Хәтерләүчеләр быелгы елны 1978 ел белән чагыштыра
Мин үзем дә яхшы хәтерлим әле. Ул чакта райкомда инструктор булып эшли идем.
“Ракета“ колхозын бюро утырышына әзерләдек. Ил буенча Ипатов методын кертеп маташкан вакытлар. Кыскача гына әйткәндә – комбайннарны басудан кайтармыйча эшләү. Идеясе әйбәт, чөнки техниканы әрле-бирле йөртәсе юк, күпме ягулык азрак тотыла, караңгыда юлларда йөрү хәтәр дә бит.
Менә шул алымны партия районда да кертергә куша, утырышның көн тәртибе дә шул. Колхоз рәисе, партком секретаре, авыл Советы рәисе бер-бер артлы хисап тоталар. Җөмлә аралаш “Ипатов методы“ дигән сүзне кабатлый болар. Беренче секретарь Харис Зәйнуллин кулларын артка куеп кабинет буйлап әрле-бирле йөри, ара-тирә тәрәзәгә күз сала. Ә тышта яңгыр коя. “Сез миңа Ипатов методы турында түгел, Иске Ашыт методы турында сөйләгез!“ – диде ул түземлеге бетеп.
Ә яңгырлар яздан бирле койды, төшкә кадәр ява, төштән соң кояш чыга. Игеннәр ишелеп уңды. Әмма җыйнап алып бетерү генә насыйп булмады. Бөртекләр башакта килеш үреп утырды.
– Иң куркытканы – орлык салу булды, – дип искә ала лаеклы ялдагы галим-агроном Миннәхмәт Сәгыйтьҗанов. – Ничек кенә булса да орлык салу планында күрсәтелгән кадәр ашлыкны әзерләп элеваторга тапшырырга дигән бурыч куелды. Элеватордан бирелгән документ белән Шәмәрдәннән симәнә ташыдык. Быел да орлык әзерләү җиңелдән булмас...
Беркөнне очрашканда “Курса МТСы“ ширкәте җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов: “Узган елгы арпаны яңадан эшкәртеп ераккарак салып куйдык, бәяләр күтәрелгәч сатарбыз әле“, – дигән иде. Бу юлларны язып утырганда аңа шалтыратып алдым: “Ул ераккарак салып куйган арпа киләсе язгы чәчү өчен дә ярап куяр болай булса“, – дидем. “Безнең барлык культуралар симәнәсе дә әзер, – диде ул. – 600 тонна күчмә фонд арыш саттык инде. Сатарга дигән 2 мең тонна сабан культуралары орлыклары да бар“.
Элек галим И.Мичу-ринның: “Без табигатьтән рәхимлекләр көтеп тора алмыйбыз, аларны аннан алу безнең бурыч“, – дигән сүзләре язылган плакатлар һәркайда эленеп тора иде. “Курса МТСы“ ширкәтендә дә табигатьнең төрле капризларын исәпкә алып эш итәләр. “Бездә кырдан кайткан ашлык шул көнне үк эшкәртелеп, урнаштырылып бара, – ди җитәкче. – Быел Сарай-Чокырчада да яңа киптергеч куелды. Складлар яңа.
Комбайннары да яңа “Курса МТСы“ның. Механизаторлары да тәҗрибәле, гаилә династияләре дә бар. Узган атнада район башлыгы Илшат Нуриев “Клаас-Тукано“ комбайнында эшләүче Айрат Гыйниятовка Рәхмәт хаты һәм акчалата бүләк тапшырды. Айрат минем авылдаш, Корайван егете. Аның бабасы Самат абый дизель тракторы тартып йөри торган “Сталинец“ комбайнында эшләгәндә без малайлар ат белән ашлык ташыдык. Ул комбайнда салам ташлатучы булып эшләргә дә туры килде. Самат абыйның хатыны Сөембикә апа да авылның иң тырыш, булган кешеләренең берсе иде. Уллары Фоат та (Айратның әтисе) бик булган кеше. Фоатның бер кызы Ләйсән Иске Чүриле мәктәбендә укыта, районда, республикада матур җиңүләр яулап килә. Икенче кызы Гөлназ Арчада 5нче балалар бакчасында тәрбияче.
Кайчандыр Самат абый иңләгән басуларда бүген оныгы эшли, игенче хезмәте – мәңгелек!
Колхозның баш агрономы Рәсим Хәбибуллинның бабасы Исмәгыйль абый заманында “Курса“ колхозының баш агрономы иде.
Басуларда җәяү йөрер иде ул, чөнки җәяү йөрсәң бар да күренә. Рәсим дә районда абруй яулап килә торган белгеч, агрономнар бүген аеруча кадерле алар.
– Мондый һавада арпа белән көзге бодайның башакта үрү куркынычы бар, – ди “Игенче“ ширкәтенең баш агрономы Марат Вахитов. – Яңгырлар алданрак башланган кайбер районнарда шулайрак дип әйтәләр инде. Бездә әлегә бу күзәтелми, әмма яңгырлар 27 августка кадәр явачак, дип фаразлыйлар. Аннан соң да нәрсә буласын кем белә? Киптергечләре булмаган хуҗалыкларга бик кыен булачак.
Бәхеткә, безнең бу яктан проблема юк. Мөмкинлек булу белән чыгып сугабыз, барысы 10 комбайн. Баштарак ашлык 28 процент дымлылык белән дә кайтты. Киптереп, эшкәртеп урнаштыра бардык. Шуңа күрә, бер комбайнга иң зур нагрузка туры килгән хуҗалык булсак та, игеннәрнең 44 процентын җыйнап алдык инде. Солы, борчак, вика, ясмык орлыкларын, күчмә фонд көзге бодайны җитәрлек салып куйдык. Борчак, вика, ясмыкны алдан махсус препарат белән эшкәрттек, ул препарат яшеллекне киптерә, бернигә дә зыяны юк.
Ильяс Фәттахов