Татарстан Республикасы атказанган төзүчесе Анатолий Николаевич Смирновны Арчада белмәгән кеше сирәктер. Аның исеме юллар белән бәйле
Беркөнне редакциягә Арчада яшәүче Екатерина Анатольевна керде. “Әтиебез Анатолий Николаевич Смирнов турында газетага яздырасыбыз килә. Әти безнең район юлларын асфальтлау, йортлар салу буенча күп эшләгән җитәкче. Ул районның Мактау тактасында торырлык шәхес”, – диде.
Килешәбез. Районның хөрмәтле кешесе. Бергәләп эшкә тотындык. Анатолий Николаевич 1985 елның маеннан 1997 елның июленә кадәр ДРСУ (юл ремонт-төзелеш идарәсе) җитәкчесе булып эшләде.
Район газетасы битләренә күз салыйк
Анда безнең үткәннәр, тарихыбыз. 1985 елның 6 июлендә чыккан язмада “ДРСУ” турында шундый юллар бар: “Унберенче бишьеллыкта бер генә елны да планнар үтәлмәгән, 25 км юл ремонтланмаган, күпер, башка объект төзелешләре өзелгән. Сәбәпләр күп. Идарәнең җитәкчеләре еш алмашынып тора, юл белгечләре җитми. Күптән түгел А.Н.Смирнов идарәнең җитәкчесе итеп билгеләнде. Ул үзен оста оештыручы итеп танытты...”.
1986 елның 30 гыйнварында басылган мәкаләдә: “Район юлчылары соңгы елларда беренче тапкыр еллык планны уңышлы үтәделәр. Төбәк-Чокырча – Каенсар арасындагы 7 километр юл асфальтланды. 36 км юллар ремонтланды, шуның 14 км.ына асфальт-бетон салынды. Ия һәм Казанка елгалары аша ике тимер-бетон күпер файдалануга тапшырылды. ”Авангард”, “Курса”, “Коммунист” колхозлары ашлык амбарлары, элеватор, Киров исемендәге колхозның машина-трактор паркы, район “Сельхозхимия” берләшмәсе ашлама базалары, райпо икмәк комбинаты территорияләре асфальтланды”.
1994 елның 18 февралендә басылган язмадан: “Күз алдында район юллары яхшыра. Соңгы биш елда 184 км юл асфальтланды”.
1994 елның 26 ноябрендә район газетасында ярышта җиңүче коллективлар турында языла. “Юл ремонт-төзелеш идарәсе” оешмалары арасында “Юл ремонт-төзелеш идарәсе” (начальнигы А.Н.Смирнов) җиңүче. 29 км план урынына 49 км юл төзелде. Планда каралган 51 мең тонна асфальт-бетон урынына 70,5 мең тонна асфальт-бетон җитештерелде. 3,5 км юл, бер торак йорт файдалануга тапшырылды. Коллективка Мактау дипломы һәм 2 млн сум акча тапшырырга. Начальникны кыйммәтле бүләк белән бүләкләргә (келәм)”.
1996 елның 5 октябрендә чыккан язмадан: “Арча “ДРСУ” оешмасы асфальт заводлары Татарстанда өченче урынны алдылар. Димәк, сезонга 72 мең тонна асфальт җитештерү бик шәп күрсәткеч. Ике завод та газлаштырылган. Моңарчы дизель ягулыгы белән эшләгән завод торбаларыннан кап-кара төтен чыга иде. Газга күчкәч, төтеннәр чистарды”.
Анатолий Смирнов 1947 елның маенда Төбәк-Чокырча авылында туган
Исән булса, 77 яшь тулган булыр иде. Биектау районы Усад училищесында тракторчы-машинист һөнәрен ала. Армиядә хезмәт итә. Кичке мәктәпне, 1979 елда Чистай совхоз-техникумын кызыл дипломга тәмамлый. Техник-механик һөнәрен ала.
Кем белән сөйләшсәм дә, Анатолий Смирнов яхшы кеше иде, диләр. “Мин Анатолий Николаевичны армиягә кадәр белә идем, – дип сөйләде чордашы, заманында Арча бистә Советы җитәкчесе булып эшләгән Инсан Вәлиев. – Озын буйлы, куллары көрәк кебек зур, мәһабәт гәүдәле, якты кеше иде. Армиядән соң “СМУ” оешмасына эшкә керде, иң беренчеләрдән булып “К-700” тракторына утырды. Баш механик дәрәҗәсенә күтәрелде. Райпо автохуҗалыгына начальник итеп билгеләнде. Шуннан “ДРСУ”га җитәкче булып килде. Күпме юллар, үз эшчеләренә йортлар төзелде. Кайда эшләсә дә, Анатолий Николаевич эшкә бирелгән бик булган кеше иде. Үзен кайгыртмады, эшчеләре турында уйлады. Ишегалдыңа асфальт юл салып куй инде, дияр идем, юк, эшләмәде. Ике катлы йорт та салмады. Хәленнән килә иде бит! Менә нинди җитәкчеләр бар иде! Тыйнак кына йортта яшәде.
Армиядә ул радиацияле хәтәр урында хезмәт иттем, дип сөйләде. Бергә хезмәт иткән иптәшләр бар да үлеп бетте. Бер мин калдым дияр иде. Ул да 59 яшендә китеп барды... ”.
“ДРСУ” гаражында слесарь булып эшләгән Ринат Мөхәммәтҗанов: “Сагынып сөйләрлек кеше иде ул, – дип искә алды. – Анатолий Николаевич белән без СМУдан бергә эшләдек. “ДРСУ”да тәртибе буенча берәр эшчене комиссия утырышында тикшергәндә “премиясен кисәргә” дисәләр, аның гаиләсе бар бит, дип премиясен кистермәс иде. Эшчеләренә күпме йортлар салдырды! Үзе турында түгел, гади эшче турында уйлады ул...”.
Анатолий Николаевич кул астында эшләгән, бүген “Татавтодор” җәмгыятенең Арча филиалында автогрейдерда хезмәт итүче Рамил Гайнетдинов белән сөйләшәбез. “ДРСУ” да мин башта шофер булдым, аннан автогрейдерга утырдым, – дип сөйләде Рамил Гайнетдинов. – О-о, Анатолий Николаевич бик әйбәт кеше иде. Техниканы яхшы белә.
Районда беренче “К-700”дә эшләгән кеше ул! Эшләгән кешене яратты. Гади эшче өчен җанын-тәнен бирергә әзер иде. Берьюлы хисапчы авто-грейдерчының хезмәт хакы бик күп чыккан, ничек түләрбез икән дигәч, “түләргә!” дип җавап биргән, менә син сәгать 5тән торып, автогрейдерда эшләп кара, аннан сөйләшербез, дигән. Бетон ясый торган реакторлар төзетте”.
Шушы көннәрдә Арча станциясендә Анатолий Николаевичны гомер иткән нигезендә искә алу мәҗлесе булды
Балалары, туганнары, дуслары җыелды. Анатолий Николаевич туган авылы Төбәк-Чокырчаны ярата. Алар гаиләдә алты малай үсә. Әниләре Мария Егоровна (1909 елгы) өйдә тегә. Теккән әйберләре белән авыл халкын куандыра. Әтиләре Николай Степанович тимер юлда эшли, сугышка алмыйлар, чөнки тимер юлга бронь була. Эш вакытында вагоннар эләктергәндә бер аяксыз кала. “Безнең әби бик коры кеше иде, ә бабай киресенчә бик шаян һәм аралашучан иде, – дип сөйли Смирновның кызы Екатерина Анатольевна. – Әти безнең бишенче малай булып дөньяга килгән. Иң олы абыйсы белән яшь аермасы 18 ел. Алты малайның бишесе дә төрле якка таралган. Бер әти туган ягы Арчада калган. Әтидән башкалары бар да гомерле була. Кечкенә энеләре Геннадий Николаевичтан кала берсе дә исән түгел инде. Ул читтән кайтып, Төбәк-Чокырчада туган нигездә яши”.
Без Анатолий Николаевич гомер иткән йортта да булдык. Арча станциясендә Күпер урамында тимер юл кибете каршында гына, бик уңай урында. Анда хәзер олы кызы Татьяна Анатольевна яши. Күпер урамына яңа гына җәяүлеләр юлы салып куйганнар. Анатолий Николаевич авылдаш кызы Мария Михайловнага өйләнә. Өч бала тәрбияләп үстерәләр. Валерий, Татьяна һәм Екатерина. Һәркайсында икешәр малай. Валерий 2005 елда һәлак була. Ә Анатолий Николаевич 2006 елның 1 июлендә бакыйлыкка күчә.
...Гомер дигәнең менә шундый, берәүләр туа, икенчеләр китеп бара... Анатолий Николаевич кебек якты эз калдырганнарны сагынып искә алалар. Ә ул нурлар балалары тормышын яктыртачак... Әнә, кызлары ничек “әти” дип өзгәләнеп, редакциягә кереп, архивларда эзләнде. Төп йортта искә алу мәҗлесе үткәреп, әтиләрен зурлыйлар. Әти бит ул... Ә Арча өчен район тарихына кереп калган хөрмәтле шәхес.
Румия Надршина