«Россия йөрәге» гаилә учагы уты Арча районына килеп җитте

2024 елның 2 июле, сишәмбе

2024 ел РФ Президенты тарафыннан Гаилә елы дип игълан ителде. 23 гыйнвар көнне Мәскәүдә ВДНХда Гаилә елын ачу тантанасы узды. Чараның кульминациясе булып Бөтенроссия гаилә учагы кабызылды. Барлык федераль округлардан җыелган яшь гаиләләр гаилә учагының кыйпылчыгын үзләренең регионнарына алып кайттылар. Безнең республикабызда да гаилә учагы районнан районга күчеп йөри.

2024 нче елнын 29 июнендә гаилә учагы Саба районыннан безнең районга тапшырылды. Бу җаваплы бурыч районыбызнын күркәм, социаль актив, күпбалалы Ринат Харисович белән Рәмзия Шәмсетдиновна Хафизовлар гаиләсенә йөкләнде.

Хафизовлар “Россия йөрәге” гаилә утын Арчабызга алып кайтып Саматовлар гаиләсенә тапшырды. Мөдәрис Саматович белән Әнисә Нәҗиповна гаиләләренә 53 ел. Бүген алар Сарай-Чокырча авылында яши. Рухи һәм әхлакый кыйммәтләрне саклап, ата-бабалар тәҗрибәсен, тәрбиясен олы хәзинә итеп кадерләп торучы, буыннарны өзелмәс чылбыр белән бәйләүче алар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International