Балачакның бер көненә
Әйләнеп кайтсаң иде.
Мәктәбемнең ишекләрен
Бер генә ачсаң иде.
Әй сөйлисе, сөйләшәсе килә
Узган гомерләрнең барын да.
Күргән хәсрәтләрне,
сугыш ачыларын
Сөйләп калдырасы килә
барсын да.
Кадрия Ахунҗанова
Кадрия апаның сөйләп калдырасы сүзләре күптер. Әтисе Бөек Ватан сугышына киткәндә аңа ике яшь кенә була. Әниләре Бибинур апа биш бала белән кала. Олысы Вәзыйхка – 13, Габделганигә – 11, Әфләтунга – 9, Әлфинурга 4 яшь.
Әтиләре Закир Вәлиев 1900 елда Яңа Кишет авылында туа. Әтисе Гаффар, әнисе Мостафа гаиләсендә өченче ир бала булып туа ул. Әтиләре бик иртә үлеп китә, ятимлек ачысын да татый балалар. Әниләре белән тормыш йөген бергә тарталар. Закир башлангыч белем алганнан соң колхозда эшли. Авылдаш кыз Бибинурга өйләнә. 1941 елда ике абыйсын, Закирны Кызыл Армия сафларына алалар. Аңа Сослангер лагеры газапларын кичәргә туры килә. Анда алты ай чамасы була, шуннан фронтка озаталар. 1942 елның 18 июлендә хәбәрсез югалды, дигән хат килә.
Биш бала белән калган Бибинур үз хәлләрен үзе генә белгәндер. Күз алдына китерегез: хәбәрсез югалганнарның гаиләләренә бернинди ярдәм юк, биш бала, ачлык, ялангачлык, өйне җылытырга утын юк. Бичара ана декабрьнең чатнама салкын көнендә (5декабрь 1949 ел) балаларны алып өйне бикләп авылдан чыгып китә. Аларны ат белән озатып куялар. Әле бит алты җанның җаннарын саклап калган сыер бар, аны ат чанасына салып булмый, сыерсыз калу – үлемгә тиң. Өченче уллары, 17 яшьлек Әфләтун сыерны җитәкләп алар артыннан юлга чыга. Сыер да шыр сөяк, хәлсез булгандыр инде. Яңа Кишеттән Юдино бистәсенә кадәр атларга кирәк бит әле! Төннәрне эскерттә уздырып барып җитәләр. Анда да көтеп торучы юк бит. Бибинур апа бер мунча сатып ала, шунда алты җан сыену урыны таба...
Әлфинур, Кадрия Юдино бистәсендәге мәктәптә укуларын дәвам итәләр. Ә берсеннән-берсе тырыш егетләр укуларын дәвам итеп тормышта үз юлларын табалар. Кызганыч, Вәзыйхның армиядә вакытта гомере өзелә. Габделгани лаеклы ялга чыкканчы вертолет заводында эшли. Әфләтун “Оргсинтез“ заводында инженер, күп төзелеш проектлары авторы. Төзелеш эшләрендә проект эшчәнлеге өчен СССР Министрлар Советының Дәүләт премиясе лауреаты.
Бибинур апа, күпләрне күргән ана, 1979 елда вафат була. Бүгенге көндә улларының өчесе дә вафат. Закир Вәлиевнең әти-әнисе, икенче улы Габделгани Яңа Кишет зиратында җирләнгәннәр. Быел 21 июньдә Закир Вәлиев 82 елдан соң үзе дә туган авылы зиратына, улы Габделгани янәшәсендәге кабердә мәңгелек йортын тапты.
Моннан соң сөйләнелә торган вакыйгалар үзләре бер могҗиза кебек.
... Вологда өлкәсенең Череповец шәһәрендәге “Журавли“ дип аталган эзләү отряды 2023 елның язында Новгород өлкәсенең Парфинск районы Новодеревенск авыл җирлегенә кергән Васильевщина дигән авыл тирәсендә казу эшләре алып барганда совет солдатының сөякләренә тап булалар, шунда шәхси әйберләре һәм иң мөһиме – медальон табыла. “14 солдатның калдыкларын таптык, шуларның берсендә генә медальон бар иде“, – дип сөйләде “Журавли“ эзләү отряды командиры Светлана Ящур (иренмәгәннәр, алар Яңа Кишеткә дә кайтты, мең рәхмәт үзләренә!).
Билгеле булганча, совет сугышчыларына сугышка керер алдыннан медальоннар бирелә, алар эченә сугышчылар махсус бланкта исем-фамилияләрен, адресларын язып тыгып куярга тиеш була. Әмма солдатлар арасында медальон үлем алып килә дигән сүз йөри. Шуңа күрә күпләр аны ташлап калдыргандыр да инде.
Закир солдат андый имеш-мимешләргә ышанмаган. Кем икәнлеген генә түгел, ә хатыны Бибинурның исемен дә язып медальон эченә тыккан. Һәм болар бар да 82 елдан соң укырлык итеп сак-ланган.
Шулай булгач ни өчен бер елдан артык аның сөякләрен кайтармаганнар соң, дигән сорау туарга мөмкин. Мондый хәлләрдә ялгышмас өчен күп хезмәт куярга кирәк икән бит әле. Бәлки медальоны Закир солдатныкы булып, табылган сөякләр башка кешенекедер? Закир Вәлиевнең кызларыннан ДНК үрнәкләрен алып экспертиза уздыралар һәм табылган солдат сөякләренең әтиләре Закир Вәлиевнеке булуына бернинди шик калмый. Менә шуннан соң аларны алырга рөхсәт бирелә. Кызлары, оныклары туган җирендә, Яңа Кишет зиратында җирләргә дигән теләк белдерә.
Яңа Кишет мәктәбе каршындагы мәйданда мәрхүм белән хушлашу мәрәсиме булды. Анда район башлыгы Илшат Нуриев, ТР Югары Советы депутатлары Лотфулла Шәфигуллин, Азат Хамаев, Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Азат Вахитов, “Журавли“ эзләү отряды җитәкчесе Светлана Ящур, Закир Вәлиевнең туганнары, оныклары катнашты. Мәрхүмнең шәхси әйберләрен мәктәп музеена тапшырдылар.
Ильяс Фәттахов