Авылдашлар очрашты

2024 елның 25 августы, якшәмбе

Ак яулыклы әбиләр дә, бишектә яткан бәбиләр дә килгән иде Иске Кенәрдәге бәйрәмгә

10 август көнне Иске Кенәр авылы халкы һәм биредә туып-үсеп, чит җирләрдә яшәүчеләр авылның элеккеге клуб урынына җыелды.

Бу очрашуны оештыруны шушы авылда туып-үскән, бүгенге көндә Яңа Кенәрдә гомер итүче Наҗия Әхмәтҗанова тәкъдим итә. Телефондагы аралашу төркемендә “утыручы” авылдашлар, бигрәк тә шул чор кызлары, бу фикерне хуплап, бик теләп әзерлек эшләрен башлап җибәрәләр. 

Аеруча Рәмлә Латыйпова, Ләйлә Хәйретдинова, Ләйлә Төхвәтуллина, Гөлнара Вәлиева бу уй белән янып йөреп, барлык авылдашларны җыю өчен зур көчләрен куялар. 

Ләйлә һәм Азат Төхвәтуллиннар гаиләсе  битараф булмаган авылдашлар ярдәме белән элеккеге клуб бинасы торган урынны чүп-чардан чистартып, бәйрәм өчен уңайлы мәйдан әзерлиләр. Бу эштә әлеге авылда туганнар гына түгел, кияү-киленнәр дә, оныклар да катнаша. 

“Төрлебез төрле җирдә яшәсәк тә, очрашуны бик матур итеп оештыра алдык. Сөйләшүләрне авылдашлар төркемендә алып бардык. Кем нәрсә алып киләсен, кайсыбыз нәрсә өчен җаваплы икәнне шунда бүлештек. Һәркем оештыру эшендә үз өлешен кертте. Иганәчеләребезгә, аеруча Сабада гомер итүче Фәрит Биктовка зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Гомумән, кемне генә алма, һәркайсыбызның ярдәме зур. Күчтәнәчләр алып килүчеләргә, пылау, бәлеш пешерүчеләргә, җырлары, матур сүзләре белән кичебезне ямьләндерүчеләргә – һәркемгә рәхмәт”, – диде бүгенге көндә Сөрдедә яшәүче Гөлнара Вәлиева.

Очрашу дога белән башланды

Иске Кенәр авылы мулласы Рөстәм хәзрәт авылдашларын сәламләп һәм мәрхүм булганнарны искә алып, Коръән аятьләрен укыды.

Иң элек мәчет, аннан соң клуб булган әлеге урын бу кичтә күптән күрешмәгән авылдашларның, яшь һәм өлкән буынның, элеккеге күршеләрнең, сыйныфташларның, бергә уйнап үскән малай-кызларның шат көлүеннән, гармун тавышыннан, сагыну җырларыннан шаулап торды. Ниндидер алдан уйланган сценарий да, ятланган сүзләр дә, зур кунаклар да юк иде биредә. Һәркем теләгәнен әйтте, күңелендәгесен җиткерде, кемдер җырлады, кемдер биеде, кемдер күз яшьләре аша сагыну сүзләрен сөйләде. Сигезле биюе, тыкырык биюе, яшь вакыттагы уеннар, кара-каршы урам җырлары, түгәрәккә басып уйнаулар – беркемне дә битараф калдырмады.

Тәмле сый-нигъмәтләр белән зур итеп табын әзерләнгән иде. Авылдашлар кайнар чәй, казанда пешкән пылау, яңа гына мичтән чыккан бәлеш белән сыйланды, тәм-томнан авыз итте.

Авылга булган мәхәббәт – шигъри юлларда

Иске Кенәр авылы турындагы җырның беренче тапкыр башкарылуы очрашуның истәлекле бер мизгеле булды. Күп балалы гаиләдә туып-үскән Рәмлә Латыйпова сүзләренә язылган җырны автор үзе башкарды. Ул бүген Әтнә районында яши. Очрашуда Рәмлә ханымның ике абыйсы һәм ике сеңлесе дә катнашты. Гомумән, авылда күп балалы гаиләләр күп икән. Бер нигез берләштергән бертуганнар шактый иде биредә. Сокланырлык туганлык җепләрен күрергә, ярдәмчәнлек һәм бердәмлек хисләрен тоярга була иде бу кичтә.

Яңа Кенәргә килен булып китүче Әминә Муллагалиева да авылына булган мәхәббәт хисләрен үзе язган шигырь аша белдерде. “Анда юк затлы сарайлар, клуб та юк, мәктәп тә, авыл яши, ташламыйлар, кибете дә юк, хәтта”, – дип язган ул.

20 елдан соң кайту

Очрашуга иң ерактан кайтучы – Чиләбе өлкәсенең Троицк шәһәрендә гомер итүче Рәйсә Кәримова иде. Иске Кенәрдә туып-үскән Рәисә ханым 1983 елда авылдан Казанга китеп эшкә урнаша. Ике елдан аны борынгыча димләп кияүгә бирәләр.

“Троицкида әниемнең бертуган апасы бар иде. Ул мине димләп, булачак ирем белән таныштырды. Туйлар ясадык. Бер-беребезне яраттык. Ике бала үстердек. Бүген оныкларыбыз бар инде”, – дип уртаклашты Рәисә ханым. 

Аның инде 20 ел авылга кайтканы булмаган. 15 сәгатьлек юлны автобуста үтә ул. Әлеге очрашуга бик теләп, ашкынып кайтуы турында әйтә. Кызганыч, туган нигезләрендә бүген беркем дә яшәми икән. Балачагын, яшьлек елларын искә алып, туган йортының ишегалдында үскән шомырттан авыз итеп, рухи байлык алып чыккан Рәисә ханым. 

Иске кенәрлеләр караңгы төшкәнче табын артында сөйләшеп утырып, яшьлек елларын искә алып, шатлык-куанычлары белән бүлешеп, киләсе очрашуларга кадәр дип саубуллаштылар.

 

Гөлнур Миннебаева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International