Хәрби бурычларын үтәүчеләр хөрмәтенә

2024 елның 30 сентябре, дүшәмбе

Әфганстан һәм Чечня сугышларында катнашкан Утар Аты мәктәбен тәмамлаучы ир-егетләрнең исемнәре – Мактау тактасында

14 сентябрь көнне Утар Аты мәктәбенә төрле елларда хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан, шушы мәктәпне тәмамлаган ир-егетләр җыелды.

Җыелуның сәбәбе – Әфганстан һәм Чечня сугышларында катнашкан авылдашлар хөрмәтенә Мактау тактасы һәм тарихи почмак ачылу. Мәктәп укучыларын шул дәһшәтле еллар белән таныштырып, районыбыз горурлыгы булган хәрбиләр белән очраштыру һәм патриотлык хисләрен тәрбияләү – чараның төп максаты иде.

Очрашуны Утар Аты мәктәбе директоры Руслан Низамов рәхмәт сүзләре белән башлады. “Әфганчы Фәрит Мөхәммәтгалиев әлеге стендны ачу уен җиткергәч, мин бик теләп ризалаштым. Авыл җирлеге башлыгы һәм мәктәп коллективы белән берлектә бу эшне матур гына башкардык. Бүген бирегә килгән һәркемне мәктәбебез бинасында күрүемә шатмын. Сезнең алда башымны иеп, рәхмәт әйтәм”, - диде ул.    

Мәктәпне тәмамлауга, кулларына корал тотып, Әфган җирләренә юлланган ир-егетләр шул елларны кабат хәтерләрендә яңартты.

“1983нче елда, 10нчы классны бетергәч, мине Үрнәккә шоферлыкка укырга җибәрделәр. 84нче елның апрель аенда армиягә киттем. Орнашбаштан Вагыйз Сабиров белән бер көндә киттек. Икебез дә Төркмәнстанга эләктек. Август аена кадәр бергә булдык, шуннан соң безнең юллар аерылды. 1984 елның 3 августында мин Әфганстанга киттем. Андагы 50-60 градус эсселеккә шаккаттык. Төрле операцияләрдә катнаштык. Ике ел да бер атна дигәндә туган якка кайтып киттем. Арчага кайтып җитүгә беренче итеп армиядә аерылышкан Вагыйзне очраттым. Алдан сөйләшсәң дә болай килеп чыкмас иде”, – дип искә алды Фәрит Мөхәммәтгалиев.

Әфганчы Фәрит Гомәров исә Утар Аты мәктәбен 1986нчы елда тәмамлый. Аннан соң Әтнә техникумына укырга керә. Бер елдан армиягә алынып, Ерак Көнчыгышка чик буе гаскәрләренә җибәрелә. “Мин Амур елгасы буенда хезмәт иттем. Елдан артык хезмәт иткәч, безне өч көн эчендә җыеп, яңа киемнәр биреп, Әфган җиренә алып киттеләр. Анда кергәч тә, башта өйрәнүләр уздык. Аннан инде йокы күрмәдек. Бик эссе иде. Хәрби машинада йөрдем. Шул машинада яшәдем дисәң дә була. Пост командиры идем. Үзем өчен генә түгел, бергә хезмәт иткән егетләр өчен җаваплы булдым. Әфганстанда икәнемне якыннарыма әйтмәдем, кайткач кына белделәр. 1989 елның 1 маенда авылга кайтып җиттем”, – дип сөйләде ул.

Биредә чыгыш ясаган һәркем мәктәптә башлангыч хәрби әзерлек дәресләре буенча белем бирүче укытучылары Илсум Садыйковка рәхмәт сүзләрен җиткерде. Лаеклы ялда булучы мөгаллим дә очрашуга килгән иде. Укучылары белән горурлануын, алар белән узган дәресләрнең истә булуларын әйтте ул. “Тәнәфес саен минем кабинетка йөгереп керә иде егетләр. Автомат сүтеп-җыябыз. Калган укытучылар, нишләтәсез соң аларны, сезнең кабинеттан чыкмыйлар да, дип сорыйлар иде. Армиядә кирәк булыр дип, мин дәресләрдә күбрәк практикага басым ясадым”, – диде Илсум Садыйков.

Арча районы “Сугышчан туганлык” оешмасы җитәкчесе Сергей Баһаветдинов чыгышында укучыларга мөрәҗәгать итте. “Әле кайчан гына бу абыйлар да сезнең кебек шушы мәктәп укучылары иде. Бөтенләй көт-мәгәндә аларга кайнар нокталарда хезмәт итәргә туры килгән. Бүген горурланып сөйләрлек кешеләр. Мәктәбегездә аларның исемнәре Мактау тактасында эленеп торачак. Сез дә алар кебек булырга омтылыгыз. Иң яхшы укучы, иң яхшы спортчы кебек мактаулы исемнәрегез стенада эленеп торсын. Ә киләчәктә укытучыларыгыз сезнең турында горурланып сөйләрлек булсын”, – диде ул.

Сергей Баһаветдинов бирегә килгән әфганчыларга совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 35 ел тулу уңаеннан медальләр дә тапшырды. 

Истәлекле чарада шулай ук авыл җирлеге башлыгы Альбина Мөхәммәтгалиева һәм хәрби-космик гаскәрләрнең запастагы подполковнигы Булат Нуриәхмәтов чыгыш ясады. Очрашуның югары дәрәҗәдә оештырылганлыгын әйтеп, мактау һәм рәхмәт сүзләрен җиткерде алар. Авыл мулласы Фәнис Мостафин яу кырында ятып калганнарның рухына дога кылып, үзенең армиядә хезмәт иткән елларын искә алды. 

Чыгышлар укучылар һәм укытучылар тарафыннан әзерләнгән концерт номерлары белән үрелеп барды. Алар һәркайсы ватанпәрвәрлек, туган илгә мәхәббәт хисләре белән сугарылган иде.   

 

Гөлнур Миннебаева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International