Үлмәсбикә булып кала

2024 елның 31 июле, чәршәмбе

Өч яшьлек бала белән ялгызы кала Үлмәсбикә апа. Улын берүзе тәрбияли. Аңа тугыз яшь дигәндә кияүгә чыга. Ятим калган өч балага әни булып бара.

Гаҗәеп ханым. Үзем аның сөйләгәнен тыңлыйм, үзем сиздермичә генә аның белән сокланам. Яшь чагында күз явын алырдай матур булгандыр ул. Өлкән яшьтә булуына карамастан, әле дә шул чибәрлеген югалтмаган.

– Үлмәсбикә Ибраһим кызы Дәүләтбаева булам мин. Беренче булып үз исемемнең тарихын сөйлим әле. Әни биш бала тапкан. Мин дүртенчесе. Йосыф, Габдулла тугач ук, өченче баласы (ул да малай) биш яшендә кайнап чыккан суга пешеп үлгән. Мин тугач әби: “Кызыбызга Үлмәсбикә дип кушабыз. Гомерле булачак ул”, – дип урам буйлап (җиде йортлы урам иде) сөйләнеп киткән. Чыннан да, әни миннән соң тагын бер бала тапкан, ул да үлгән. Шулай итеп биш баладан бер мин үстем. Техникумга укырга кергәндә исемемне үзгәртәсем килгән иде, әни алыштыра күрмә, яшә, дип васыять иткәч, Үлмәсбикә булып калдым, – диде ул.

1953 елда Ашабаш авылында туа Үлмәсбикә апа. Сигезенче сыйныфны тәмамлаганнан соң Әтнә авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. Әтисе кызга 15 яшь вакытта вафат була. Шуңа ул әнисен ялгызы калдырмый, авылга кайта. Ферма мөдире булып эшли. Штерә егетенә кияүгә чыгып Казанда яши. Тик бәхете озын гомерле булмый, ире өч яшьлек Рамиле белән ялгыз калдырып үлеп китә.

31 яшендә ул тагын гаилә кора. Ул вакытта Рамиленә тугыз яшь була инде. Димләп кавыштыралар аларны Төбәк-Чокырчада яшәүче агроном булып эшләгән Рәис белән. Хатыны вафат булган. Тугыз, җиде яшьлек ике кызы һәм дүрт яшьлек улы бар.

– Мине сорарга килеп төштеләр. Башта каршы идем. Аннан ризалаштым. Шулай дүрт балага әни булдым. Әнине дә үз яныбызга алып килдем. Авырый иде. Дөрес, ул анда озак яшәмәде, вафат булды. 71 яшендә. Шулай да соңгы көненә кадәр янымда торды. Миңа да ияләшергә уңай булды, – диде Үлмәсбикә апа. – Балалар мине бик тиз үз итте. Олылары шунда ук әни дип дәште. Кечкенәсе генә әни димәде. Бер тапкыр чәй ясарга, шикәр салырга кушты, аннан чәйне болгатты да: “Шундый баллы булган, әни”, – диде (бу сүзләрне әйткәндә ул күз яшьләрен яшерергә теләп башын читкә борды). Минем улым Рамил дә Рәисне шунда ук үз итте, әти дия башлады. Балалар үзара да бик тиз уртак тел тапты. Рәис үзе тумышы белән Түбән Курсаныкы. Өйләнгәч Төбәк-Чокырчага килгән булган. Аннан Арча станциясенә күчеп яши башладык. Балалар буй җитте. Эшләп үстеләр. Бакчабаш күршебез Шәфигулла: “Умарта кортлары кебек, бер тик тормыйлар”, – дия иде. Үз гаиләләрен кордылар. Дүрт балага тугыз онык инде. Рамил белән Ләйсән укытучылар. Рамил Арчада, Ләйсән Казанда яши. Тагын бер кызыбыз Казанда. Төпчегебез генә армиядән соң Мәскәүдә төпләнеп калды. Ел да Сабантуена кайта. Барысының да тормышлары көйле. Без Рәис абыегыз белән икәү калдык. Әмма балалар ташламый. Чиратлап кайталар, булышып торалар. Җәй буе Ләйсән бездә, балалар каникулга кайта. Ә Рамилем һәрчак яныбызда, уң кулыбыз инде ул безнең. Юксынырга ирек юк. Олы оныгыбыз Динар бик ярдәмчел, игелекле.

Рәис абый агроном булып эшли. Үлмәсбикә апа үзе лаеклы ялга чыкканчы мелиорация системасында склад мөдире була. Хәзер бергәләп өй тирәсендә мәш киләләр, яшелчәләр, чәчәкләр үстерәләр, кортчылык белән шөгыльләнәләр, заманында тавык-чебеш тә тотканнар, терлек тә асраганнар. Буш вакытында Үлмәсбикә апа кул эшләре тота, бәйли.

– Әти-әнигә бик кадерле бала булып үстем. Әмма үзең генә булуның авыр ягы да бар. Берүзең азапланасың. Шуңа туганлы булсаң иде, дип теләдем. Рәисләр биш бертуган. Татулар. Мине дә араларына бик тиз керттеләр. Серләремне дә аларга сөйлим. Рәисне яманлап аласы килсә дә аларга әйтә идем, – диде ул көлеп. – Икенче тапкыр гаилә коруыма бер дә үкенмим. Гомер ике килсә, тагын шулай яшәр идем. Ирем эчмәде, һәр яктан оста иде, агач, таш, кирпеч эшен белде, барысын да үзе башкарды. Рамилгә йорт салып бирде. Туйдан ул туры үз йортына кайтты. Ике гаилә кушылып, кырык ел буе бербөтен булып яшәдек.

Үлмәсбикә апаны йотылып тыңладым. Ул матур итеп сөйли һәм үзенә каратып тора белә. Өч ятимне куенына сыендырып, аларга ана назы бирә алуы, хәзер шул балаларның мәхәббәтен тоеп, игелеген күреп яшәве сок-ландырды. Бераз сәламәтлегем китеп тора әле, дип зарланып алса да, күзләреннән күренә – ул бүген бик бәхетле хатын һәм ана.

 

Гөлсинә Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International