Шушы көннәрдә Ашабаш авылының уңган хатын-кызлары: Зөрия Гыйниятова, Венера Ганиева, Динә Хәлиуллина, Фирдәвес Кәлимуллина, Наилә Афзалова, аның кызы Ләйлә, килене Адилә Афзаловалар, Кәчедән кодагыйлары Энҗе Әхмәтҗанова, Эльмира Мөхәммәтшина, үзләренең яшь чакларында өмәләрдә катнашуларын искә төшереп, барлык шартларын туры китереп, Афзаловлар йортына “Каз өмәсе“нә җыелды.
Яшь чакларын искә төшереп дип әйтү юкка түгел, чөнки авылда каз өмәсе үткәрү электән килгән йола. Заманында авылның болыны тулы каз көтүе йөргән вакытларда, ул кадәр казны өмә уздырмыйча ничек йолкып бетермәк кирәк ди?!
Авылларда каз асраучылар сирәк калса да, Афзаловлар, ата-бабаларының кәсебенә тугры калып, ел саен күпләп каз асрый, аны өмә ясап күрше-күлән белән бергәләп эшкәртәләр. Бу көнне дә авылдашлар Наилә апа бар күңел җылысын биреп үстергән 14 казны берничә сәгать эчендә йолкып, эшкәртеп, күңелләренә рухи азык алып, каз бәлеше белән сыйланып, каз өмәсен матур итеп уздырды.
– Җырлап, бер-беребез белән уен-көлке, мәзәк хәлләр сөйләшеп эшләгәч, көннең узуы сизелмәде дә, – ди шушы йортта өмә уздыручыларның берсе, Ашабаш авыл клубы мөдире Ләйлә Афзалова. – Җырларыбызга музыкаль бизәлешне гармуны белән энем Айнур биреп торды. Казны суйгач башта йонын кайнар үтүк белән кабартабыз. Үтүкләү эшен ел саен остабыз Венера Ганиева башкара. Сугымчы Камил Гыйльметдинов дәү әтиемнең улы. Дәү әтием белән дәү әнием дә күпләп каз асрый иде, ул кәсеп бездә буыннан буынга бара. Авылыбызда каз асраучылар шактый. Киләчәктә дә авылларда маллар асрап, казлар үстереп, өмәгә күршеләр, дуслар, туганнар җыелып, матур итеп яшәргә, киләсе елга да “Каз өмәсе“н бергә уздырырга язсын.
Казларны йолкып, кайнарлап, эчен алгач, туташлар һәм ханымнар, бәйрәмчә рухта матур киемнәрен киеп, урам буйлап җырлый-җырлый чишмәгә барып казларны юып кайтты. Ә кайтышка нигъмәт тулы өстәлнең уртасында бәлеш көтеп тора иде. Аның тәмле исе... әллә кайларга таралган иде. Рәхмәт төшкере, Наилә апа шул арада бәлешен дә пешереп өлгерткән!
“Каз өмәсе“ннән алган якты хатирәләр тәэсирендәге апалар, киләсе елга да шулай очрашырга язсын, дигән теләк белән яши.
Розалия Сафина