Яңа Кенәр зонасы маскировка өчен сетка үрү эшенә ныклап тотынган
Авыл кешеләре аеруча актив.
Бу хакта безгә сугышчан хәрәкәтләр ветераннары төркеме җитәкчесе әфганчы Рашат Сәлихҗанов хәбәр итте.
– Мәскәүдән 25 мең сумга 500 квадрат метрдан артык балыкчылар сеткасы алдырдык. Безгә аны бер Яңа Кенәр егете (исемен язмаска кушты) алып бирде. Аннан Санкт-Петербургтан камуфляж материаллары кайтартылды. Шулар Яңа Кенәр авыл җирлегенә кергән авылларга бүленде, шулай ук Яңа Кенәргә, Ташкичүгә (Гөлфия Мәгъсумова белән Тәнзилә Вәлиевага) илтеп бирелде. Авыллар маскировка өчен сетка үрүдә аеруча зур тырышлык куйды, – диде ул. – Яңа Кенәрдәге сугыш хәрәкәтләре ветераннары шушы көннәрдә яңадан махсус хәрби операция барган зонага җыена. Бу юлы без Гарифулла Әхмәтгалиев, Таһир Шакиров, авыл җирлеге башлыгы Әгъзәм Гайфуллин белән бергә төзелеш материаллары, кирәк-яраклар, генераторларны төрле урынга алып барачакбыз. Исемле посылкалар да китерделәр. Якташыбыз Ришат Хәмидуллин эш белән Екатеринбургка барган җирдән авылга да кайтты, генератор кирәклеге турында әйтте. Авыл егетләре шунда ук акча җыеп генератор алды. Аны һәм тагын берне бушка “Дровосек” кибете хуҗасы, Шурабаш егете Рөстәм Мансур улы бирде. “ДОСААФ”оешмасында эшләүче Ринат Алеев көпчәкләр белән ярдәм итте. Үзебез дә алып барган идек. Мәскәүдән әфганчы егет кайтып тагын көпчәкләр алып китте. Мәскәүдән “Ветераннар буыны көче” (“Сила поколений ветеранов”) хәйрия фонды белән без бергә эш алып барабыз. Җитәкчесе Ильяс Фазылҗанов медицина кирәк-яраклары кайтарды. Бер өлешен безгә, икенче өлешен Ташкичүдән Гөлфия белән Тәнзиләгә бирде. Аларны да илтеп бирәчәкбез.
Ярдәм итәргә әзерләр
Шура халкының бердәмлеге турында беренче генә ишетүебез түгел. Аларга бер тапкыр “кирәк” дип әйтү җитә.
Бу юлы да Яңа Кенәрдән Рашат Сабирҗанов: ”Маскировка өчен сеткалар үреп бирә алмассызмы?” – диюгә, шуралар җиң сызганып эшкә керешә.
– Материаллар бирсәгез, эшлибез, дидек, – диде Шура клубы җитәкчесе Клара Хөсәенова. – Беренче сетканы балалар, яшь егетләр, кызлар ике көн эчендә үрде. 3кә 7 метр зурлыгындагы сетка чыкты. Икенчесенә аларга әйтеп тормадым, шулай да булышырга килделәр, авыл хатын-кызларын чакырдым. Берсүзсез килделәр һәм эшкә дә тотындылар. Шура халкы шундый бердәм бит ул. Бу юлы Илнур Яруллин җитәкләгән волонтерлар төркеменә дә ярдәм иттек. Төркемдә Яңа Кенәр кызлары да бар. Күчтәнәчләр, токмачлар әзерләп бирә алмассыз микән, дип мөрәҗәгать иткәч, каршы килә алмадык. “Шура хәбәрләре” авыл төркеменә язган идем, тиз арада 37 кап өй токмачы әзер дә булды. Токмач кисә алмаганннар җимешләр, конфетлар, консервлар, банкалы әйберләр китерде. Хәзерге вакытта безнең авылдан махсус хәрби операция барган зонада ике егетебез хезмәт итә. Кем белә, безнекеләр әзерләгән тәм-том белән, бәлки, алар да сыйланыр. “Улым посылкаларны алган. Аларны әзерләүдә катнашкан, булышканнарга зур рәхмәтләрен әйтергә кушты”, – дигән хәбәрләр килә безгә. Кулдан килгәнчә ярдәм итәргә әзер Шура авылы халкы.
Авыл халкы белән горурлана
Байкал авылы халкы узган ел биш маскировка өчен сетка үргән булган. Быел яңадан эшкә тотынганнар.
Сиксән кешелек (аның күбесе пенсионерлар) кечкенә авыл өчен бу бик зур хезмәт.
– Әкълимә Габдрахманова, Флера Фәттрахманова, Сәвия Тәхәвиева, Рәмзия Зарипова, Таһирә Заһидуллина, Гаптелнур Вәлиуллин аеруча зур көч куя. Алар берсеннән дә калмый. Әйтү белән килеп җитәләр. Кышын материалларны авыл халкыннан җыйган идек. Бу юлы бирделәр. Гуманитар ярдәмне җыеп торабыз. Пенсионерлар да читтә калмаска тырыша. Пенсия алу белән үзләреннән өлеш чыгара. Россия Федерациясенең атказанган табибы, казан медицина университетында кафедра мөдире Рөстәм Хәмитов бик булыша. Рәхмәт аңа. Мәчеттән дә ярдәм килеп тора. Авыл яшьләре дә булышырга әзер. Берсенең дә битараф калганы юк, – диде Байкал клубы җитәкчесе Гүзәл Сәмигуллина. – Гомумән, без бөтен эшне авыл халкы белән бергә башкарабыз. Авыл халкы, читтә яшәгән авылдашлар акча җыеп яшьләр белән зиратны тәртипкә китереп торабыз, урамнарга юл салуда да өлешебез керде. Горурланам мин үз авылым халкы белән.
Таулар күчерергә була
Югары Оры авылы халкы да гуманитар ярдәм әзерләүдә үз көчен кертә. Авыл төркеменә әйтеп язу белән ярдәмгә ашыга.
Югары Оры клубы җитәкчесе Мөнирә Вәлиева белән аның уң кулы, кызы Лилия һәр эштә тынгысыз җаннар.
Авыл халкы да бик тырыш. Кешенең кем икәнен авырлык килгәндә беләсең. Үз иле өчен янып торган чын патриотлар яши бу авылда.
– Бик тырышты авыл халкы. “Үзегез берәр кирәкле әйбер алырсыз”, – дип күбесе акчалата ярдәм итте. Акчаны кибеткә генә китерделәр. Шунда җыйдык. Ашау әйберләре, күп итеп тәм-том алып җибәрдек. Госпитальләргә кирәк, дигәч, одеяллар, юрганнар, мендәр, юрган тышлары һәм башка әйберләр китерделәр. Яңа булмаса да, барысы да ялт иткән, чиста, пөхтә. Бу көннәрдә кызым Лилия белән мотоблокка утырып яңадан урын-җир кирәк-яраклары җыйдык. Шул уңайдан тәм-томнар да бирделәр, – диде Мөнирә Вәлиева.
Кыш көне Югары Оры халкы клубка җыелып йон эрләде, бергәләп оекбашлар бәйләделәр. Сеткалар да үрделәр.
– Ике тапкыр шәмнәр ясадык. Токмачлар кисеп китерделәр. Кышын сеткалар үрдек. Хәзер тагын ике сетка үреп Яңа Кенәр волонтерларына тапшырдык, – диде Мөнирә. – Мондый ярдәмчел халык белән таулар күчерергә була. Рәхмәт барысына да.
Гөлсинә Зәкиева