Ярты гасыр бергә

2024 елның 25 августы, якшәмбе

24 августта Арчада яшәүче Мифтаховлар алтын туйларын уздыра

Гали абый Альмира апаны тәүге тапкыр 1966 елда күрә.

Наласа егетенең район “Сельхозхимия“ берләшмәсендә эшләгән чагы бу. Җизнәсенең төп йортына йомыш белән сугыла. Ә ул йортта педагогика училищесында укучы кызлар фатирда тора икән. Әнә шул кызларның берсе – Альмира атлысы – хуҗабикәгә чәй өстәле әзерләшкән. Егет кызны күрә дә, күңел төпкеленә салып куя. Армиягә киткәндә иптәш кызы белән икесен озату мәҗлесенә дә чакыра. Ә кавышканчы әле арада еллар, юллар ята.

Альмира апа

Альмира апа Теләче районының Олы Мәтәскә кызы. Гомере буе башлангыч сыйныфлар укыткан әнисе Мәдинә Хангәрәевнаның хезмәтенең авырлыкларын күреп үссә дә, кечкенәдән укытучы булам, дигән хыялы аны Арчага укырга алып килә. Яхшы укый кыз. Укуын тәмамлавын туган авылы  мәктәбендә инде көтеп торалар: мәктәптә математика укыта башлый. Дүрт ел әлеге фәннең серләрен укучыларына бар күңелен биреп өйрәтә. Шул күңел җылысы бүгенге көнгә кадәр озата бара үзен: ничә еллар элек укыткан укучылары бүгенге көнгә кадәр элемтәдә булып, аралашып яшиләр.

Кыз дүртенче курста укыганда язмыш аларны Гали абый белән кабат очраштыра. Йөрәкләр бер-берсе белән ешрак очрашулар эзли. Егетнең уе ныклы гаилә коруда булса да, кыз бераз тормыш тәҗрибәсе туплау, эшләү нияте белән авылына кайтып китә. Тик бу язмыш, Аллаһы Тәгалә күрсәткән юл була күрәсең: яңа гына мәктәптә эшли башлаган Альмираны биредә язмышның ачы сынавы көтеп тора: 49 яшендә яман шештән әнисе вафат була. Альмираны, энесе Альмир, сеңелләре Мөнирә, төпчеге, 8нче сыйныфта  укучы Гөлнираны ятимлек, әтиләре Әхәт абыйны толлык сагышы баса...                                       

“Аллага шөкер, әнинең әнисе – әбиебез исән иде, әтигә барыбызны да үстерешеп тормышка озатышырга ярдәм итте. Олыгайгач Арчага алып килдек, үзебезгә соңгы юлга озату насыйп булды”, – ди Альмира апа. Мәдинәсен гомере буе сагынып яшәгән әтисе башка гаилә кормый. Ул да соңгы елларын Альмира апалар гаиләсендә яши.

Гали абый

Гали Ибраһим улы районда билгеле кеше. Гомер буе төрле оешмаларда җитәкче урыннарда эшләгән кеше ул. Быел шул тынгысыз хезмәтенең әҗерен күрергә насыйп булды үзенә: Гали Мифтахов Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнде.

Әле дә хезмәттә Гали абый. “Топливосбыт” оешмасын җитәкли. Төшке ашка тамак ялгап алырга дип кайткан чагында гына очрашу насыйп булды үзе белән.

Сүзебез балачакны искә алудан башланды. “Безнең әти-әни алдынгы карашлы кешеләр иде. Әти техниканы яхшы белә, бригадир, колхоз рәисе булып, соңрак Арчага йөреп “Сельхозтехника“да эшләде. Гел мотоциклда йөрде. Мин белә башлаганда безнең мотоцикл бар иде инде. Мотоцикл, телевизор, иттарткыч иң беренчеләрдән булып авылда бездә барлыкка килде. Әни яшь чагыннан тракторда эшләгән. 16 яшендә ЧТЗ тракторы белән җир сөргән. Аның хезмәтен сугышка кадәр үк тарихка кертеп калдырганнар: Болгардагы Икмәк музеенда әни турында видеоязма саклана. Тугыз бала үстек без. Күп булсак та, тәрбиядә булдык, тамак тук, әни ертык кием киертеп үстермәде. Үзе тегә, бәйли, кул эшенә оста иде”,  – дип сөйли Гали абый. 

– Әнкәй-кайнанам “мировой” кеше иде. Аның кебек кайнаналар сирәк булгандыр. Үз әнием булмагач, серләремне дә сыйдыра иде, – дип дәвам итә Альмира апа. – Әткәй-кайнатам сугыш юлларын кичкән кеше, булган, киң күңелле иде. Ул рәис булып эшләгәндә колхоз Татарстанда алдынгылар дәрәҗәсенә күтәрелгән. Тугыз баланы килен, кыз, кияү, улым дип аермадылар. Мине кайнанам-кайнатам да, бөтен туганнары да якын итте. Авырлыкларны күп күрсәм дә, шуларның терәге белән кичерүе җиңелрәк булгандыр. Туганнар белән гел якын итешеп, йөрешеп яшибез. Ел саен Мифтаховлар династиясе очрашып, табын артына җыела.

Гаиләсендә эне-сеңелләре өчен әни урынына калган Альмира апа килен булып төшкән гаиләдә дә үз кешегә әйләнеп, гомере буе алар ике як туганнарны да якын итеп яши.

 Нигезләре – бәхет оясы

Августның 24ендә алар кавышканга 50 ел була. Алтын туйга пар канат булып җитү бәхете һәркемгә дә елмаймый. Альмира апаның теләге изге: “Бөтен кешегә дә безнең кебек матур картлыкта шушы яшькә кадәр җитәргә язсын. Мин гомер буе үз әтиемнең сүзләрен искә төшереп яшәдем. Мин кияүгә чыкканда, “Син алдагы тәгәрмәч, эне-сеңелләреңә күрсәткән үрнәгеңдә аларның да тормышы корыла”, – диде.

– Бер-береңне яратасың, хөрмәт итәсең, яратмасаң аның кадәр бергә яшәп булмый, – ди Гали абый. – Тормыш иткәндә төрле вакыт була, кыен вакытта, яшь чакта ни өчен бер-берегезне сайлаганны һәм бер-берегез белән булырга уйлаганны искә төшерергә кирәк. Дөнья булгач, авыры да, рәхәт вакыты да була. Барысының да кадерен белергә кирәк.

Туганнар ярдәме белән, өлкәннәр әйтмешли, бер кашыктан башланган тормыш бүгенге көндә бәхет оясы. Алар бүген бәхетле әби-бабай.

“Әти гомер буе төгәл, тырыш, эш сөючән, таләпчән булды. Бездән дә шуны таләп итеп үстерде. Табигатьне ярата, аннан илһам, көч җыя. Ә әни сабырлыгы, төпле киңәше белән һәммәбезгә үрнәк булып яши. Әти-әни бик ярдәмчел, туганнарга гына түгел, ярдәм сораган һәркемгә бар күңелен биреп ярдәм итәргә яраталар”, – ди өлкән кызлары Гөлназ. Сөйләшү барышында шунысы да игътибардан читтә калмады: яшьлектән бүгенге көнгә кадәр аралашып яшәүче дүрт дусты бар икән Гали абыйның. Инде гомер көзенә таба атласалар да, көн дә хәлләрен белешеп, хәтта ял йортларына да бергәләп йөриләр икән. Менә бу дуслык ичмаса!

Мифтаховлар өч балага гомер биреп, кызларын да үзләре үрнәгендә хезмәткә мәхәббәт тәрбияләп, күңелләренә миһербанлылык орлык-лары сибеп үстергәннәр. Әмма, язмышның ачы сынавы аларның ишеген дә читләтеп үтмәгән: 5 яшендә өлкән кызлары Лилия авырып, мәңгелеккә күзләрен йома... Ачы хәсрәтне бер-беренә терәк булып күтәрешә алар. Бала хәсрәте гомер буе йөрәктән китми. Кияүгә чыгып Арчада яши башлаганнан лаеклы ялга чыкканчы балалар бакчасында эшләгән Альмира апаның сабыйларны күргән саен йөрәге сулкылдап алгандыр.   

Кызлары – әти-әнинең таянычы, горурлыклары. Гөлназлары гаиләсе белән Арчада яши, Арчаның 2 нче номерлы мәктәбендә директор, Розалары Казанда, дәүләт хезмәткәре. Аллаһы Тәгалә әби белән бабайга кызларының дәвамчылары – дүрт оныкка назларын бүләк итеп яшәү бәхете насыйп иткән.

Альмира һәм Гали Мифтаховлар бу атнада барлык туганнарын, якыннарын зур табын артына, алтын туй мәҗлесенә җыячак. Күңелдә җыр юллары яңгырый: “Соңарган кунак шикелле яшьлек үзе шул табынга килеп керер кебек тоела...” Ә яшьлек аларның йортында көн саен көтеп алынган кунак. Яшьлек – аларның балалары, оныклары белән килә. Зур оныклары әби-бабайны акыл белән яратып, хөрмәт итеп яшәсә, бәләкәй оныкларның сагынып, яратып “әбием, бабаем” дип йортларына нур, бәхет, яшьлек алып керә, нәни куллары белән кочаклап алып, үзләренең мәхәббәтләре белән әби-бабайга яшәүгә көч бирәләр.

 

Розалия Сафина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International