26 июль көнне “26 авылы“ (халык телендә шулай атала) халкы урман буенда кабат очрашты. Бу инде егерме ел дәвам итә
Урман эчендәге “26 авылы“ның, рәсми исеме Красный Восток, беткәненә 50 ел. Әмма авылдашлар бер-берсен онытмый һәм югалтмый, ел да билгеле бер көнне күрешеп тора.
Көннең нинди булуына карамастан. Чакыру, әйтеп тору да юк. Ул инде билгеләнгән вакыт – 26 июльдә “26“ да.
Быел алар очрашуына без дә бардык. Шушы авылда туып 12 яшенә кадәр яшәгән, хәзерге вакытта гаиләсе белән Арча станциясендә гомер итүче Альберт Князев алып барды.
– Без алты бала. Биш кыз, бер малай. Бишебез бүген очрашуга киләчәк. Шулай тиеш кебек кабул итәбез аны. Төптән уйлап карасаң, кайберәүләр гөрләп торган авылларына, туган нигезләренә дә сирәк кайта. Мин Фидаил Шәяхмәтов белән авылым зиратына елга ике-өч кайтып киләм. Анда минем бабаем, ике абыем, энекәш күмелгән. Бер абыем 18 яшендә суга батып үлде. Сеҗегә төшкән булган. Суга батучы кызларны коткарырга дип йөзә белмәгән килеш суга сикергән. Кызларны коткарган, үзе чыга алмаган. Аннан балачагым шушы авылда үтте. Бик якын ул миңа, – диде ул. – “26 авылы“ кешеләре бик тату яшәгән. Әле дә шул татулык саклана.
Чыннан да, шулай булып чыкты. Ерактан ук урман буенда тезелгән машиналар күренде. Барып җиткәндә монда нәкъ кечерәк бер авылның Сабантуе кадәр халык җыелган булуын аңладык. Ә машиналар һаман килә дә килә иде әле. Шунда берәүләр шашлык пешерә, икенчеләр очрашу шатлыгыннан бер-берсеннән аерыла алмый аралаша, хатын-кызлар өстәл әзерли. Ризыкларны бар да үзе белән алып килгән. Шул арада Нурислам Мәгъсүмҗанов гармунын тартып җибәрде, аңа кушылып җыр яңгырады.
– Ел саен бер кешене югалтабыз. Иң аянычы, яшьрәкләр китә. Арабыз сирәгәя. Яшьләр бик кызыксынмый. Шулай да бу юлы ике яшь кыз килгән әле, – диде Альберт Князев. – Быел үз төркемебезне булдырып, шуның аша аралаштык. Әнә күпме кеше җыелган.
100гә якын хуҗалык булган
Красный Восток авылы, сугыш елларында барлыкка килә. Өлкәннәр сөйләвенчә, ул сугыш кирәк-яраклары эшләү өчен төзелгән. Немецлар Донбассны алганнан соң, күмергә кыенлык туган. Агач күмере әзерләү буенча ил буйлап бик күп урында урман хуҗалыклары оешкан. 26нчы кварталда шуларның берсенә нигез салына. “Апам Раушания Бәдретдинова белән рәсми документлар җыябыз. Тик бу авыл турында мәгълумат юк диярлек. Бер әдәби китапта гына искә алып кителгән буенча, биредә бик көчле давыл чыгып, атлар һәлак булган. Шуннан эшкә зур гәүдәле атлар кайтарганнар. Кешеләр ачлы-туклы яшәсә дә, атларны ач итмәгәннәр. Законнар кырыс, атка берәр нәрсә булса, җәзасы бик каты булган. Чөнки төп транспорт шулар. Әлеге атларны Соловьев дигән кеше белән Хаҗиәхмәт абый караган. Атлар белән Шәмәрдән, Мөндеш станцияләренә (икесе дә авылдан 12 километр ераклыкта) утын, күмер ташыганнар. Урман аша. “Кыш көннәрендә тартырга җайлырак булсын өчен юлга боз катыра торган булганнар”, – диде Рания Яруллина.
Башта килгән кешеләр землянкаларда, шалашларда яшәгән. Алар авыл советлары тарафыннан җибәрелгән. Аннан эшләүчеләр өчен яшәргә бараклар төзелгән. Соңрак йортлар калкып чыга башлаган. Йөзгә якын хуҗалык булган. Тора-бара балалар бакчасы, клуб, пекарня, кибет, электростанция, пилорама, сугыштан соң башлангыч мәктәп барлыкка килгән. “26 авылы“ Арча районына караган, аңа Сеҗе, Ташкич, Пүчинкә-Понигы, Яңа Ключище аша йөргәннәр. Яңа Ключищега дүрт, Арчага 40 километр. Хәзер бу яктан юл юк инде. Шуңа Балтач ягыннан Нормабаш аша йөриләр.
– Безнең гаилә биредә өч буын гомер иткән. 1941 елда бабай килгән. Аннан ике абыйсы. Алар күмер базында эшләгән. Чокырга каен агачын тутырып, шуны төнәткәннәр. Янарга тиеш булмаган ул, күмерләнергә генә. Паровозлар өчен югары сортлы күмер әзерләнгән биредә. 1942 елда бабай гаиләсен алып килгән. Әнигә алты яшь кенә булган. Ул үсеп, кияүгә чыккан һәм без туып үскәнче яшәгән. Миңа 12 яшь булганда күчеп киттек. Авылда башлангыч мәктәп сугыштан соң гына ачылган, аңа кадәр әниләр Яңа Ключищега барып укыганнар, – диде Раушания Бәдретдинова.
Төп база Шәмәрдәндә булган
– Нигә күпләр Шәмәрдәнгә күчкән?
– Анда гына түгел, Балтач, Арча, Саба районнарына да киткәннәр. Ә Шәмәрдәндә леспромхозның төп базасы булган, – диде ул.
– Ә күчеп китүнең төп сәбәбе – эш беткән. Аннан балаларга укырга мөмкинлек булмаган. “Сезнең аркада күчеп киттек. белемсез калмасыннар, дидек”, – дия иде әни. Алар да башта шалашта яшәгән, аннан берәүләрнең барак чормаларында, миллекләрне коеп бетерәсез, дип хуҗалар ризасызлык белдергәч, Шестаковларның дуңгыз абзарына күчкәннәр. Шуны чистартып, мич чыгарып кышны үткәргәннәр. Мин дә абзарда туганмын. Аннан инде барактан урын биргәннәр, – диде Зөфәр Әхмәтҗанов.
Яшьтәше Нургаян Хәсәнов белән икесе дә 1947 елгылар. Авылдашлары Нургаян абыйны Миңнехан, Зөфәр абыйны Миңсур, дип беләләр. Миң чыккач, исемнәрен үзгәрткәннәр. 1966 елда икесенең дә гаиләләре Шәмәрдәнгә күчеп киткән, хәзер шунда яшиләр.
– Уенчыклар юк иде, кәҗә бәтие белән уйнап үстек инде без, – диде Нургаян абый.
– 1951 елда давыл булды. Ишек тупсасына кадәр су керде. Бозау арканларга киткән әбине дә очыртып алып китеп икенче урынга илтеп ташлаган иде. Икенче көнне генә кайтып керде. Үгезләр торган подвалны су басты. Шул күңелгә кереп калган. Аннан шалкан урларга йөрү онытылмый. Тагын бер нәрсә, урамда бер кешенең дә ачуланышканын, талашканын, исереп йөргәнен хәтерләмим. Шулкадәр дус яшәделәр. Көтүне озатканнан соң капка төбендә сепарат аерталар иде. Бөтен авыл җыела. Ул вакытта радио да кирәкми. Бөтен яңалыкны ишетәсең, – диде Зөфәр абый.
Авыл зиратын карарга бардык. Очрашуга килүчеләр ел саен анда була икән. Нормабаш авылында яшәүче танышлары Әмир урман юлын чистарткан, “Газель” машинасына утыртып зиратка кадәр алып барды. Фидаил Шәяхмәтов машинасына утырып аңа иярдек. Кап-кара урман, чытырманлык.
Бер юлдан барасың. Өч километр керәсе. Юлның буеннан буена кура җиләкләре кып-кызыл булып утыра. Өч километр үткәннән соң «26 авылы» турысына килеп җиттек. Зират тимер койма белән әйләндереп алынган, тәртип, чиста. Кешеләр яшәгән кайбер авыл зиратлары да мондый ук түгел.
Юл юк, техника юк
– Бер тапкыр Мәсхүт белән барганда (узган ел мәрхүм булды) зиратта көтү йөри иде. Йөрәккә бик авыр булды. Акча җыйдык та, егетләр белән сөйләшеп, агач койма кордырдык. Тик бу сазлыклы урын бит, ул дүрт елдан соң череде. Икенче корганны да озын гомерле булмады. Ахыр чиктә тимердән эшләп куйдык, – диде Фидаил Шәяхмәтов. – Бик авыр тормышта яшәгән әти-әниләр. Урман эше җиңел түгел. Татарлар, руслар да, удмуртлар, чувашлар да яшәгән авылда. Юл юк, техника юк, тракторлар, машиналар атнага бер кайта. Күбрәк җәяү йөргәннәр. Комсомол туган көнне Арчага комсомолга керергә алып барганнарын хәтерлим, бер илле тапкыр егылганмындыр, поездга кергәч карасак (өч вагонлы состав инде ул) терсәкләрем, тез башларым кара көеп беткән иде. Кайтканда кичке ундагы поездга утырдык. Төн уртасында гына кайтып төштек. Утны унбердә сүндереп куялар. Кап-караңгы. Аннан тугыз, унынчы сыйныфта укыганда урман кисәргә алып баралар иде. Тракторга утыртып җибәрәләр. Шуңа кар ерып утын төйибез. 18 километр араны үтеп Балтач мәктәбенә җәяүләп укырга китәбез.
Кайткач дөнья кадәр эше көтеп тора. Яшьлек бит, кич тә чыгасы килә. Күбрәк печән, утын әзерли идек инде.
Уфалла арбасы белән атна буе ташыган утынны 15-20 сумга сатып җибәрәбез.
– Бакчагыз булгандыр бит, нәрсәләр үстердегез?
– Элек помидор, кыяр, кәбестә утырту булмаган бит ул. Суган, бәрәңге инде. Казлар, терлекләр асрадык, – диде Альберт Князев.
Еланнан курыкмадык
– Урман эчендә яшәгәндә җанварлар куркытмадымы?
– Бөтен кешенең көнкүреше урманда иде. Көне буе тук та тук, пычкы, балта тавышы, шуңадырмы бүре, аю, дигәннәрне күрмәдек тә. Дөрес, селәүсен күрүчеләр булган. Тик, нигәдер, бернәрсәдән дә курыкмадык шул. Монда елан бик күп иде. Әмма кемнедер елан чакканны хәтерләмим, – диде Фидаил Шәяхмәтов. – Урман бете күп керә иде. Алып ташлыйбыз да, онытабыз. Аның башы да калгандыр иде. Ничектер, уйланылмады да. Менә шулай яшәдек. Аннан урман эше бетте, халык йортларын сатып күченә башлады. Без дә мең сумга йортны саттык. Ул вакытта бу акчага Сабада абзар да алып булмый иде.
– Тормыш бик авыр булган. Аның нәрсәсен сагынасыз?
– Яшьлекне сагынабыз. Беренче мәхәббәте дә булган. Барысы да матур истәлекләр булып күңелгә уелып калган, – диде Нурислам абый Мәгъсүмҗанов. – Ботак җыя, печән әзерли, сарыкларга алты йөзәр милек бәйли идем. Мин Арча педагогия училищесында укыдым. Төнге икедә торып иртәнге поездга 12 километр бара идем. Башлангыч мәктәптә авылда укыдым. Укытучылар Гөлбикә апа белән Сәфәр абыйны әле дә сагынып искә алам. Аннан Яңа Ключищеда рус мәктәбендә укыдым. Училищедан соң югары белем алып, гомер буе мәгариф системасында эшләдем.
Ә менә Фирая Хәкимова тумышы белән Өчиле авылыннан. Әтисе Урта Бирәзәнеке. 1949 елда бирегә киләләр. Ул вакытта кызга алты яшь кенә була. Гаиләдә биш бала, төпчеге кыз, Фирая. Сыерлар, таналар асрыйлар. Фирая үзе Яңа Ключищеда җиде сыйныф тәмамлаганнан соң педагогика училищесына укырга керә. Тик яратмыйча кайта. Ул вакытта гаилә Биектау районының Тимофеевка бистәсенә барып урнашкан була.
Туган җирне онытмыйк
– Шулай да укып чыктым мин. Удмуртиядә техникум тәмамладым. Бик башлы идем. Җитәкче урыннарда гына эшләдем. Лаеклы ялга чыкканнан соң да җибәрмәделәр әле. Ирем белән читкә чыгып киткән идек. Аннан Казанга кайттык. Эш сорап Кремльгә бардым бит мин. Кемнең йөрәге җитәр иде?! Улым бар, аны үзем үстердем. Бүген дә бирегә ул алып килде. Хәзер миңа 81 яшь, – диде Фирая Хәкимова. – Балачагымда ир балалар белән уйнап, бик тере булып үстем. Яшьтән сәхнәдән төшмәдем. Абый гармунчы, мин җырлыйм. Спектакльләр куеп йрдек. Авылларга да чыга идек. Иң оста артистыбыз, дип йөрттеләр мине. Әле дә җырлыйм.
Рузилә Ташкенттан ук кайткан. Якын юл түгел, ел да йөреп булмый. Безнең якларга юл аласы булганда шушы вакытка туры китереп ялын ала. “54 ел инде гаилә белән Ташкент якларына киткәнгә. Әмма барыбер үзебезнең авыл, кешеләре сагындыра”, – диде ул.
Урман әзерләү оешмасы Арчага күчә. Авыл тарала башлый. 1974 елда йөз йортлык авылдан бушлык кына кала. Дөрес, иске гараж биналары саклана икән әле. Туган авыл үзенә тартып тора торган җир ул. Бу очрашулар барысы өчен дә күңелләренә дәва, йөрәкләренә рәхәтлек бирә. Бер очрашу үзе бер гомер, дип тикмәгә генә әйтмәгәннәр. Күрешүнең идеясе Серафиманыкы. Ул инде мәрхүмә. Әнисе бу авылны бик сагынып яшәгән. Бу юлы очрашуга туганы Мария килде. Очрашуны оештыручыларга олы рәхмәтен белдерде. – Исән-сау булыйк, киләчәктә дә шулай очрашып торыйк, – диде авылдашларына мөрәҗәгать итеп әлеге очрашуларны оештыруда башлап йөрүче, аларның төп иганәчесе Фидаил Шәяхмәтов. – Туган җиребезне онытмыйк.
Гөлсинә Зәкиева