Әңгәмәдәш – Арча эчке эшләр бүлегенең җинаятьләрне эзләү бүлекчәсе өлкән оперуполномоченные Илсур Галимуллин.
– Илсур Мәхмутович, быел Арча районында мошенниклардан алданучылар тагын да күбәйгән, дип ишеттек.
– Әйе, дөрестән дә шулай. Узган ел мошенниклардан алданган 48 очрак теркәлгән иде. Быел ике тапкырга күбрәк – 98 очрак. Алданучылар 5 млн сумнан артыграк акчаларыннан колак кактылар. Күрше районнарга караганда бездә алданучылар күбрәк. Иң зур алдану очрагы – бер хатын-кыз 1,5 млн сум акчасын мошенникларга тапшырган. 400 мең сумы үзенеке, калганы туганнарыннан, күршесеннән әҗәткә алып. Янәсе, тиз генә баеп китәсе... Үзем дә аңламыйм, ничек алданалар? Югыйсә, аңлатып, язып, сөйләп торабыз.
– Бигрәк тә нинди яшьтәгеләр алдана?
– Күбрәк 35-50 яшьтәгеләр алдана. Өлкән яшьтәгеләр арасында да сирәк булса да алдану очраклары бар.
– Алдау юлы белән акча үзләштерүчеләрне ачыклау дәрәҗәсе ничек? Күбрәк арадашчылар ачыклана торгандыр.
– 98 очракның 39ы ачыкланды. Үткән биш айда 18 кешегә җинаять эше ачылды.
– Бигрәк тә ничек алданалар?
– Мошенниклар кәрәзле элемтә операторлары исеменнән шалтыраталар яки хәбәр җибәрәләр. Янәсе sim-карта срогы чыга, срокны озайтырга кирәк. Шуннан китә ике арада аңлашулар. Мошенник алданучының ярдәме белән дәүләт хезмәтләре буенча шәхси кабинетына керә һәм парольне үзгәртә. Мошенник яңа пароль куйганлыктан, алданучы үзенең дәүләт хезмәтләре порталына керә алмый. Алдаучы “клиентына” тагын шалтырата. Янәсе хокук саклау органнары хезмәткәре (полиция, тикшерү комитеты, ФСБ, прокуратура һ.б.) шалтыратты һәм болай дип хәбәр итте: “Сезнең шәхси кабинетыгызга кергәннәр, сез акчасыз калырга мөмкинсез. Шәхси кабинетыгызга кергән “мошенниклар” сезгә кредит рәсмиләштерү өчен гариза язганнар. Исәбегездәге акчаларыгызны алып, “куркынычсыз” исәпкә күчерегез. Бу эшне “мошенникларга” караганда тизрәк башкарырга кирәк һәм шулай итеп, кредит бирү мөмкинлеген ябарга. Алган кредитыгызны шулай ук куркынычсыз исәпкә күчерергә кирәк”. Шулай итеп мошенниклар кешеләрне алдалыйлар, акчасыз калдыралар. “Куркынычсыз” исәп номерларын мошенник үзе әйтеп тора. Хәтта алданучыны ышандырыр өчен формадагы мошенник сөйләшүне видеоэлемтәгә күчерергә мөмкин. Шулай итеп, ул алданучыны банклардан кредит алырга күндерә. Ә алган кредит мошенникның “куркынычсыз” банк исәбенә күчә. Үзара аралашкан вакытта мошенниклар бу турыда башкаларга сөйләмәскә, сөйләгән очракта җинаять җаваплылыгы каралган, дип кисәтәләр. Бу киң таралган алдану очрагының берсе. Телефон аша берәүгә дә бернинди дә мәгълумат бирергә ярамый!
– Тагын ничек алдыйлар?
– Телефон-интернет аша нәрсә дә булса сатып алганда, товарны күрмичә алдан акча күчереп алдану очраклары шактый. Товарны кулга алмыйча, акча күчерергә ярамый.
Һәм тагын, телефоннан елап: “Юл һәлакәтенә очрадым, акча кирәк”, дип, “улы” яки “кызы”, яки “оныгы” шалтыратып, акчасыз калдыру очраклары да бар.
Хәзер ансат кына телефон аша акча эшләргә тырышалар. Зур акчалар эшләү максатыннан акчаларын саклауга салып, мошенниклар кармагына эләгәләр. Акчасыз калалар. Казанда берәү тиз генә байыйм дип, 7,5 млн сум акчасын “суга салды”. Квартирсыз, машинасыз калды.
Шулай ук яшьләр ансат кына акча эшлиселәре килеп, арадашчы яки курьер булып мошенникларга “эшкә” урнашалар. Яшүсмерләр арасында да мошенниклар капкынына эләгү очраклары бар. Мәсәлән, 14 яшьтән зурракларга, паспорт алган яшүсмерләргә банк карталары алырга тәкъдим итәләр. Шуның өчен аларга аз булса да акча күчерәләр. Ә яшүсмер шуңа риза. Кешеләрдән урланган акчаны мошенник-лар яшүсмерләрнең карталары аша күчертәләр. Хәтта ул карталарны алып файдаланалар, кирәге беткәч ташлыйлар. Ә гаепле булып карта хуҗасы кала. Мондый алданулар булмасын өчен балаларның телефоннарын карап торырга кирәк. Алар анда мошенниклар белән элемтәдә тормыймы, бу турыда әйбәтләп аңлатырга кирәк. Без мәктәпләрдә лекцияләр белән дә чыгыш ясыйбыз.
– Озын сүзнең кыскасы, бушлай сыр капкында гына. Капкынга эләгәсең килмәсә, җиң сызганып эшләргә, башны эшләтергә кирәк. Һәм телефон аша берәүгә дә бернинди дә мәгълумат бирмәскә! Алданмыйк!
Румия Саттарова