Әңгәмәдәш – Арча районы буенча эчке эшләр бүлегенең җинаятьләрне эзләү бүлекчәсе өлкән оперуполномоченные Илсур Галимуллин.
– Илсур Мәхмүтович, мошенниклардан алдану очраклары турында кат-кат сөйләшсәк тә артык булмастыр.
– Кызганыч, мошенниклардан алдану очраклары булып тора. Быел Арча районында 178 алдану очрагы теркәлгән. Шуның 47се кәрәзле элемтә операторлары исеменнән шалтыратучы мошенниклардан алданган. Бүген нәкъ менә шул турыда сөйләшербез. Алдану очраклары арта бара.
– Нинди юл белән алдыйлар?
– Мошенниклар кешегә кәрәзле элемтә операторы исеменнән дип ялганлап шалтыраталар яки хәбәр җибәрәләр. Ялганлау схемасының биш төрле баскычын кулланалар. Башта ялганчы оператор сезнең sim-картагызның срогы чыга, килешүне озайтырга кирәк, алайса номерыгыз икенче кешегә биреләчәк, дип шалтырата. Килешүне озайтыр өчен беркая да барып йөрисе юк, барысын да телефоннан дәүләт хезмәтләре аша эшләп була, дип ышандыралар. Мошенник алданучының дәүләт хезмәтләре порталына керергә омтыла. Ә анда керү өчен портал код сорый. Ә код алданучыга килә. Мошенник шул кодны үзенә җибәрүне сорый. Чынбарлыкта бу код алданучы кешенең дәүләт хезмәтләре порталы аккаунтындагы парольне алмаштыру өчен кулланыла торган код була. Алданучы код хәбәрен алуга бу кодны мошенникка җибәрә.
– Шулай итеп, мошенникка алданучы кешенең дәүләт хезмәтләре шәхси кабинетына керү юлы ачыла.
– Әйе. Мошенник алданучының шәхси кабинетына керә һәм парольне алмаштыра.
– Һәм алданучы үз шәхси кабинетына керә алмый.
– Кызганыч, дөрестән дә шулай. Мошенник алданучыга тагын шалтырата. Янәсе хокук саклау органнары хезмәткәре (полициядән, тикшерү комитеты, ФСБ яки прокуратурадан һ.б.) сезнең дәүләт хезмәте шәхси кабинетыгызны җимергәннәрен белгән һәм сез мошенниклар һөҗүменә дучар булгансыз, нәтиҗәдә банк исәпләрегездәге акчаларыгыздан колак кагарга мөмкинсез. Янәсе мошенниклар сезнең исемгә кредитлар алу өчен гаризалар биргәннәр. Хәтта ышандырыр өчен мошенник рәсми формадагы киемнән видеоэлемтә оештырырга мөмкин.
– Алга таба мошенник алданучыга нәрсә тәкъдим итә?
– Тиз арада алданучы банк исәпләрендәге акчаларын алырга һәм “ышанычлы” исәпләргә салырга тиеш. Алайса акчасыз калачак. Ә “ышанычлы” исәпләр реквизитларын мошенниклар әйтеп торып яздыра. Шуның белән тукталып калмыйлар, алданучыны кредит алырга ышандыралар. Янәсе кредитны мошенникларга кадәр алырга өлгерергә кирәк. Ә алган кредит акчасын шул ук мошенникларның “ышанычлы” банк исәпләренә салырга. Үзара сөйләшү, аралашу вакытында бу турыда башкаларга белгертмәскә кушалар, янәсе моның өчен җинаять җаваплылыгы каралган.
– Илсур Мәхмүтович, язып, сөйләп торалар, ә барыбер дә алданалар. Халыкка киңәш-теләкләрегез?
– Элемтә операторлары, полиция, тикшерү комитеты һәм ФСБ исеменнән шалтыратучылар күрсәтмәләрен телефон аша беркайчан да үтәмәгез, смс-хәбәрләр аша килгән кодларны, банк мәгълуматларын беркая да һәм беркемгә дә җибәрмәгез, белгертмәгез. Алданмагыз!
Румия Саттарова