ИГЪТИБАР !Грипп һәм ОРВИ ны профилактикалау мәсьәләләре буенча кайнар линия

2024 елның 4 октябре, җомга

2024 елның 30 сентябреннән 11 октябренә кадәр Россиянең барлык төбәкләрендә Роспотребнадзор грипп һәм ОРВИны профилактикалау мәсьәләләре буенча кайнар линия ача. Аерым алганда, белгечләр вакцинация һәм специфик булмаган профилактика чаралары турындагы сорауларга җавап бирәчәк.  Әлеге чара кысаларында Арча районы халкы кызыксындырган сораулар буенча «Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗның Биектау филиалы Арча бүлекчәсе белгечләренә 3-18-30 телефоны аша мөрәҗәгать итә ала. Белгечләр сезгә гриппка каршы прививканы кайда ясатырга, вакцинациягә ничек дөрес әзерләнергә, гриппка каршы прививканы башка прививкалар белән яраштырырга мөмкинме, прививкага нинди штаммнар керә, шулай ук специфик булмаган профилактика чаралары турында сөйләячәкләр һәм ата-аналарга балаларны сезонлы авырулардан ничек саклау турында киңәшләрен бирәчәкләр.   Федераль дәрәҗәдә тәүлек буена Роспотребнадзорның бердәм консультация үзәге эшли— 8 800 555 49 43 (шалтырату бушлай).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International