Югары Курса – тарихи авыл, аның даны еракларга таралган булуында мәшһүр шәхесләр һәм дин белгечләре, тырыш халкының хезмәте зур
Узган атнада Югары Курса авылында Габденнасыйр Курсави исемендәге музей һәм китапханә үз ишекләрен ачты.
Тантанада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, район башлыгы Илшат Нуриев, Түбән Курсада туып-үскән эшмәкәр Вәдүт Вафин, авыл халкы, кунаклар катнашты.
Югары Курсага барганда әлеге бинага игътибар итеп йөри идек. Бу юлы күргәч, танымадык. Безне кызыл кирпеч диварлы, әллә каян күзгә ташланып торган мәһабәт бина каршы алды. Шунда гына Габденнасыйр Курсави истәлегенә куелган мемориаль, тирә-юне чәчәкләргә күмелгән. Матурлыкның чиге юк шушы буладыр инде.
Әле тантана башланырга вакыт бар, шул арада, музейның эченә күз салырга булдык. Тышы шундый затлы, матур, эче ничек икән? Эчке яктан да төш кенә булып чыкты ул. Дизайнерларның иң осталары эше икәне күренеп тора. Беренче карашка гади генә кебек, ә чынлыкта, искиткеч зәвык белән эшләнгән. Авыл җире өчен мондый музей – зур дәрәҗә.
Габденнасыйр Курсави турында бик күп мәгълуматны безгә “Казан арты” тарих-этнография музее хезмәткәре Ленар Гобәйдуллин бирде. Ул үз эшенең чын остасы. Күп белә, мавыктыргыч итеп сөйли. Ә Арча Мәдәният йорты хезмәткәрләре, авыл җирлегендә яшәүче балалар Г.Курсави белән бәйле күренешләр тәкъдим итте.
Мәшһүр фикер иясе һәм дин белгече Габденнасыйр әл-Курсави (тулы исеме – Әбүннәср Габденнасыйр бин Ибраһим бин Ярмөхәммәд бин Иштирәк әл-Болгари әл-Курсави) – татар халкына һәм гомумән төрки халыкларга, мөселманнарга бәяләп бетергесез мирас калдырган кешеләрнең берсе. Ул Арча районы Югары Курса авылында туа. Г.Курсавиның туган елы 1771-1772 яки 1775-1776 еллар дип күрсәтелә.
Булачак галим башлангыч белемне Малмыж өязенә керә торган Мәчкәрә авылындагы (хәзерге Кукмара районы) даны еракларга киткән, Габдулла Габдессәлам улы Үтәмешев нигез салган мәдрәсәдә Мөхәммәдрәхим ахуннан ала. Г.Курсави башкалардан үзенең акыллылыгы, күп белергә омтылуы, хәтеренең яхшы булуы белән аерылып торган. Ул укытучысыннан алган белем белән генә канәгатьләнмичә, үзлегеннән дә күп укыган.
Курсавиның бертуган абыйсы Габделхалик сәүдә эше белән шөгыльләнгән. Әлеге эше белән бәйле рәвештә аңа еш кына Бохара шәһәренә барырга туры килә. Шунда шәех Ниязколый әт-Төрекмәни белән таныша, ул оештырган мәҗлесләрдә катнаша. Әтиләре Ибраһим вафат булганнан соң, энесе Габденнасыйрны да Бохарага алып барып, Ниязколый әт-Төрекмәни мәдрәсәсенә урнаштыра. Булачак галим әлеге уку йортында да тырышып укый, кыс-
ка гына вакыт эчендә күп мәгълүмат тупларга өлгерә, мәдрәсәдә өйрәнгәннәр белән генә канәгатьләнеп калмыйча, өлкән буын авторларның хезмәтләре белән таныша, аларның фикерләрен өйрәнә. Җизнәсе Габдулла бай Курсада зур мәдрәсә салдыра. Туган ягына кайткач, Габденнасыйр анда укыта. Шул ук вакытта Курсада имам-хатыйб вазыйфаларын да башкара.
1808 елда Габденнасыйр Курсави кабат Бохарага бара һәм анда үзенең исламга карата булган реформаторлык карашларын тарата башлый, чөнки аны мәдрәсә тәртипләре, андагы уку канәгатьләндерми. Бер китабында ул бу мәсьәләгә кагылышлы тәнкыйди фикерләрен белдерә, кайбер руханыйларны кискен тәнкыйть итә. Аның кыю, мөстәкыйль фикерләре шул руханыйларны тәмам ярсыта. Алар аны динсезлектә гаепли һәм Бохара әмире Хәйдәр хозурында хөкем мәҗлесе оештыра. Әмир Курсавига үлем җәзасы белән яный. Шуңа күрә ул үз иленә кайтып китәргә мәҗбүр була һәм җәзадан шулай гына котыла ала. Туган ягында Г.Курсави мәдрәсәгә шәкертләр җыеп, аларга яңача белем бирә. Ләкин реакцион руханыйлар аңа монда да тынгылык бирми, гел янап, эзәрлекләп, өстеннән донослар язып торалар. Шулай да соңыннан аңа каршы чыгучылар иман һәм шәригать мәсьәләләре буенча барган ачык бәхәсләрдә җиңелә.
1812 елның язында Габденнасыйр Курсави туганнары белән хаҗ сәфәренә чыгып китә. Тик аңа изге җирләрне күрү насыйп булмый, ул юлда барышлый ваба чире белән авырый башлый һәм Истанбулда вафат була. Аны Төркиянең Искедар шәһәрендәге зиратка җирлиләр.
Курсавиның язма мирасы артык зур түгел, бары дистәдән артык җыентыгы гына билгеле. Татар телендә язылган “Һәфтияк тәфсире” дигән җыентыгыннан башка, барысы да гарәп телендә язылган. Галимнең “Әл-иршәде лилгыйбәд” (“Туры юлга өндәү”) дигән гарәпчә китабы мөселманнар арасында дан-шөһрәт казана. Әлеге җыентыктагы төп мәсьәлә иҗтиһад, ягъни фикъһе буенча мөстәкыйль фикер йөртү белән бәйле. Курсави фикеренчә, җәмгыять надан фикерле галимнәр белән пычранган һәм әгәр вакытында аларга каршы көрәшмәсәң, бу хәл мөселман өммәтен һәлакәткә китерергә мөмкин. Моның төп сәбәбен ул иманның чисталыгы һәм ислам диненең хакыйкый нигезләре бозылу белән бәйләп аңлата. Г.Курсави билгеләп үткәнчә, диннең бозылуы мөселманнар арасында наданлык таралу, Коръән һәм Сөннәткә игътибарсызлык, аны өйрәнүдә сүлпәнлек белән бәйле.
Габденнасыйр Курсави – җәмгыятьне агарту өлкәсендә үзеннән зур өлеш керткән фикер ияләренең берсе. Аның рационализмны яклаган карашларын XIX гасырның икенче яртысында Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри, Ризаэтдин Фәхретдин, Габдулла Бубый, Муса Бигиев кебек мәгърифәтчеләр дәвам итә. Мәшһүр галимебез хезмәтләре бүген дә үзенең актуальлеген югалтмый.
– Халкыбыз зыялы, бөек, динебез дә бөек, эчтәлеге мәгънәле, тормышчан, телебез дә матур. Телебезне сак-лау өчен тарихка, данлыклы кешеләренә игътибарлы булып, алар белән горурланырга тиешбез. Укучылары Ш.Мәрҗәни, К.Насыйри Г.Курсавины дин әһелләре арасында иң якты йолдыз, дип атый. Шундый бөек галимнәр булу рухыбызны көчәйтә, горур булырга өйрәтә. Телне саклау өчен төрле проектлар ярдәмендә милли яшәү рәвешен, гореф-гадәтләрне сак-ларга тырышабыз. Курсави, Мәрҗани, Насыйри кебек бөек затларны күбрәк искә алыйк. Матур милли үрнәк алар безнең өчен, – диде Марат Әхмәтов.
– Кеше тормышына ничек бәя бирергә? Кем булган ул Курсави? Дини реформатор. Бөек шәхеснең тормыш юлын әле дә өйрәнәләр. Бу музей ачылу да шуның бер мисалы, – диде Илшат Нуриев әлеге бинаны төзекләндерүгә, музей ясауга үз өлешләрен керткән бөтен кешегә рәхмәтен белдереп.
– 1984 елда бушап калды бу бина. Шуннан бирле нишләтергә аны, дип баш ваттык. Бик күп урыннарга хат яздык, тик нәтиҗәсе булмады. Сүтәргә дә уйладык. Һәм менә, ниһаять, ул торгызылды. Марат Әхмәтовка, Илшат Нуриевка, Вәдүт абыйга, иганәчеләргә, авыл халкына зур рәхмәт, – диде Урта Курса авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Вафина. – Китапханә ягын төзекләндерүне район үз өстенә алды. Янәшәдәге фельдшер-акушерлык пункты да читтә калмас, дип өметләнәбез.
– Бу эшне 2022 елда башлаган идек, – диде Вәдүт Вафин. – Узган ел ахырына әзер иде инде ул. Төрле сәбәпләр нәтиҗәсендә рәсми рәвештә ачылмыйча торды. Әмма музей эшләде. Авыл җирлегендә шундый музей булу белән горурланырга кирәк. Курсавиның абыйсы Габделхаликның, әтиләре Ибраһимның да каберләре табылды.
Китапханә ягында да булды кунаклар. Бер сүз белән генә дә бәяләргә була: искиткеч! Иркен, якты, зур, матур, зәвык белән бизәлгән. Җитәкчесе Лилия Вахитовага уңышлар һәм китап укучылары күп булуын телибез. Дога кергән йортның бәрәкәте була, диләр. Якуб хәзрәт Вахитов укыган дога бу бинага бәрәкәт иңдерсен, музейга да, китапханәгә дә юл өзелмәсен.
Гөлсинә Закиева