Сез булганда – без тыныч

2024 елның 7 июле, якшәмбе

Дәүләт автоинспекциясе тарихына күз салыйк. 1936–1940 еллар – совет халык милициясенең  әлеге хезмәте эшли башлауның беренче еллары

1936 елдагы юл хәрәкәте кагыйдәләрендә шундый юллар бар: “Барлык урам хәрәкәте түбәндәге тәртипкә буйсынырга тиеш: җәяүлеләр кул белән йөк ташучыларны үткәрергә, кул белән йөк ташучылар – ат белән йөк алып баручыларга, атлар – автомашинага, ә автомашина - барлык махсус машиналарга һәм автобусларга юл бирергә бурычлылар”.

ГАИның тарихы 1936 елның 3 июлендә башлана. 1990нчы еллар ахырында ГАИ исеме ГИБДДга әйләнә. Бүген ГИБДД исемен тагын ГАИга әйләндерәләр.

Арча районы буенча дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсе җитәкчесе, полиция майоры Рөстәм Хәкимов белән сүзне шуннан башладык.

– Рөстәм Рәфхәтович, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт автоинспекциясе (ГИБДД) яңадан дәүләт автоинспекциясе (ГАИ) исемен алдымы?

– Әлегә автоинспекциянең исемен үзгәртү буенча рәсми күрсәтмә юк. 

– Сезнең оешмада ничә бүлек эшли? Һәм сез нинди вазыйфалар башкарасыз?

– Безнең төп бурыч: юлларда иминлекне саклау. Дәүләт автоинспекциясендә өч бүлек: теркәү, имтихан алу һәм административ практика бүлекләре эшли.

–Техниканы теркәү һәм имтихан алу бүлекләренең нинди эш башкарганы аңлашыла. Ә менә административ практика бүлеге турында да әйтеп үтсәгез иде?

– Бу бүлектә автоинспекция хезмәткәрләре тарафыннан кузгатылган эшләрне карыйлар, гаеплеләргә җәза үтәлешләрен барлыйлар. Моннан тыш административ практика хезмәткәрләре барлык теркәлгән юл һәлакәтләрен җентекләп тикшерәләр, аларны анализлыйлар һәм килеп чыгу сәбәпләрен ачыклыйлар.

– Сездә күпме кеше эшли?

– Барысы 13 аттестацияләнгән хезмәткәр, 6 граждан хезмәткәре, 1 “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәре эшли.

– Эш сорап килсәләр, урыннар бармы?

– Юк. Әмма без аларны язып алабыз. Мөмкинлек чыгуга, эшкә чакырабыз.

– Сездә эшләү өчен нинди уку йортын тәмамларга кирәк.

– Иң беренче чиратта егет армия хезмәте үткән булырга тиеш. Әлбәттә инде, югары юридик белеме булса, яхшы.

– Сездән юллама алып, укырга керү мөмкинлеге бармы?

– Бар. Казанның Эчке эшләр министрлыгы юридик институтына юллама алып була. Институтка укырга керә алсалар, безгә эшкә кайтырга тиеш булалар.

– Юл һәлакәтләре булып тора. Иң төп сәбәпләр нинди?

– Югары тизлек, юлның каршы як полосасына чыгу, исерек хәлдә руль артына утыру, җәяүлеләргә юл бирмәү, киемнәрдә яктылык кайтаручы элементлар булмау, куркынычсызлык каешларын куймау, җәяүлеләрнең тиешле урыннардан йөрмәве.

– Машинада хәзер хатын-кызлар күп йөри. Алкоголь эчемлек кулланган килеш руль артына утырган хатын-кызлар турында да ишетеп торабыз.

– Әйе. Кызганыч, алар бар. Соңгы очракларның берсе – Төрнәле юлында автогрейдерга барып төртелгән машинада руль артында алкоголь эчемлек эчкән хатын-кыз иде.

 –Рөстәм Рәфхәтович, юл иминлеге җәяүлеләр юлына да бәйле. Җәяүлеләр үз юлыннан, машиналар үз юлыннан йөрергә тиешләр. Арчада җәяүлеләр юлларын эшләп торалар. Әмма бу юнәлештә эшлиселәр күп әле. Арча стадионына төшә торган машиналар юлы бик хәтәр. Анда һичшиксез җәяүлеләр юлы кирәк. Машина юлы тулы кеше, бигрәк тә балалар йөри. Монда җәяүлеләр юлы эшләү планлаштырыламы?

 – Быел планлаштырылды. Район бюджетыннан тора.

– Быел юл чатларына яңа светофорлар кую каралганмы? Мәсәлән, Арчаның Зур урамынннан шәрык өлешенә керү-чыгу чатына?

 – Быел яңа светофорлар кую планлаштырылмый.

– Балалар велосипедларда, электрон самокатлар, мотоцикл-

ларда теләсә кайда зур тизлек белән бик хәтәр йөриләр. Бүген генә шундый бер хәл булды. Сеңелкәш белән машинада зур кибет алдыннан без яшәгән урамга кереп барабыз. 10 яшьләр тирәсендәге малай самокат белән урам аша чыкты да, карап та тормыйча без кереп бара торган юлны кисеп тә чыкты. “Аһ!” иттек. Борын төбеннән. Ярый әле машина акрын тизлек белән бара иде.

 – Самокатлар, велосипедлар белән бары тик җәяүлеләр юлыннан гына йөрү рөхсәт ителә. Машина юлы аша самокат, велосипедка утырып чыгарга ярамый. Әти-әниләргә бу турыда баласына кат-кат аңлатырга кирәк.

 – Яшүсмерләрнең 18 яше тулмыйча машина йөртү очраклары бармы?

 – Бар. Әти-әниләргә машина, гараж ачкычларын ерак яшерергә һәм улы яки кызы белән бу турыда җитди сөйләшергә кирәк.

 – Рөстәм Рәфхәтович, хезмәтегез җиңелләрдән түгел. Юл иминлеген саклау буенча тырыш хезмәт куясыз.

 – Коллективта озак еллар эшләгән ышанычлы егетләребез полиция капитаны, өлкән дәүләт инспекторы Рифат Шәмсетдинов, полиция капитаны, өлкән дәүләт инспекторы Алмаз Зарипов, тырыш кызларыбыз яшьләргә үрнәк булып тора. Коллектив бердәм, алга куелган бурычларны үтәргә сәләтле.

Ветеран пенсионерларыбызны да һөнәри бәйрәмнәре белән чын күңелдән котлыйм. Без аларга бик рәхмәтле. Киләчәктә аларга сәламәтлек, озын гомер, имин, тыныч тормышта яшәүләрен телим.

– Һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз! Сез кешеләр гомере, сәламәтлеге сагында торучылар! Без сезгә ышанабыз. Үзегезгә дә исән-сау эшләргә, хезмәт юлыгызда үсәргә, шулай бердәм булырга язсын!  

 

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International