызга тәкъдим ясый, һәм бер ел элек алар гөрләтеп, туй ясап өйләнештеләр.

Районыбызда туып-үскән, шушында төпләнеп, гаилә корган, үз җирлегебездә урыннарын тапкан, хезмәт куеп яшәүче бу күркәм гаиләгә уңышлар телибез!  Алар кебек яшь гаиләләр булганда  районыбыз киләчәге тагын да яктырак булыр!

 Гаилә учагы капсуласы районыбызда 8 июльгә кадәр ЗАГС бүлегендә сакланачак. Эстафетаны Балтач тапшырачакбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International