Әңгәмәдәш – район үзәк хастаханәсе табиб-наркологы Рөстәм Әхмәтҗанов
Рөстәм Әдһәмович, Арча районында наркомания бармы?
– Мин табиб буларак, бу тема белән 20 ел шөгыльләнәм. Наркотик чараларны кулланучылар саны 10 тапкыр артты. Наркотик чараларны куллану буенча – бәйлелек синдромы белән 16 кеше исәптә, берсе хатын-кыз. 44 кеше (3се хатын-кыз) күзәтүдә, алар наркотик чараларга системалы бәйле түгел. Гомумән, наркотик чараларга системалы бәйлеләр һәм бәйле түгелләр – барысы 60 кеше исәптә тора. Ә менә алкогольгә бәйле пациентларның саны кимеде. Алкоголь буенча 211 кеше исәптә тора. 41е – хатын-кызлар.
– Наркомания грек сүзе, “акылсызлык”, “мавыгу”, “онытылу”, “дәрт”, “йокы” мәгънәләрен аңлата. Ул “йокы”дан, “рәхәт чигү”дән соң “айныгач” җәфа чигәләр, ахыры үлем белән тәмамлану очраклары бар. Ничек моңа тартылалар? Сәбәпләре?
– Бу чир. Аның үзенең сукмагы бар. Аны башламаска кирәк. Әмма татып карау теләге көчле. Аз микъдардан башлыйлар, аннан арттыра баралар. Организмда бу наркотик матдәләрне җимерүче ферментлар арта бара. Тора-бара организм көчсезләнә, наркотик матдәләргә каршы көрәшә алмый башлый. Аппетит начарлана, ябыгалар, хәлләре бетә. Бик кызганыч, шәхес җимерелә.
– Наркотик матдәләр төрле. Кайсы бигрәк тә куркыныч?
– Наркотик матдәләр төрле булуына карамастан, аларны даими кулланган очракта организм үзеннән-үзе аңа тартылачак, иң куркынычы шунда, кеше наркотиклардан башка яши алмаячак. Организм эштән чыгачак.
– Бу яңалык түгел, ул турыда беләбез. Ә ник тартылалар?
– Кечкенәдән балада ихтыяр көче, җаваплылык тәрбияләргә кирәк. Бала эшләп үссен, спорт белән шөгыльләнсен. Рәхәт тормыштан барысын да татып карыйсы килә. Менә шул татып караулар харап итә дә инде.
– Наркоманнар картаеп үлми, дигән гыйбарә бар.
– Әйе, наркоманнар картлыктан үлми. Кызганыч, аларның гомерләре вакытсыз өзелә.
– Баланың аңына “ярамаганлык” турында ничек сеңдерергә? Тәмәке тартырга ярамый, электрон сигаретлар, вейплар кулланырга ярамый, наркотиклар ярамый...
– Кабатлап әйтәм, яшь кеше кечкенәдән хезмәт белән ныгып үсәргә тиеш. Бары тик хезмәт кенә кәефне күтәрә, тормышка ямь, тәм бирә. Бала шуны аңлап үссен. Нәни вакыттан мактый-мактый үсендереп эшкә өйрәт. Комачаулама дип, читкә этәрмә. Яшүсмерләр кичке сәгать 10нан соң урамда булырга тиеш түгелләр, алар бу тәртипкә өйрәнеп үсәргә тиеш. Мәктәптән соң читкә укырга чыгып китсә дә, нык тәрбия алган егетләр һәм кызлар “җиңел юлга” басмаячак, тыелган нәрсәләрне татып карамаячак.
– Кыскасы, наркомания җитди проблема.
– Наркомания закон тарафыннан тыелган гамәл. Бу зур корбаннарны үзенә йотучы бизнес.
– Район үзәк хастаханәсендә аларны дәвалыйлармы?
– Наркоманнарны Казанда республика наркодис-пансерында дәвалыйлар. Безнең районда да бу чирдән дәваланып, сәламәт тормыш рәвеше алып баручылар бар. Әмма соң булуы да ихтимал. Хәтта берәү наркоманиядән дәваланганнан соң үзе хәзер наркоманнарны дәвалап йөри.
– Районда наркотикларга каршы көрәш буенча нинди эш алып барыла?
– Педагог, психолог, хокук саклау органнары һәм без, табиблар, бергәләп мәктәпләрдә, һөнәр алу йортларында видеофильмнар белән лекцияләр укыйбыз, аңлатабыз. Игътибар белән тыңлыйлар. Бу үтемле чара булып тора.
– Киңәшләрегез өчен рәхмәт.
Румия Надршина