Алар инде хәбәрсез югалмаган

2024 елның 8 июле, дүшәмбе

“Казан арты” музее узган атнада райондашларыбызны үзенчәлекле  чарага җыйды. 80 елга якын исемнәре хәбәрсез югалганнар рәтендә булган якташларыбызның якыннары рәсми хәбәр кәгазен кулларына алды

Моннан берничә ел элек республикадагы “Хәрби дан клубы” ассоциациясе рәисе Михаил Черепанов редакциядә булып, райондашларыбызга хәрби архивларның ачылуы, Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалганнар исемлегендә булган якыннарын эзләтү мөмкинлеге турында сөйләгән иде.

Шул вакыттан бүгенге көнгә кадәр ул район җитәкчелеге, хәрби комиссариат, “Арча хәбәрләре“ газетасы редакциясе белән элемтәдә тора һәм зур, изге эш башкара. Аның командасының тырышлыгы белән Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалганнарның һәлак булган урыннары, шәхси әйберләре табыла һәм ул исемлек газетабызда халыкка җиткерелеп барыла.

“Хәтер китабы”на күз салсаң, анда күп исемнәр турысында “хәбәрсез югалган” дигән сүзләр ярылып ята. Фронтта һәлак булып, билгесез югалган дип исәпләнгән сугышчыларның якыннары аларның каберенә барып рәхмәт һәм хөрмәт белдерә алмаулары йөрәкне әрнетә.

Музейда узган чарада туганнарының исемнәре яңгыраганнарның күбесенең күзләрендә яшь иде.

“Узган ел әнинең бертуган абыйсын тапканнар иде, бүген әнинең хәбәрсез югалган дип саналып йөрелгән энесенең документын кулыма алдым, - ди Югары Бирәзәдән Шәйнур абый Гарифуллин. — Абыйсы гаиләле булган, энесе өйләнмәгән. Абыйсының балалары читтә яши, алар белән элемтәбез булмады. Хөрмәтулла абый 1941 елда сугышка киткән дә, бер хәбәре дә килмәгән. Хәбәрсез югалган ди иде әби. Әни сугыш вакытында Арчада госпитальдә эшләгән. Хөрмәтулла абыйның исемен район газетасында күреп алдык та, редакциягә шалтыраттык. Гаиләбез белән сөендек. Улым өчен дә бик кадерле ядкәр булды. Ул кечкенәдән нәселне барлап, зиратлардагы каберләрне карап үсте, хәзер дә зираттагы туганнарыбызның каберләрен карап торучы ул”. Шәйнур абый инде үзе дә өлкән буыннар сафында. 74 яшендә булуына карамастан, “Кырлай” агрофирмасының Югары Бирәзәдәге бригадасында склад мөдире булып эшли.  

Югары Мәтәскәдән Вагыйз Мәннановка берьюлы ике туганын табу насыйп булган! Нинди куаныч! “Шәйнур Шәйхетдинов әни ягыннан, Хаҗиәхмәт Хуҗин әти ягыннан туганнар, — ди ул. — Гәҗиттә исемлек чыккач әни аны үзе карап барып, күреп безгә әйтте. Аңарчы  һәлак булган урыннары билгесез иде бит. Шатландык, һәммәбез дә. Туганнарның берсе Сталинград, икенчесе Калуга өлкәләрендә һәлак булган. Киләчәктә каберлекләренә барып зиярәт кылу хыялы белән яши башладык инде, чынга ашармы ул хыяллар, вакыт күрсәтер”.

“Әниемнең өч бертуганы да кайтмыйча калган. Бүген сезнең ярдәм белән өченче туганыбызны табуга ирештек. Гаиләбез, әнием өчен шатлыклы вакыйга бу. Әби аларны бик көткән, кызганыч, көтеп җиткерә алмады”, — ди Яңа Иябаштан Фатыйх Шаһинуровның туганы Эльмира ханым.

Бу көнне сугышларда һәлак булган, хәбәрсез югалган якташларыбызның үлемсез батырлыгын искә алып, алар рухына Рәвис хәзрәт Сафин Коръән сүрәләрен багышлады, дога кылды һәм теләген дә җиткерде: “Мондый тарихи вакыйгалар зур аудиторияләрдә, күп райондашларыбыз катнашында үтсен иде”. Аннан “Казан арты” музее тарафыннан төшерелгән сугыш чоры балалары язмышына багышланган фильмнан өзек тәкъдим ителде. Экраннан балачаклары сугыш чорына туры килгән райондашларыбыз үзләренең күргән авырлыкларын сөйләсә, залда утырган 41нче ел баласы Рая Фәтхуллина үзенең бер тапкыр “әти” дип әйтергә тилмереп үскәнен сөйләгәндә күңелләр тулды: “1941 елның 9 августында, мин туарга ике ай кала әтием сугышка киткән һәм шул китүдән әйләнеп кайтмаган.

Мин бит, Раббым, салам яккан салкын өйдә туган бала,

“Әти” дигән сүздән мәңгегә  мәхрүм калган.

Әти киткән туган илне фашистлардан сакларга,

Ачы хәсрәт дәрьясына мин туганмын дөньяга.

Гомерем буе әти, сине көттем.

Сине көтәм әле һаман да.

Күзләреңә тутырып карар идем

Җәсәдеңне генә күрсәм дә...

Сугыш ятимлек белән бергә ачлык та алып килде. Шушы ачлыктан котылу өчен ниләр генә ашамадык: акбаш, кузгалак, какы, алабута, кычыткан...  Яз җитүгә, черек бәрәңге җыя идек. Аны елга аша кайтканда юып, киптереп, аннан порошок ясап умач пешереп ашый идек. Ашлык  өлгергәч, яшеренеп кенә ашлык башын уып кесәгә тутырып алып кайтабыз да, кыздырып ашый идек.

 

Сугыш чорында без бер сынык ипигә тилмереп яшәдек. Сез дә бер сынык ипинең нинди зур хәзинә икәнен белсәгез иде! 

Ул елларда да иген иктеләр, бөтен игенне фронтка җибәрделәр. Ул елларда бөтен хезмәт хатын-кыз кулында. Мәктәпкә укырга кергәч тә безне, 6-7 яшьлек балаларны басудан башак җыярга алып чыгалар, яшелчәләрдән чүп утарга чакыралар иде. Кечкенәдән әниләргә булышып үстек. Сугыш беткәч бигрәк тә авыр булды. Кемнәрнеңдер әтиләре кайтты, ә без әнигә өч ятим калдык. Берсеннән-берсе кечкенә балалар. Шуларны үстерергә, кеше итәргә кирәк. Колхозда эшләргә кирәк. Үзләре ач-ялангач булсалар да, җиңүгә өмет итеп, тырышып эшләделәр.  Күп югалтулар, кайгы-хәсрәтләр бәрабәренә илебез фашизмны җиңде. 

Дошман безне тезләндерә алмады. Бүгенге матур тормыш өчен гомерләрен биргән каһарманнарыбызга мәңгелек дан! Без алар алдында чиксез бурычлы”.  

Бүгенге чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина: “Бу тарихны, туганнарыгызның табылуын бөтен гаилә, нәсел кешеләренә җиткерсәгез иде. Бу тарихи шатлыклы вакыйга гаиләгез эчендә генә калмасын. Яшьләр бу тарихны күңелләрендә саклап үз балаларына, оныкларына да тапшырсын иде. Бүгенге көндә илдә махсус хәрби операция бара. Андагы якташларыбыз исән-сау әйләнеп кайтсын”, — диде.

Дулкынландыргыч бу кичәне Расих Галимҗанов (баянда Вагыйз Әһлиуллин), Жасмин Миңнуллина башкаруындагы җырлар тулыландырды. 

 

Розалия Сафина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International