Шушы көннәрдә Арча һәм Әтнә районнарыннан бер төркем егетне армия сафларына озаттылар
Гадәттәгечә, башта әти-әниләр белән булачак солдатларны хәрби комиссариатка җыйдылар.
Җитәкчеләр аларга теләкләрен җиткерде, киңәшләрен бирде. Егетләргә истәлек бүләге дә тапшырылды. Аннан булачак ил сакчылары хәрби комиссариат каршында очрашты. Иртәнге сәгать биштә бар да шунда иде инде. Кеше күп иде. Якыннары, туганнары, дуслары җыелган, сөйгән ярлары озатырга килгән.
Әти-әниләрнең күзләре яшьле булса да, уллары янында үзләрен нык тотарга тырышалар. Озакка аерылышмыйлар бит, бер елга гына. Ә хезмәт итү һәр ир-егетнең изге бурычы.
– Армиягә барудан куркырга кирәкми. Ул егетләрдән чын ир-ат ясый, – диде Югары Атыдан Булат Хурамшин.
Ул туганын озатырга килгән. Үзе махсус хәрби операция барган зонада хезмәт итә. Кыска вакытлы ялга кайткан.
– Ялны биреп торалар, Аллага шөкер. Дүртенче тапкыр кайттым инде, – диде ул.
Булат моннан ике ел элек киткән. Аңа кадәр кирпеч заводында эшләгән. Егетләргә исән-имин хезмәт итеп туган төбәкләренә кайтуларын теләде.
Моңсу гына читтә торган бер ханым янына килеп сүз башладым.
– Улым Искәндәр Кадыйровны озатабыз. Әтисе Илшат та биредә. Улыбыз алтынчы мәктәптә, аннан Әтнә техникумында укыды. Бик тәртипле бала булды. Олы улыбыз буларак, терәгебез дә. Армиядә дә йөзгә кызыллык китермәвенә ышанабыз, – диде Ләйсән Кадыйрова.
Кадыйровларның тагын ике уллары үсеп килә. Берсе тугызынчы, икенчесе өченче сыйныфка бара.
– Армиягә барасым килә иде. Чөнки хезмәт итеп кайту үзем өчен кирәк, – диде Искәндәр.
Егетләрне автобуска чакырдылар. Барысы да елмаеп кул болгап саубуллашалар. Озатуы моңсу булса, бер елдан шатланып каршы алырга язсын үзләрен. Хәерле сәгатьтә, егетләр.
Гөлсинә Зәкиева