Таләпләрне бозганнар

2024 елның 7 июле, якшәмбе

Арча район прокуратурасы “Агрохимия“ ширкәтендә табигатьне саклау законнарының үтәлешен тикшерде.

Тикшерү барышында ачыкланганча, предприятие карьерда эшләгәндә файдалы казылма ятмалары өстендә булган токымнарны да чыгарган. Лицензия килешүе буенча оешма әлеге токымнарны соңыннан рекультивация ясаганда файдалану өчен аерым урынга өеп сакларга тиеш иде.

Прокуратура тикшерү нәтиҗәләре буенча фирма директорына карата административ эш кузгатты. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территория идарәсе карары белән хокук тәртибен бозучыга 20 мең сум штраф салынды.

Карар әлегә үз көченә кермәгән.

 

Арча районы прокуратурасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International