И-и, әни, әни бит син!

2024 елның 8 ноябре, җомга

Корайван авылыннан хезмәттәшебез Ильяс Фәттаховның беренче укытучысы Нурдилә Хәбибуллинаның өенә бардык. 90 яшь тулу уңаеннан

Нурдилә апа Югары Курсада яши. Тау башындагы авыл. Капка төпләренә килеп туктагач, табигать хозурлыгына сокланып басып тордык. Өйләре нәкъ тау башында. Ә аста чишмә, агачлар, елга, аннан китә басу... Монда сандугачлар сайравы йөрәкләргә шифа булып ятадыр...

Шуларны уйлап, матур челтәрле капканы ачып, ишегалдына үттек. Андагы тәртипкә, чисталыкка тагын бер кат сокландык. “Эх, бакча тулы чәчәк иде, көз бит, җыештырып алдык инде”, – дия-дия шау-гөр килеп кызы Надирә каршы алырга чыкты. Чып-чын, матур авыл өенә кердек. Ап-ак яулыктан, чәчәкле матур зәңгәр күлмәктән Нурдилә апа да түр яктан чыгып җитте. Җылы итеп күрештек.

Укытучы апа... Йомшак итеп сөйләшүе, үз-үзен тотышы, тыйнак кына елмаюы – чын укытучы менә шундый булырга тиештер дигән уй-хисләр йөгереп үтте баштан. “Безнең әни бер дә кычкыра белмәде, безгә дә,  мәктәптәге балаларга да!” – дип кочаклап алды Надирә әнисен. Ә Нурдилә апа елмая...

Нурдилә апа тумышы белән Урта Курса авылыннан. 1934 елда туган. Ике кыз үсә алар. Апасы Наилә дә шушы Югары Курсада яши. Күршедә генә диярлек. 93 яшьтә. Сугыш чоры балалары. Сугыш башланганда Нурдиләгә 7 яшь тә тулмаган була. Әтисе Якупның сугышка киткәнен бик хәтерләми. Кая сугышның ни икәнен аңласын ул, бала гына бит әле. “Мин елаганымны беләм, сыер кайтмаганга. Елый-елый сыер эзләп йөрим. Күрше әбисе, елама-елама, синең әтиең сугышка китми әле, аңа кәгазь килмәгән, дип мине юата. Кәгазь килгән булган инде. Әти Суслонгер лагерена эләкте. Әни анда барып кайтты. Бәрәңге кабыклары ашыйлар, эзләнәләр, суык, дип, бик борчылып кайтты. И-и, җаным, әни колхозда үгез дә, сыер да җикте,  эшләмәгән эше калмады. Әти сугыштан 1947 елны гына кайтты. Шахтада да эшләгән әле ул. “Яшәү белән үлем арасында” дигән әсәрне укыгач, әти, күңеле тулып, без күргәннәр язылган бу китапка, диде... 72 яшькә кадәр яшәде. Әни 81 яшьтә китеп барды”.

Әтисе сугышка кадәр дә, кайткач та бригадир булып эшли. Әнисе Рәхимә апа колхозчы. Алар икесе дә Югары Курсадан. Урта Курса авылына башка чыкканнар. Әтиләре биш малай бер кыз үскәннәр. Сугыштан исән-сау кайтканнар. Балалар Югары Курса мәктәбенә йөреп укыйлар. Урта Курсада кибет тә, мәктәп тә булмый. Нурдилә 7 сыйныфны тәмамлагач, Арча педагогия училищесына укырга керә. “Мәктәптә укыганда ук укытучы булырга хыялландым, – дип сөйли. – Бик тә укытучы буласым килде. Училищеда 4 ел укыдык. Аны тәмамлагач, без укытырга юллама белән  китмәдек. Сугыш арты еллары. Балалар аз. Кем каян эш таба – шунда урнашты. Яңа Чүриле районы Иске Мичән авылында (хәзер ул Саба районына керә) яңа елга кадәр укыта, анда эшләгән укытучы бала тапкач, үз урынына эшкә чыга, аннан Нурдилә Югары Симет авылында тарих укыта. Тарихны бик ярата. Алан авылында ике ел эшли. Аланнан Корайванга килә. Корайванда озак еллар башлангычларга белем бирә, соңыннан үзе яшәгән Югары Курсада  башлангычларны укыта. 3 ел пенсиягә чыккач та эшли.

– Әни иртән иртүк эшкә чыгып китә, – дип сүзгә кушылды кызы Надирә. – Югары Курсадан Корайванга җәяү йөреп эшли. Безнең кечкенә вакыт. Миңа алты, энем Дамирга 3 яшь. Безне әни өйдә бикләп калдыра. Энем белән бик дус идек. Хәзер дә шулай. Кечкенәдән мин энемне җитәкләп кенә йөрттем. Берәүдән дә кыерсыттырмадым. Үзе дә бик әйбәт. Ул әнигә, сез безне шундый итеп тәрбияләгәнсез, без кешегә “юк” дип әйтә белмибез, ди.

Надирә мәктәпне тәмамлауга Казанга эшкә чыгып китә. Аннан техникум тәмамлап, Арчада БТИда эшли. “Нишләп сез укытучы булмадыгыз?” – дип сорыйм. “Миннән гел сез укытучымы әллә дип сорыйлар. Кыяфәтем шундыйдыр инде. Укытучы баласы бит, – дип елмая Надирә. – Әнинең ничек эшләгәнен күргәнгә укытучы булмадым. Тикшерергә бер кочак дәфтәр алып кайтыр иде, җаным. План язар иде. Бер дәрестә 45 минут эчендә өчәр,  дүртәр  класс укытты. Балалар күп. Берьюлы әти белән мунчага кереп киттеләр. Әнине мунчадан агитбригадада чыгыш ясыйсы бар дип алып чыгып киттеләр”. Нурдилә апа агитбригадада Фатих Кәримнең “Кыңгыраулы яшел гармун”ын малайлар булып киенеп сөйли торган була. Бии. Бергәләшеп җырлыйлар да. Агитатор да була. Басуга барып, эшләгән комбайнчыны туктатып, газета укыйлар, дөнья хәлләре белән таныштыралар.

– Ул мәктәп төшкә кереп алҗыта, – ди Нурдилә апа.  – Балалар парта өстеннән йөри икән дим, тавыш, кычкырыш. Планым юк икән дим, тикшерергә килгәннәр. И, Ходаем, планым бар бит, өйдә калган – шулай дип әйтермен инде, дим. Төшкә киресе керә бит ул.  Ул көндәлек план, бер атналык, бер айлык план... Өч класска, һәркайсына дүрт дәресне санаганда, бер көнгә 12 план килеп чыгамы?! Ел ахырына план дәфтәрләре өелеп торыр иде. Тормышта да план белән яшәдем. Быел нәрсә эшләргә, киләсе елга? Бу йорт-җирләр плансыз гына эшләнмәгән инде!

– Суыткычында ит тулып тормаса, әни әни булмый инде ул. Әнинең ашы бик тәмле була, ашап туймыйсың. Фарштан ярымфабрикатлар да әзерләп алып кайтабыз, – диде Надирә.

Улы Дамир төзелеш институтын тәмамлый. Водоканалда инженер булып эшләгән. Аннан соң Казанда канализация буенча үз эшен ача. Мәчетләргә һ.б.га ярдәм итә.

– Без апа белән Югары Курса авылы егетләренә кияүгә чыктык, – дип сөйләвен дәвам итте ветеран укытучы. – Иптәшем Илдар “АТХ”да шофер булып эшләде. Кибетләргә товар ташыды. Бик әйбәт кеше иде. Мотоциклда һәлакәткә очрап, 47 яшендә вафат булды”. “Ул вакытта мин мәктәптән соң Казанда бер ел эшләгән идем, – дип, сүзгә кушылды кызы Надирә. – Ә Дамир 8 сыйныфта. Шул вакыттан әни берүзе тормышны тарткан кеше. 25 сутый бакча. Без хәзер өч чиләк бәрәңге утыртабыз. Ах-вах киләбез. Трактор бакчаны казып китә, әни шуны яңадан казып куя. Балалар, алайса җир каты була, дип. Әни бервакытта да кешедән әйбер сорамады. Үзе черәшсә черәште, кешегә ялынмады, ир-атлар белән беррәттән барды. Хәзер уйлыйм да, йөрәкләрем жу итеп китә. Килен Люциягә дә дә бик әйбәт ул, минем иптәшем, кияве Рәшиткә дә үз улына караган кебек карый. Әни әле дә бик эшләр иде, тез башлары авырта”.

– И-и, әни, – дип кочаклап алды Надирә. – Әни, әни бит син...

...Кышын кайвакыт Арчага кызы Надирәгә мунчага килә. Мунчадан чыккач, чәйләр эчкәч, кияү кайтарып куй дия башлый инде ул. Алайса авылда өйдә тәрәзәләрдә ут янмый, нәүмиз була... Шөкер, бүген тәрәзәләрдә ут бар. Ветеран укытучы газета-журналлар укый, телевизордан яңалыклар тыңлый... Песие дә янәшәсендә генә. Балалары кайтып тора. Бәхет турында да сөйләшеп алдык. Бәхетне ана балаларында, оныкларында күрә.

Нурдилә апа, бәхетле сез, балаларыгыз әйбәт, кадер-хөрмәттә яшисез. Исән-сау булыгыз, балалар, оныклар куанычы белән яшәргә язсын!

...Урамга чыктык. Менә улы Дамир да кайтып җитте. Дүшәмбе көн булуга карамастан әнисенең хәлен белергә, аякларына дәва препаратлары алып кайткан. Әни турында сүз башлагач, Дамирның күңеле тулды... Менә нинди балалар үстергән ана ул Нурдилә апа!

 

Румия Саттарова

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International