Вейплар сезнең тормышыгызга куркыныч тудыра!

2024 елның 7 июле, якшәмбе

Газета укучыларыбыз соравы буенча без электрон сигаретлар, вейпларның зыяны турында белгеч язмасын тәкъдим итәбез.  

Республиканың клиник наркология диспансерының балалар наркологиясе буенча баш табиб урынбасары Степан Криницкий:

– Электрон сигаретлар һәм вейплар куллану дөньяда яңа авыру тудырды – EVALI – электрон сигаретлар яки вейплар кулланудан үпкәләргә зыян килә.

Вейперлар авыруы (EVALI) беренче тапкыр рәсми рәвештә 2019 елда Америкада электрон сигаретлар һәм вейплар иң күп сатылган вакытта билгеле була. Шул вакыттан бирле АКШта бу куркыныч һәм авыр чирдән дистәләгән мең кеше зыян күргән, шуларның 100дән артыгы һәлак булган. Бу турыда рәсми статистика мәгълүматлары сөйли.

Бу чир тагын шуның белән куркыныч, аны ачыклау кыен, чөнки бүгенге көндә диагнозны расларга яки кире кагарга ярдәм итә алырлык бер генә махсус тикшеренү дә юк.

Вейплар һәм башка электрон никотинлы чараларны Россиядә мәктәп укучылары да куллана, алар, барлык тыюларга карамастан, “ләззәтләнүне“ дәвам итәләр. Хәзерге вакытта Россиядә мәктәп укучыларының 40 процентка кадәре вакыт-вакыт яки даими рәвештә электрон сигарет куллана.

Электрон никотинлы чараларны җитештерүчеләр электрон сигаретларның эш принцибы башка, шуңа күрә алар организмга азрак зыян китерә, дип ассызыклый. Ләкин бу явыз ният белән алдалау.

Вейп өчен сыеклык составында никотин, шулай ук глицерин, пропиленгликоль һәм хуш исле өстәмәләр бар. Никотин никотинга бәйлелеккә китерә, ә башка компонентлар “липоидлы пневмония“ китереп чыгара, ул вейплар өчен майлы кушылмаларны даими сулаганда барлыкка килә. Монда үлем куркынычы яный.

   Электрон никотинлы чаралар тәмәкегә караганда күпкә куркынычсызрак, алар рак китереп чыгармый, дип, озак вакытлар рекламалана. Ләкин электрон никотинлы чараларда җылыту спирале бар, ул мышьяк, хром, никель һәм кургаш кебек агулы металлар бүлеп чыгара.

Яңа тикшеренүләр күрсәткәнчә, гади тәмәкедән

вейпларга күчкән кешеләр үзләренең үпкә рагыннан үлү куркынычын 2(!) тапкырга арттыралар.

Тәмәкене вейпларга алмаштырган 4,3 миллионга якын кеше тикшерелгән. Шуларның 54 меңгә якыны үпкә рагыннан авырый, 6351е үлгән.

Әгәр вейплар яки башка электрон никотинлы чаралар кулланасың икән, синең киләчәктә ике генә сайлау юлың бар – вейплар яки башка электрон никотинлы чаралар куллануны туктатасың яки үпкә рагыннан, яки EVALIдан үләсең.

 

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International