Тәлгать Мостафин гаделлек җиңәргә тиеш, дигән принцип белән яшәде
1978 ел. Укытучыларның август киңәшмәсе бара. Районның беренче секретаре Харис Зәйнуллин залдан килгән сорауларга җавап бирә.
Менә ул кулына чираттагы бер кәгазен алып укый башлады: “Иптәш Зәйнуллин! Тәлгать Нурзадович язган, Сез укыган докладлар өчен иптәш Мостафинга докторлык булмаса да, кандидатлык дәрәҗәсе бирергә вакыттыр инде...“
Зал тып-тын. Харис Зиннәтуллович бераз уйланып торды да: “Әйе, чыннан да ул моңа лаек!“ – диде. Әлеге төрттермәле сорауны ул укымый да калдыра алган булыр иде, әмма Харис Зәйнуллин кешеләрне бәяли белә иде, ул райкомның пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире Тәлгать Мостафинны бик тә хөрмәт итте. Әле менә Тәлгать Нурзадовичны соңгы юлга озатканда ул чорда район башкарма комитеты рәисе булып эшләгән Ислам Зәкиев тә шул турыда әйтеп үтте: “Алар югары партия мәктәбендә бергә укыганнар. Зәйнуллинның Мостафинның группада башкалардан күпкә аерылып торуы турында сөйләгәне булды, аңа бик тә хөрмәт белән карый иде“.
Мине 1977 елның августында райкомга инструктор итеп алдылар. Пропаганда һәм агитация бүлегендә без өчәү, турыдан-туры җитәкчебез – Тәлгать Мостафин. Аз сүзле, бик тә тыныч кеше. Берәүгә дә каты бәрелми, дөресен әйткәндә, баштарак аның нинди кеше икәнлеген аңлап та бетерми идек. Ара-тирә ул без утырган кабинетның ишеген ачып карый да, берни әйтми китеп бара. Тикшереп йөри ахрысы дип, шикләнеп тә куя идек. Тик тора-бара бу аның бер гадәте генә икәнлегенә инандык, кабинетта булмаганда да син кайда идең, дип сораганы булмады.
Бервакыт мөдиребезне кинәт кенә РОНО мөдире итеп күчерделәр. Әтнә районы белән бергә вакыт. Укытучыларның август киңәшмәләре Арча һәм Әтнә зоналарында аерым үтә иде. РОНО мөдире Әтнәдәге киңәшмәдә доклад укырлык хәлдә булмаган, шул көнне үк эшеннән азат иттеләр.
Кичтән Тәлгать Нурзадович урынына кемне куярлар инде, аның белән эшләве рәхәт иде, дип таралыштык. Иртән эшкә килсәк... Тәлгать Нурзадовичыбыз кабинетында язып утыра. “Сезне сагынып кайттым“, – диде күзлек астыннан гына елмаеп. Үзе әйтмәсә дә, төнлә Зәйнуллин шалтыратып кире кайтырга кушкан, диделәр. Менә шулай бер көн РОНО мөдире дә булып алды ул.
Мин райкомга күчәр алдыннан биш көнлек эш атнасы кертелде, шимбә, якшәмбе ял итәсе. Әйбәт бит! Тик райкомда бу рәхәтлек чикләнгән булып чыкты – шимбә ярты көн эшлисе икән. Ничек инде алай, дип аптырыйм. “Әнә Тәлгать Нурзадович аркасында“, – диләр.
Райкомда да ике көнлек ялга күчкән булганнар. Зәйнуллин шимбә көннәрне кабинетларны ачып карый икән – бары тик бер безнең мөдир генә эшләп утыра. Шуны күреп беренче башкаларга да шимбә ярты көн эшләргә дигән әмер бирә.
Беркөнне гомуми бүлек мөдире Фәрт Сабирович мине чакырып алды да бер партия заданиесе бирде. Балык күленә төшеп секретарьларга дигән балыкны алып менәсе. Беренченең шоферы Мансур белән (өч беренче белән эшләде ул) балыкны алып мендек. Мин мөмкинлектән файдаланып мөди-ребезне дә балыклы итәргә булдым. Кабинетына кереп: “Тәлгать Нурзадович, бераз балык бар иде...“ – дидем. “Нинди балык? Каян алдың, документы бармы?“ – диде ул күзлек астыннан карап. Ник кергәнемә үкенеп йөрдем әле.
Әлеге вакыйга турында “Известия“ колхозының легендар рәисе, Социалистик Хезмәт Герое Мирбат абый Хәстиевкә сөйләгән идем. Аларның әниләре бертуганнар. Мирбат абыйның хатыны Рәсидә апа Казанбашта укыганда безнең сыйныф җитәкчесе иде.
– Син бер дә аптырама, – дигән иде Мирбат абый. – Мин аңа май бәйрәме алдыннан күчтәнәч итеп шофер аркылы ит менгерткән идем. Ул аны алмыйча кире төшертте...
Тәлгать Нурзадовичка бер елны партия, район алдындагы хезмәтләрен исәпкә алып өч бүлмәле фатир бирмәкче булдылар. Берәү булса кош тоткандай чабар иде, әмма Тәлгать Нурзадович: “Төн чыкканчы уйлыйм әле“, – ди. Икенче көнне: “Кайгыртуыгыз өчен рәхмәт, ләкин мин күчмәскә булдым, мохтаҗрак кешеләргә бирегез“, – дип баш тарта.
Менә шундый гаделлек эталоны булган шәхес иде ул Тәлгать Нурзадович. Бер төрле сөйләп, икенче төрле эшләү аның өчен ят иде. Соңгы юлга озатырга килүчеләр дә: “Чын коммунист иде!“ – дип сөйләшеп тордылар.
Тәлгать Нурзадовичның район газетасы мөхәррире булып эшләгән еллар үзгәртеп кору, хәбәрдарлык чорына туры килде. Ул еллардагы газеталарны бүген дә гаҗәпләнеп укыйсың – нинди кыю, батырлыкка тиң язмалар дөнья күргән аларда! Болар өчен мөхәрриргә югарыдагылардан аз эләкмәгәндер, әмма ул без – журналистларга тел-теш тидертмәде, бар ударны үзенә ала килде.
“Арча хәбәрләре“ газетасы, “Арча“ радиосы редакцияләре коллективлары Тәлгать Нурзадовичның гаиләсе, якыннарының кайгыларын уртаклаша, аның якты истәлеге газетабыз тарихы битләрендә лаеклы урын алыр.
Ильяс Фәттахов