Света Мөбарәкшина: “Бүген яңгыр ява. Тәрәзәгә карап мин елыйм. Минем белән бергә табигать тә елый. Бар да ана йөрәгендә бит”
Ике улын, башта Фирзәрен, аннан Искәндәрен махсус хәрби операция зонасына озаткан ана күңеле сабыйлары өчен телгәләнә.
– Әни, Мирҗәмнән Карлыгач апаның (авылда Светаны Карлыгач дип йөртәләр) икенче улы да (ирем Мирҗәмнеке, шуңа аларның үзләрен дә, балаларын да беләбез) махсус хәрби операция барган зонага киткән. Контракт төзеп, – дип кызым кайтып әйткәч, беренче булып аналарын күз алдына китердем һәм күңелдә аның белән аралашу теләге туды.
– Дөресме, Карлыгач?
Беренче соравым шул булды.
– Әйе. Быел августта контракт төзегән. Бер омтылган иде инде ул. “Энекәш анда булсын, без тыныч кына монда ятыйкмы”, – дигән иде ул чакта. Шулай да безнең сүзне тыңлады, калды. Әмма озакка булмаган икән. Тынычланганыбызны гына көткән, күрәсең. Беребезгә дә әйтмичә контракт-ка кул куеп чыккан. Хатыны шалтыратып әйтте. “Китәм булгач, китәм”, – диде шул Искәндәр. Айга якын хәбәре булмады. Аннан үзе элемтәгә чыкты. “Телефоннарны җыеп алалар. Аптырамагыз”, – диде. Сөйләшеп тордык. Бер атнадан соң: “Алгы сызыкка кертәләр. Күпмегә икәнен белмим. Борчылмагыз, бар да яхшы булыр”, – диде. Әле хәбәре юк. Көтәбез, – диде ул. – Әти-әнине тыңламый шул алар. Нәрсә уйларга да белмим.
Озак кына сөйләшеп тордык Карлыгач белән. Ана ананың йөрәген аңлый, тоя, елашып та алдык. Мобилизациянең беренче көннәрендә үк махсус хәрби операция барган зонага киткән Фирзәре ун көнгә ялга кайткан булган. Әле шушы көннәрдә генә яңадан киткән. Күңеле шуңа да нечкәреп калгандыр ананың.
– Каршы алулары бик күңелле, әмма озатулары бик яман”, – ди Карлыгач. – Әтиләре Кәрим үзенчә борчыла. Ул да сиздермичә генә елап ала. “Үзләре сайлаган язмыш. Чын ир-егет булуларын күрсәтәселәре килде, нишли алабыз”, – ди. “Әни, әйтте диярсең, без сезнең горурлыгыгыз булырбыз әле. Вакыт үткәч, безнең белән горурланып торырсыз”, – дип язган мине үзенчә юатып Искәндәр. Минем язмышым кабатланмасын. Әти дип әйтергә тилмереп, кимсенеп үстем. Кәримгә кияүгә чыккач кына үземне әтиле дә дип хис иттем.Тормыш дәверендә авырлыклар күп булды. Барысына да балалар хакына түздем, балалар ятим булмасын, дидем. Оныкларым ятим калмасын, әти дияргә әтиләре булсын. Бөтен теләгем шул.
Светлана Казахстан якларында туа. Әнисен яшь вакытында авырлы килеш егете ташлап китә. Шунда Казахстан якларында яшәүче апасы аны үз янына алдыра. Казах егетенә кияүгә дә чыга, кызы Света, бер елдан уртак балалары туа. Света үги әтисе өчен артык кашыкка әверелә. Хат аша бу хакта хәбәрдар булган Мирҗәмдә улы белән яшәүче әбисенең йөрәге түзми, баланы кайтарырга куша. Апасының кызы Рәсүлә дә кайта. Апалы-сеңелле булып әби янында үсә кызлар.
– Апа ун сыйныф тәмамлады да чыгып китте, мине әбиемнең җибәрәсе килмәде. “Мин сезне үстердем, ялгызымны гына калдырасызмы?” – диде. Әни бик тә укуны дәвам итүемне теләде. Ярдәм итеп торды. Дүрт бала тапты ул. Ел саен җәен шулар белән кайта иде. Тик исерек ир белән рәхәт күрмәде. Аннан аерылып, олыгайган көнендә үзенә пар тапты, уртак кызлары да булды. Бик яхшы кеше иде, әнине дә яратты, безне дә якын итте. Тик... әнием 61 яшен дә тутырмыйча йөрәк өянәгеннән үлеп китте. Аяныч язмыш...
Әбисе сүзен тыңлап Света-Карлыгач авылда кала. Һәм 1985 елдан башлап Мирҗәм фермасында башта дуңгызлар, аннан бозаулар карый. 18 яшендә Кәрим исемле егеткә кияүгә чыга.
– Авылда Нөнилә апа белән Гөлнур апа бар иде. Шуларга мунчага кердек. Алар фермада эшләде. Мин булышырга йөрдем. Мәктәпне тәмамлаганнан соң ферма мөдире Гаденан абый мине фермага чакырды, үзеңә бер группа бирәм, кил, диде. Киттем шул. Һәм 1985 елдан башлап бер тапкыр да ялга чыкмыйча 35 елдан артык шунда эшләдем. Кәрим белән без ике ел очрашып йөрдек. Армиядән кайткач өйләнештек. Беренче һәм гомерлек мәхәббәтем ул минем, – дип истәлекләре белән уртаклашты Света.
1987 елның 18 декабрендә Искәндәр туа, балага бер яшь тә ике атна булганда, 31 декабрьдә Илгизәре дөньяга килә, ә Фирзәр олы абыйсыннан сигез яшькә кечерәк. Балалар, эш, йорт, дип гомер үткәнен сизми дә кала. Башта дуңгызлар карый Карлыгач, гөрләп торган дуңгыз фермасы таркалгач, бозаулар группасын бирәләр. Ул да бетә. Хәзер Карлыгач Пөшәңгәр фермасында каравылчы, Кәрим төрле эштә. Йорт салып чыгалар. “Кечкенә генә өйдә өч бала үстердек. Хәзер болын кадәр йортта икебез генә калдык. Дөрес, балалар кайта, алар булганда өй гөрләп тора”, – ди ул. Терлекләр асрыйлар. Барысы да – ике сыеры, бозаулары, кош-кортлары бар. Авыл кешесенә эш муеннан.
– Балаларның өчесе дә Апаз мәктәбендә белем алды. Искәндәр Казанда училищеда, Илгизәр белән Фирзәр Үрнәктә көллияттә. Эшләделәр, үзләренә машина алдылар. Өчесе дә армиядә хезмәт итеп кайтты. Фирзәр Мәскәүдә парадта да катнашты. Аннан гаилә кордылар. Илгизәр беренче өйләнде. Сәрдәбаштан Люцияне алып кайтты. Ике уллары бар. Искәндәр дә Гөлүсә белән бер кыз, бер малай үстерә. Төпчегебез Фирзәр белән Гөлиянең улларына өч яшь. Өчесе дә Арчада яши, Казанда төзелештә эшлиләр. Фирзәрнең ипотекага фатир алырга аз гына калган иде, мобилизациягә эләкте.
– Әни, нинди сүз әйтәсез, ничек калып булсын? Кемдер сак-ларга тиештер бит инде илне? – диде Фирзәр калып булмыймы соң, дип өзгәләнүемә каршы. Нәрсә әйтә ала идем? Исән-сау гына кайтсыннар, – диде Светлана Мөбарәкшина. – Майда миңа 57 яшь тула, өч бала белән лаеклы ялга чыгам. Балалар куанычы күреп яшәргә язсын.
Аналар һәм балалар. Гомере буе бала, дип яши ана. Аның өчен ут йотып тора. Ике баласын яу кырына озаткан әнинең күңелендә ниләр барын ул үзе генә белә. Күпме генә сөйләштек, шул арада да Света берничә тапкыр яшькә буылып, сүзен әйтә алмый торды. “Көне шундыймы, бүген бигрәк моңсу. Иртәдән яңгыр ява. Тәрәзәгә карап мин елыйм. Минем белән бергә табигать тә елый. Бар да ана йөрәгендә бит”. Ә аның йөрәгенә иң зур дәва – Искәндәре белән Фирзәре исән-сау кайтсын, гаиләләрендә һәрвакыттагыча бәхет хөкем сөрсен, балалары әти, дип үссен.
Гөлсинә Зәкиева