Дөньяны күңел күзе белән күрүчеләр

2024 елның 22 ноябре, җомга

Мөмкинлекләрең чикле булса да, тормышта юл ярып, оста музыкант та, язучы да, юрист та, җырчы да, спортчы да булырга мөмкин булуын тагын бер кат раслады бу очрашу

13 ноябрьдә  Арчаның “Казан арты“ музеенда Сукырлар көне уңаеннан үзәк китапханә һәм район сукырлар җәмгыяте тарафыннан оештырылган бәйрәм чарасы узды. 

Бирегә Арча һәм Балтач районыннан тумыштан күрмәүче һәм начар күрү-челәр җыелган иде. Традициягә әверелеп киткән, ел да уздырылучы бу чараны район үзәк китапханә хезмәткәрләре күңел биреп, катнашучыларның һәркайсын якын күреп уздыра.

“Без ел да шушы көндә җыелабыз. Ләкин елга бер генә түгел, һәрвакыт сезнең белән очрашып торсак иде. Ныклап төзекләндерелгәннән соң, китапханәбез бик үзгәрде. Сезнең өчен махсус уку бүлмәсе, керер өчен уңайлы шартлар, махсус китаплар һәм табличкалар булдырылды. Болар барысы да сезне үзебезнең китапханәдә күрер өчен эшләнде. Сезнең барыгызны да хөрмәт итәм, ихтыяр көчегезгә сокланам. Күрү сәләтеннән мәхрүм булсагыз да, тормышны аеруча ярату сәләте бар сездә. Шушы көчегез беркайчан да сүнмәсен. Очрашып торыйк”, – диде Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Лилия Дәүләтбаева. 

Очрашуда Арча районара сукырлар җәмгыяте рәисе Зөфәр Зарипов та катнашты. “Барыгызны да биредә күрүемә шатмын. Бүгенге көн бәйрәм булмаса да, елга бер тапкыр барыбыз җыела торган бердәнбер көн ул. Берегез дә мин күрмим дип зарланып яшәмисез. Күп кенә сәламәт кешегә сездән үрнәк алырга кирәк. Сәләтегезне яшермәгез. Бердәм булып, аралашып яшик”, – диде ул.

Мөмкинлекләре чикле булса да, дөньяны күңел күзе белән күрә алар. Һәркайсында нинди дә булса сәләт бар. Тумыштан күзләре күрмәүче райондашыбыз Дима Пиговаевны гына алыйк. Аның җырга, музыка уен коралларында уйнауга булган осталыгы күпләрне сокландыра. Әлеге чарага да ул үзенең синтезаторын алып килгән. Уен коралында уйнап, татар телендә ике җыр башкарды. Диманың татар сүзләрен дөрес итеп әйтеп, уен коралында матур итеп уйнавы беркемне дә битараф калдырмады. “Җыр сүзләрен ничек өйрәнәсең?” – дигән сорауга “Клуб мөдире Гөлнара апа әнигә җырны һәм сүзләрен җибәрә. Мин аны кат-кат тыңлыйм, әни артыннан кабатлап, сүзләрне ятлыйм. Өйрәнеп беткәч, Гөлнара апага видеога төшереп җибәрәбез”, – дип җавап бирде.

Дима Пиговаев һәм Азалия Низамиева бергәләп рус телендә җырладылар. Күңелгә үтеп керә торган мәхәббәт турындагы бу җыр, бигрәк тә күзләре күрмәүчеләр башкаруында, йөрәккә үтеп керде.

Баянда өздереп уйнаучы тагын бер якташыбыз, автор-башкаручы Илгизәр Хөсәенов та очрашуга килүчеләрне җырлатты, үзе дә “Сандугач, күгәрчен” татар халык җырын башкарды.

Балтач районы юристы һәм әлеге районның сукырлар җәмгыяте рәисе, үзе дә дөнья яктылыгын күрмәүче Ранил Гыйльванов оптимистик рухта чыгыш ясады. “Минем бер яхшы танышым бер вакыт миңа бик мәгънәле сүзләр әйтте. “Син үзеңнең кимчелекле якларыңны киресенчә яхшы якка әйләндерергә тиеш!” Әнә шул сүзләрдән соң, мин нык басып, башымны югары тотып яши башладым. Мин читенсенмим, оялмыйм. Балтачта судларга йөрим. Арчага да киләм, Казанга да барам. Бар җирдә дә безнең кебекләргә булышалар. Күздә кара күзлек, кулда таяк булса, безне таныйлар һәм ярдәм итәләр. Мин инвалид дип башны иеп утырырга ярамый”, – диде ул.

Очрашу җыр-моң, уен-көлке, файдалы чыгышлар, тирән мәгънәле сүзләр белән үрелеп барды. Тормыш ыгы-зыгысында әнә шундый кешеләр белән күрешү, бераз туктап уйланырга мәҗбүр итә.  

 

Гөлнур Миннебаева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International