Наил Рәфыйков тиз генә редакциягә кунакка кереп чыкты. Вакыты юк, юлга чыгып китәсе бар! Ул шофер
28 июньдә 60 яшь туласы. Берәү генә түгел, сөбханалла, алар икәү! Наилнең игезәк сыңары Фоат Наласада яши.
– Әти дә, әни дә гади колхозчылар иде, – дип сөйли Наил. – Тырыш кешеләр иделәр. 1933 елгы әти Әюп, 70 яшендә, 1929 елгы әни Бибиталига 83 яшендә китеп барды... Эшне вакытында җиренә җиткереп эшләп, шуннан тәм табып яшәделәр. Үзебез дә шундый булып, эшләп үстек. Без дүрт бала, ике малай, ике кыз.
Мәктәпне тәмамлагач, Наил белән Фоат бер төркем малайлар белән район хәрби комиссариатына килеп, гариза язып, шоферлыкка укыйлар. Хабаровск өлкәсендә Комсомольск-на-Амуре шәһәрендә армия хезмәте үтәләр. Кайткач колхозга эшкә керәләр. Икесенә иске генә “ГАЗ-51” машинасын бирәләр. Таралып беткән машинаны җыеп чыгалар. Фоат бензовозга утыра. Гомере буе бензовозда эшли ул. Ә Наил “ГАЗ-51” машинасында эшләп, колхоз автобусына утыра. Аннан гаиләсе белән Арчага күчеп килә. Бүгенге көндә Фоат Наласада яши, Наил – Арчада.
Читтән караганда, җитәкче шоферы булып эшләү ансат эш кебек. Яхшы машинада, чиста-пөхтә киенеп йөрисең, алдыңа кара да эшлә генә! Әмма! Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында чыгып китүләр, кайтып керүләр, сәгатьләр буе көтеп утырулар, машинаны һәрчак әзер тотулар – болар бар да түземлек, зур җаваплылык сорый торган эшләр. Җитәкченең кәефе ничек була әле?! Аларның да хезмәте җиңел түгел бит! Эштә зур җаваплылык, проблемалар, югарыдан таләп итеп торалар.
Наил 25 ел район башкарма комитеты җитәкчесе (хәзер беренче урынбасар) Илшат Галимуллин белән эшли. Килешеп эшләмәсәләр, китеп барган булыр иде. Илшат Әхәтович белән дә сөйләштек. “Наил эшне җиренә җиткереп башкара торган, җаваплы, техниканы яхшы белгән, булсынга эшли торган иптәш”, – дигән бәяне бирде. Наилнең 40 елдан артык шофер стажы бар. Армиядә дә игезәк сыңары Фоат белән автовзводта хезмәт итәләр. Рәхмәт хатлары белән кайталар.
Хатыны Әлфия татар теле һәм әдәбиятыннан укыта. Балалар инде үсеп беткән, чыгып киткәннәр. Кызлары Алсинә кияүдә, медицина көллиятен тәмамлап, Арчада яши, Казанда 7нче хастаханәдә эшли. Уллары Раил, югары белем алып, электроника, компьютер хезмәтен сайлаган.
Фоатның хатыны Гөлфия шулай ук укытучы, Наласа мәктәбендә башлангычларны укыта. Ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Казанда эшлиләр. Зөһрә югары белемле, менеджер, Зәринә Арча педагогика көллиятен тәмамлап, балалар бакчасында тәрбияче.
– Җитәкче шоферы булып эшли алмас идем, – дип сөйли Фоат. – Бик кызу кеше мин. Наил түземрәк. 37 ел бензовозда эшләдем. Эшләгәнемне яраттылар. Хәзер авылның янгын машинасында эшлим.
...Ике малай, ике игезәк. Икесе дә шоферлар. Икесенең дә хатыннары укытучы. Иң мөһиме, балалар, туганнар, дуслар белән тату яшәү! Алдаламаска, кешене рәнҗетмәскә, булганына шөкер итеп, тырышып, үз хезмәтең белән көн күрергә! Игезәкләрнең тормыш девизы әнә шундый!
Гаиләләренең, хезмәттәш-ләренең котлауларына без дә кушылабыз! Исән-сау булсынннар!
Румия Надршина