Җиңүчене котлыйбыз!

2024 елның 26 июле, җомга

Укучыбыз Раушан Абдуллинга чебиләр бүләк иттек

2024 елның икенче яртыеллыгына “Арча хәбәрләре” газетасына язылучылар арасында “Бариев Б.Р.” крестьян-фермер хуҗалыгыннан ун бройлер чебие уйнаттык.

Уен шартлары буенча, почта бүлекчәләрендә язылган квитанцияләрнең фотоларын редакциягә юлларга кирәк иде. Барысы 120 язылучыбыздан квитанция алдык. 

5 июльдә редакциябездә вәгъдә ителгән ун бройлер чебиен уйнаттык. Ул “Вконтакте“ социаль челтәрендә туры эфирда узды. Чеби уйнату комиссия әгъзалары катнашында үтте. Аны журналистыбыз Ильяс Фәттахов алып барды. Бәхетле санны аның ярдәмчесе гимназия укучысы Зөһрә тартып чыгарды.

Шул минутта ук без, җиңүче белән элемтәгә кереп, күңелле хәбәрне җиткердек һәм бүләкне ничек алу турында сөйләштек. Раушан Абдуллин бу минутларда эштә иде, шатлыклы яңалык өчен рәхмәт сүзләрен әйтте.

Абдуллиннар гаиләсе

Раушан Абдуллин тормыш иптәше Эльмира белән Носы авылында гомер итә. Ике уллары бар. Олы уллары Илнур быел Шушмабаш мәктәбенең 11нче сыйныфын тәмамлаган. Күптән түгел районыбызның әлеге алдынгы укучысы турында газетада да язма чыккан иде. Ул Арчада урнашкан Дан аллеясының быелгы йолдызы булды. Алдагы тормышын медицина белән бәйләргә тели.

Икенче уллары Кәрим 5нче сыйныфны тәмамлаган. Шулай ук уку алдынгысы. “Әдәби китаплар укырга ярата. Китапларны китап кибетеннән дә, анда булмаганнарын интернет аша да яздырып ала. Өйдә үз китапханәсен булдырды инде”, – ди әнисе Эльмира ханым. Шулай ук Кәрим кәгазьдән төрле әйберләр ясау белән дә кызыксына икән. Фән олимпиадаларында катнашып, һәрдаим призлы урыннар яулый.

Ә Эльмира һәм Раушан Абдуллиннар – Носы мәктәбенең беренче категорияле укытучылары. Раушан 25 ел инде математика фәнен укыта. Эльмира татар теле һәм татар әдәбияты буенча белем бирә.

– Гади авыл тормышы белән яшибез. Сыерыбыз, бозауларыбыз бар, кош-кортлар алабыз. Бакчабызда яшелчә, җиләк-җимеш үсә. Улларыбыз – хуҗалыкта зур ярдәмчеләребез. Гаиләбез белән төрле җирләргә барырга яратабыз. Иң яхшы ял – гаиләң белән уздырган ял дип саныйм, - диде гаилә башлыгы.

Рәхмәт сүзе

Раушан Абдуллин – район газетасының даими укучысы. Һәр елны язылып, барлык язмалар белән танышып, район тормышын газета аша да күзәтеп бара.

Редакция уздырган бәйгеләрдә һәрдаим катнашуын, бу җиңүе икенче тапкыр булуын әйтте ул. Берничә ел элек булган лотереяда табалар откан булган.

– Андый мөмкинлекне кулдан ычкындырмас-ка кирәк дип саныйм. Газетага язылганмын һәм квитанциям кулда икән, нигә әле катнашмаска. Бер елмаймаса, бер елмая ул бәхет. Быелгы җиңүем өчен бик шатмын. Гаиләм, туганнарым, танышларым котлады, бик күңелле мизгелләр булды. Мондый зур бүләк оту мөмкинлеге өчен “Арча хәбәрләре” редакциясенә һәм иганәчеләргә зур рәхмәтемне җитерәм. Минем өчен генә түгел, гаиләм өчен гаҗәеп бүләк булды бу, – диде Раушан Абдуллин. 

 Җиңүче “Бариев Б.Р.” крестьян-фермер хуҗалыгыннан бүләген үзе барып алды. Икенче ел рәттән иганәчебез булучы эшмәкәрләр һәр клиентка игътибарлы. Раушан Абдуллинга 10 чеби урынына 15не биреп җибәргәннәр хәтта. Аларга алдагы эшләрендә уңышлар телибез. Хезмәттәшлек өчен рәхмәт!   

 

Гөлнур Миннебаева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International