Табибә булу – балачак хыялы

2024 елның 25 августы, якшәмбе

Чыгышы белән Арча районыныкы, Әтнәгә кияүгә чыга, Түбән Кама шәһәрендә яши, эшли, баш табиб ярдәмчесе дәрәҗәсенә күтәрелә, яңадан Арчага кайта һәм төпләнеп тә кала

Арча үзәк хастаханәсенең табибә-фтизиатры Роза Котельникованы язмыш җилләре әнә шулай бер яктан икенче якка йөртә.

Роза Габделхаковна белән аралашуның беренче мизгелләрендә үк истәлекләргә кереп чумдык. Роза ханым үзе турында гына сөйләп калмады, бирелеп китеп тормышының иң матур мизгелләрен хәтерендә яңартты, иң кадерле кешеләрен искә төшерде, яшерен генә күз яшьләрен дә сөртеп алды. Аз гына вакыт эчендә аның күңеленнән тулы бер тормыш юлы сызылып үтте.  Бу минутларда аның күзләрендә мәңгелек ут кабынгандай булды. 

Әйе, кайсыбыз белән сөйләшмә, беребезнең дә эче буш түгел. Сөйли башласаң, тулы бер китап язарлык, диләр бит әле. Юкка гына әйтелгән сүзләр түгел инде ул. Кешенең эчке халәте матур истәлекләр белән баетылганда сөйләве дә рәхәт, тыңлап утырырга да күңелле.

Роза ханымны табибә, фтизиатр буларак кына беләбез. Илле елга якын үз һөнәренә тугры булып калып, бөтен тормышын кешеләрне сәламәтләндерүгә багышлаган Роза Котельникова.

Сез Гамилә кызымы?

– Минем әнием Гамилә исемле. Хәкимова. Укытучы булган. Югары Әзәк авылыннан. Әнигә өч яшь вакытта әтисе үлә, әби икенче кешегә кияүгә чыккан. Югары Әзәктә яшәгәннәр. Башлангыч мәктәп кенә булган авылда. Аннан җидееллыкка әверелгән. Әни шуны тәмамлаган. 1942-1943 нче еллар тирәсендә педагогия училищесына укырга кергән. Тик укып бетерә алмаган, ике елдан соң Югары Әзәккә башлангыч сыйныфларны укытырга кайткан (аның биш абыйсы сугышта һәлак булган). Бервакыт минем янга Наил Сабиров исемле кеше килде. Карап-карап торды да: “Сез Гамилә кызымы?” – дип сорады. Шулай көтмәгәндә әнинең укучысы белән дә күрештем әле мин, – диде Роза Габделхаковна. – Әни бер үк вакытта клубта да, китапханәдә дә эшләгән. 1949 елда кияүгә чыгып Әлки якларына киткән. Юхмачы районында укыткан (ул училищены тәмамлаган, дөрес, читтән торып, Казанда), шулай ук китапханә мөдире дә булган. Сугыш чорында әниемнең алган грамоталары миндә әле дә саклана. Әти партия хезмәткәре иде. Комсомолның икенче, аннан беренче секретаре булды, Азнакайга җибәрделәр, анда партия райкомының беренче секретаре итеп куйдылар. Беренче сыйныфка укырга мин шунда кердем.

Аннан әтисе партия кая куя, шунда бара. Мөслим, Сарман районнарында яшиләр. Кыз мәктәпне 1969 елда Сарманда тәмамлый. Шунда Роза ханым әтисенең энесе белән икесен 1967 елда Мәскәүгә алып барганын исенә төшерде. Кайткач әтисе кызыннан:

– Кызым, синең кем буласың килә? – дип сорый.

–Табибә. Педиатр, – дип җавап бирә кыз.

Эшкә Түбән Камага

Сыйныфларыннан җиде кеше медицина институтына укырга керә. Тәмамлаганнан соң Роза эшкә Түбән Камага кайта.

– Ул вакытта хәзерге кебек шәһәр юк. Шәһәр читендә генә төзелгән начар гына бина. Балалар консультациясенә эшкә урнаштым. “Педиатр терапевт та, хирург та – бөтен кеше була ала”, – диде шунда баш табиб. Аның шул сүзләре хәтердә сакланып калган. Бу стафилоккок, пневмония авырулары таралган чор иде. Авыру балалар бик күп. Өлгерергә кирәк. Процедураларны да үзем ясадым. Бер елга Ливанда да эшләп кайттым әле. “Нигә мине җибәрәсез”, – дип сорадым бу хакта әйткәч. “Сезнең эшләгәнегезне, бар нәрсәгә кулыгыз барганны күрдем”, – диде баш табиб. Анда барып кайту минем өчен үзе бер тәҗрибә мәктәбе булды, – диде Роза Котельникова.

– Ул вакытта сез кияүдә идегезме инде?

– Кияүгә мин 1974 елда, институтта дүртенче курста укыганда чыктым, – диде Роза ханым һәм тәэсирләнеп күңелле студент елларын, булачак ире белән танышу тарихын искә төшереп алды. – Танышуыбыз кызык кына килеп чыкты безнең. Әтнәдә әнинең апасы яши иде. Мин шунда кунакка кайтам. Хәтерлим әле, дәү апа өчпочмаклар пешереп куя, карават астында каз утыра, кәҗәләр йөгереп йөри. Ошый иде миңа бу йортта. Әтнәдән Нәкыя Нургалиева исемле кыз белән бергә укыдык. Бервакыт мине озатканда ул яныма килде дә: “Кара әле теге кешене”, – дип бер егеткә күрсәтте. Аягында итек, аңа пычрак ябышкан, кулында көрәк. “Леонар, кил әле, кил”, – дип чакырып та алды. Беренче тапкыр шунда күрдем. Аннан сәлам әйтеп җибәргәләде, сорашып торды. Ә бервакыт көтмәгәндә Казанда троллейбуста очраштык. Элек билетка акча җибәрәләр иде бит. Акча сузыйм, дисәм, Леонар тора. Менә шулай очраша башладык. Ул башта ветеринар булырга укый иде, аннан педагогика институтына керде. Түбән Камага эшкә кайтканда минем бер балам бар иде инде. Аннан икенчесе туды. Балаларга ике яшь, өч ай булганда Әтнәгә дә кайтып тордык әле. Хастаханәдә эшләдем. Кеше юк, терапевт юк. Баш табиб Кувин янына баргач: “Нигә Әтнәгә? Нигә Арчада түгел?” – дип сорады. Ахырдан: “Бәлки, соңыннан”, – дип куйды. Рас килде бит сүзе. Соңыннан кайтырга насыйп булды.

Арчаны сайлый

1981 елда Котельниковлар яңадан Түбән Камага китә. Роза ханымны фтизиатр итеп куялар. Укып кайтырга туры килә. Әнә шулай бу белгечлекне дә үзләштерә. Тик Леонарның туып-үскән төбәгенә кайтасы килә. Бер урында чирек гасыр эшләгәннән соң ире сүзен тыңлап яшәү урыннарын үзгәртәләр.

– Әтнәгә, Кукмарага, дип карады, Леонар. Әмма минем Арчага кайтасым килде. Әтинең дусты Шәйхенур Гайнетдинов биредә яши иде. Аннан тимер юл да якын, диде әти. Менә шулай Арчага кайтып урнаштык, – диде Роза Габделхаковна. – Фтизиатр-терапевт булып саналам. Рентгенолог белән тыгыз элемтәдә торабыз. Хастаханәдә бөтен табиблар үзара аралашып, киңәшләшеп, ярдәмләшеп, тәҗрибәләребезне уртаклашып эшлибез. Элек туберкулез белән авыручылар күп иде, хәзер аларның саны аз, әмма ачык формасы күп. Иң авыры – аларны махсус хастаханәгә җибәрү. Һәр хезмәтнең дә үз авырлыгы була инде.

– Ә ирегез кайда эшләде?

– Леонар гомер буе укытучы булды. Мәктәптә, училищеда. Гаиләдә ике якта да укытучылар безнең. Мин генә табибә. Әтигә әйткән сүземне үтәдем. Минем белән горурланып яшәде. Дүрт бала таптым. Бер кызым үлде. Спортчы иде. Сәбәбен белә алмадык. Бала югалту ачысын да кичерергә туры килде. Ике улым, бер кызым Арчада. Алты оныгым бар. Лия оныгым табибә булам, дип йөргән иде дә, үскәч фикере үзгәрде. Университетта белем ала. Бөтенләй икенче юнәлештә. Ирем алтмышка да җитмичә, егерме ел элек вафат булды. Әле дә күз алдымда. Беренче гыйнварда күршеләрне кунакка чакырдык. Туганнар да килде. Тиз генә өстәл әзерләдем. Фоторәсемгә төштек. Шунда миңа аның фотода сәер булып күренүен әйттеләр. Авырмыйдыр бит, дип тә сорадылар. Аннан соң озак тормады, – диде Роза ханым.

Хәзерге вакытта ул кызы Эльвира, оныгы, төпчек улы Тимур белән яши. Мәскәүдә яшәгән Эльвира да ирен югалткан, шуңа бергә-бергә авырлыкларны җиңәргә җайлырак булыр, дипме, әнисен ялгызын калдырасы килмичәме, әнисе янына кайтырга булган. Ә Роза Котельникова үзе әле дә эш урынында. Баш табиб аның турында бик уңай фикердә, хезмәттәшләре ихтирам итә, киңәш сорап килә. Илле елга якын стажы булган табибәнең яшьләргә биргән киңәшләре урынлы да, кирәк тә. 

Буш вакытында китап укырга, кроссвордлар чишәргә ярата. Элек бәйләү белән шөгыльләнгән, балаларына киемнәрне үзе бәйләп киерткән. Хәзер бу шөгыленнән читләшкән. Аның каравы пешерергә яратуының хәзер кирәге чыккан. Балаларын, оныкларын тәмле ризыклар белән сыйлаудан тәм табу үзе рәхәтлек бирә. Аеруча әни кешегә.

 

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International