“Гаилә учагы” Балтачка китте

2024 елның 26 июле, җомга

8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Арчаның “Казансу” паркында бәйрәм узды.

Гаилә – рухи һәм әхлакый кыйммәтләрне, ата-бабалар тәҗрибәсен, тәрбиясен олы хәзинә итеп кадерләп саклаучы, буыннарны  бәйләүче өзелмәс җеп кебек. Районыбызның һәм илебезнең тотрыклы үсеше гаиләләрнең ни дәрәҗәдә нык булуына бәйле.

Бу матур бәйрәм чарасы районыбызда көне буе барды. Көндез Арча муниципаль район башлыгы  Илшат Нуриев исеменнән районның иң яхшы гаиләләрен кабул итү тантанасы узса, кич район халкы “Гаилә учагы”н Балтач районыннан килгән яшь парга тапшыру вакытында дулкынландыргыч мизгелләрнең шаһиты булды.  Иң яхшы гаиләләр арасында Яңасаладан 55 ел бергә яшәүче Оркыя һәм Роберт Мөхәммәтҗановлар, Арчадан Руфия-Радик Баһаветдиновлар, Хәсәншәехтән Гөлнур-Шамил Сәлаховлар, Кәчедән Дилә-Илгизәр Бариевлар, Наласадан Илһамия-Таһир Лотфуллиннар, Сөрдедән Рәмзия-Ринат Хафизовлар, Иске Кишеттән Надия-Рәшит Сәләхиевлар, Яңа Кырлайдан Кифая-Мәсхүт Ахуновлар, Сеҗе авыл җирлегеннән Рәмисә-Әнис Шәрәфиевлар, Түбән Атыдан Зөлфия-Данис Хәмидуллиннар, Корайваннан Әлфия-Фоат Гыйниятовлар, Иске Кырлайдан Раушания-Әхмәт Абдуллиннар, Иске Чүриле авыл җирлегеннән Ания-Госман Заһиевлар, Ташкичү авыл җирлегеннән Рәдифә-Фәһим Фәйзуллиннар, Үрнәктән Һиндия-Илһам Шәяхмәтовлар, Утар Аты авыл җирлегеннән Фәйрүзә-Данис Хәкимовлар, Ишнараттан Бәдилә-Рәдиф Җәләлиевлар.

29 июнь көнне Хафизовлар Саба районыннан Арча районына алып кайткан һәм районыбызның күп гаиләләрендә үз җылысын калдырган “Гаилә учагы”н “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен“ медале ияләре Оркыя һәм Роберт Мөхәммәтҗановлар 8 июль көнне никахларын рәсмиләштергән Балтачтан Гөлназ-Илназ Әсхәдуллиннар гаиләсенә тапшырды.

Оркыя апа белән Роберт абый 3 бала үстергәннәр.  Гаилә башлыгы Роберт бөтен гомерен туган авылына багышлый, 1968 елда мәктәптә лаборант булып башлаган хезмәт юлын колхозда куркынычсызлык техникасы буенча инженер булып лаеклы ялга китү белән тәмамлый. Оркыя Мөхәммәтҗанова Яңасала авыл Советы рәисе булып эшләде. Аның 32 еллык хезмәт эшчәнлеге авыл җирлегенә багышланган, хезмәт ветераны. “Дәүләт хакимияте органнарында күпьеллык нәтиҗәле эше өчен“ ТР Президентының Мактау грамотасы һәм мәдәният үсеше өлкәсендә күпьеллык эше өчен күп бүләкләр алган. Ул бүген дә район чараларында актив катнаша, яшьләр арасында патриотик эш алып бара, Яңасала авыл җирлегендә ветераннар советы рәисе, үз гаиләсе белән бик горурлана.

Ә Гөлназ белән Илназ икесе бер мәктәпне тәмамлый. Илназ газ өлкәсе буенча белгеч, ә Гөлназ медицина өлкәсен сайлаган.

Бу көнне “Казансу” паркында районыбыз гаиләләре, балалар өчен җанга рәхәтлек ала торган бәйрәм оештырылган иде. Укучылар сарае тарафыннан балалар өчен осталык класслары оештырылды, һәр катнашучыга бүләкләр бирелде.

 

 

Розалия Сафина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International