Кунаклар – Урта Бирәзәдә оешкан “Ура, авылга!” лагерена йөрүче балалар иде.
15 июльдән башлап Татарстан авылларында “Ура, авылга!” дип исемләнгән лагерьлар эшләде.
Проект авылда яшәүче һәм шәһәрдән авылга кунакка кайтучы 6-17 яшьлек балалар һәм яшүсмерләрнең ялын файдалы үткәрүне күздә тотып эшләнгән. Яңа проектны Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе җитәкчесе Марат Әхмәтов инициативасы белән “Алдынгылар хәрәкәте“ оешмасы тормышка ашырды. 5 көн дәвамында балалар авылга хас булган һөнәрләр, кәсепләр, җырлар-биюләр, кул эшләре, милли йолалар белән танышып, күңелле экскурсияләрдә йөреп, татар телендә сөйләшеп, кызыклы шәхесләр белән очрашып, авыл тарихы һәм тормышы белән якыннан таныштылар. Безнең районда лагерьлар Орнашбаш, Урта Курса, Урта Бирәзә авылларында эшләде.
Проект кысаларында 25 июльдә Урта Бирәзә авылында Г.Тукай премиясе лауреаты, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов белән “Фәйзрахмановлар музей нигезе“ндә очрашу булды. Айдар Фәтхрахман улы туган йорты буйлап экскурсия үткәреп, музейдагы экспонатлар белән таныштырды, аның җитәкчелегендәге ТР фольклор музыкасы дәүләт ансамбле артистлары матур чыгышларын бүләк иттеләр. Балаларга бию буенча ансамбль биючеләре тарафыннан осталык дәресләре дә күрсәтелде биредә.
Балаларга озак вакытка җитәрлек гүзәл тәэсирләр калдырган, Айдар абыйның үзенең дә күңел хатирәләрен балачагына, яшьлегенә алып кайткан очрашу булды ул. Бакчада башланды, йорт эчендә Фәйзрахмановлар гаиләсенең музеенда дәвам итте. Музейдагы экспонатлар ул үскән чордагы күп истәлекләрне саклый. Һәрберсе Фәйзрахмановлар гаиләсендә үзвакытында кулланылган җиһазлар: эш, уен кораллары, әсбаплар, фотосурәтләр һ.б. Айдар абыйга 1нче сыйныфка барыр алдыннан әтисе алып кайткан гармун да, үзе акча эшли башлагач алган баяны да музей киштәсендә урын алган. Айдар абый шуларда уйнап, балаларга милли моңнарыбызны да бүләк итте. Алай гына да түгел, хәтта балаларга бүләк тә әзерләгән: һәр бала экскурсиядән Айдар Фәйзрахмановның җырларының нотасы, сүзләре язылган китаплар алып китте.
“Мин балаларның бүгенге халәтен күреп бик шатландым. Алар белән ана телебездә аралаштык, бу бик мөһим. Икенчесе, аларның безнең нигездә кунак булуы. Бу – мулла, мөәзиннәр нигезе. Бирегә Әтнә районының Мәрҗән авылыннан бишенче буын Әбүбәкер бабам нигез салган. Фәйзрахман бабам мөәзин булган. Алар турында сөйләгәндә үземнең дә күз алдыма үткәннәрем килде. Мин дә әле генә шушы балалар кебек идем бит. Экскурсия вакытында балалардан эш коралларының, көнкүрештә кулланылган әйберләрнең нәрсә икәнлеген сорадым. Күбесен белмиләр. Тик аларның белүе мөһим, аларга аңлатырга кирәк. Чалгы пычагын күрсәтеп сөйләгәндә үземнең печән, борчак чапкан вакытларым исемә төште. Мин еш кабатлыйм: ана телен, гореф-гадәтләрне саклау үзебездән тора. Балага кечкенәдән күңеленә сеңдергән әйбер бервакытта да югалмый. Шушы чараны оештырган авыл җирлеге башлыгы Ильфира Шакировага, район җитәкчеләренә, Марат Әхмәтовка, чөнки ул башлаган проект бу, һәм республика Рәисенә рәхмәтләремне җиткерәм. Мин гел йөреп торам: чит өлкәләрдә, илләрдә гастрольләр белән еш булырга туры килә. Читтән кайтып төшкәндә күренә – бүгенге көндә республикабыз, Казаныбыз, милләтебез – әйдәп баручы милләтләрнең берсе. Һәрбер милләт өчен без үрнәк булып яшәргә тиеш. Бу проект бик кирәк. Ул балаларны берләштерә, аралаштыра. Алар шушы рухи күтәренке халәтне мәктәпләргә дә алып барачак, башкаларга сөйләп тә таныштырачак. Музейны да балаларга күрсәтергә, оныкларыма бер хәдия булсын дип эшләдем”, – дип сөйләде Айдар Фәйзрахманов.
Айдар абыйның кадерле кунаклары – яшь буын белән очрашырга Казаннан, чираттагы ялларын бүлеп фольклор ансамбленең җырчы һәм биючеләре дә кайткан иде. Профессиональ артистлардан алган бию үрнәкләре буенча осталык дәресендә балалар үзләре дә хәрәкәтләрне кабатлап өйрәнде. Ансамбльдәге җырчылар арасында Корайван егете Әнис Шакиров та бар иде. Әнис кечкенәдән Арча районы сәхнәләрендә сәнгать дөньясына сукмак салып үскән егет, Урта Курса мәктәбен тәмамлагач Арча педагогия көллиятендә укыды, аннан музыкаль белемен арттыру өчен Казанга китеп югары уку йортына керде, уку белән беррәттән өч ел инде фольклор ансамблендә эшли икән.
Осталык дәресе дигәннән, Айдар Фәтхрахман улы үзе дә миллек бәйләү серләрен чиште балаларга. 7 яшеннән өлкәннәр белән беррәттән печән чаба башлаган малайга миллек бәйләргә өйрәнү генә авыр эш түгел инде! Анысын да үзен белә башлаганнан, гомер буе бәйли бит!
Районда уздырылган һәр лагерьның эшчәнлегендә авыл җирлекләренең ярдәме зур булды. Оештыручылар, әйдаманнар тырышлыгы белән онытылмас мизгелләргә бай көннәргә тулы лагерьларга Урта Бирәзәдә 44, Урта Курсада 43, Орнашбашта 30 бала йөрде. Араларында, авылга, күрше авылларга кунакка кайтканнар гына түгел, лагерьга бик йөриселәре килгән шушы авылларда яшәүче балалар да бар иде, әлбәттә.
Лагерьларның соңгы көне һәрберсендә бәйрәм рухы белән тәмамланды: милли йолаларны хөрмәтләп, күңелләренә кадерләп салып куйсыннар дигән максат белән сабантуй бәйрәмнәре оештырылган иде. Урта Курсадагы бәйрәмдә хезмәттәшебез Ильяс Фәттахов та булды. “Балалар биш көн эчендә әйдаманнар әзерләгән бик күп кызыклы чараларда катнашкан. Программада халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары белән танышуга зур урын бирелгән иде”, – диде ул. Балалар Түбән Курсада сабантуй бүләкләре җыйган.
Лагерьлар тәмамлангач, “Алдынгылар хәрәкәте” Бөтенроссия иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшүсмерләр хәрәкәтенең Арча районындагы җирле бүлекчәсе советы рәисе Лия Ильина белән сөйләшеп алдык. “Балалар канәгатьме?” дигән сорауга җавап итеп ул: “Һәммәсенә дә ошады”, – дип, әти-әниләрдән күп булып килгән рәхмәт хатларын, балаларның хис-кичерешләрен чагылдырып рәхмәт сүзләре тулы видеоязманы күрсәтте. Димәк, һәркем канәгать. “Ура, авылга!” проекты озын гомерле булсын!
Розалия Сафина