Ике бәйрәм бер көндә

2024 елның 15 ноябре, җомга

Гомере буе халык иминлеге сагында торучы райондашыбыз Хәлиулла Хәбибуллин һөнәрен дәвам итүчеләр өчен үрнәк булып тора

Хөрмәт белән искә алырлык, горурланып сөйләрлек хезмәт юлы бар аның...

10 ноябрь – Хәлиулла Хәбибуллин өчен икеләтә бәйрәм. Гомер бәйрәме, туган көне белән бер көндә ул, ел саен, һөнәри бәйрәме, РФ Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көнен дә билгеләп үтә.

Быел исә Хәлиулла ага бу көндә 90 яшен каршы алды. Юбилярны аның дәвамчылары район буенча эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Айдар Баһавиев, ведомстводан тыш сак бүлеге җитәкчесе Рамил Фәйзрахманов, район буенча эчке эшләр бүлеге ветераннар советы рәисе Һашим Гарәпшин, отставкадагы милиция капитаны Илдар Маликов котлады.

“Хәлиулла Хәбибуллович, безнең өлкәдә эшләүче кешеләр арасында һөнәри бәйрәмдә туган көнен билгеләп үтүче кешеләр Татарстанда икәү генә. Аның берсе – сез. Гомер буе намус белән эшләдегез, бик зур рәхмәт, исәнлек-саулык телибез сезгә”, – дип, Айдар Баһавиев җылы теләкләрен җиткерде.

Котларга килүчеләр ветеранга Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Бәйрәм табыны артында хатирәләр барланып, төпле киңәшләр бирелде.

Хезмәт һәм тормыш юлы

Хәлиулла Хәбибуллин Апаз авылында крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Җиде еллык мәктәптә укыганнан соң, Мари Илендә урта мәктәпне тәмамлый. Биредә ул мари, удмурт, рус телләрен тирәнтен өйрәнә.

 Хәлиулла Хәбибулла улы туган авылында китапханәче, клуб мөдире вазыйфаларын башкара. Аның оештыру сәләтенә, кешеләр белән аралашу осталыгына күпләр соклана.

1954 елда егет армия сафларына алына һәм Казахстанда өч ел элемтәче булып хезмәт итә. 1957 елда комсомол юлламасы белән Балтач милиция бүлегенә эшкә алына. Берникадәр вакыт эшләгәннән соң, яшь белгечнең тырышлыгын күреп, Алабуга махсус юридик милиция мәктәбенә укырга җибәрәләр. Ике елдан соң ул лейтенант дәрәҗәсен ала. Яр Чаллы милиция идарәсенең социалистик милекне урлауга каршы көрәш бүлегендә эшли башлый.

“Ул елларда ялган акчалар белән эшләүче җинаятьчеләр төркемен кулга алдык. Алар тиешле җәзаларын алды. Шул вакытта миңа СССР эчке эшләр министрлыгының исемле сәгатен бүләк иткәннәр иде”, – дип искә ала Хәлиулла ага.

Озакламый ул Арча районы эчке эшләр бүлегенә кайта һәм хезмәт юлын шул юнәлеш буенча дәвам итә. Читтән торып СССР эчке эшләр академиясен тәмамлый.

1968 елда Хәлиулла Хәбибул-линны Арча районы милиция идарәсе белән бер составта булган Әтнә милиция бүлегенә – җитәкче, 1972 елда Саба районының эчке эшләр бүлегенә җинаять эшләрен ачу буенча җитәкче урынбасары итеп билгелиләр. Хезмәттәге уңышларын күреп, Хәлиулла аганы Әлки районы милиция идарәсенә җитәкче итеп юллыйлар. Кадрлар белән тиешенчә эшләүгә игътибар биреп, макталып эшли биредә. Яңа ике катлы бина төзелүдә дә аның роле зур була.

1979 елда яңадан Арчага кайта һәм хезмәтен милиция идарәсе җитәкчесе урынбасары булып дәвам итә. Күп кенә җинять эшен ачып, җинаятьчеләрне кулга алган вакытларын бер тарих итеп сөйли Хәлиулла Хәбибуллин.

1987 елда милиция майоры булып лаеклы ялга чыга. Ә аңарчы алты ел Арчаның ведомстводан тыш сак бүлеге җитәкчесе була. Ул тик утыручылардан түгел. Арча эчке эшләр бүлеге ветераннар советы рәисе булып сайланып, хезмәттәшләренә ярдәм итүен дәвам итә.

Хәлиулла Хәбибуллин – хез-мәте югары бәяләнеп, күпләгән медаль, мактау кәгазе, рәхмәт хатлары алучы шәхес. Күп кенә яшь белгечләрне өйрәтүче, эш алымнары белән бүлешүче дә ул. Бүген бу өлкәдә хезмәт куючылар Хәлиулла аганы өлге итеп ала.

Рәхмәт сүзе

“Сайлаган һөнәренә тугры калып, гомере буе халык иминлеге сагында торучы әтиебезне хөрмәтләп килүче җитәкчеләребезгә чиксез рәхмәтләребезне җиткерәбез. Әтиебезгә әйткән җылы сүзләрегез, бүләкләрегез һәм игътибарыгыз үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын,” – ди Хәлиулла Хәбибуллинның балалары һәм оныклары.

 

Гөлнур Миннебаева

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International