Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
“Мәктәп”тән мәктәпкә
2013 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе
“Мәктәп”тән мәктәпкә
Мәктәпкәчә яшьтәгеләрне тәрбияләүче балалар бакчаларын барыбыз да белә. Ә менә нәниләр “мәктәбе” турында кайберәүләр хәбәрдар түгел. Кече яшьтән балаларның акыл үсешен, сәләтен үстерү мәктәбе Укучылар сараенда һәм сәнгать мәктәбендә оештырылган.
Атнаның ике көнендә, билгеле бер сәгатьләрдә, педагоглар балалар белән дәресләр үткәрә. Дәрес башланыр алдыннан, әти–әниләр ул яки кызларын бакчадан алып, “мәктәп”кә илтәләр. Аерым түгәрәкләр бакчаларның үзләрендә дә бар.
Кайбер әти–әниләр бу турыда белми, белсәләр дә, бакчадан баланы вакытлы вакытсыз алып интектермим әле, бакча да бик җиткән, дигән фикердә тора.
Бакча тәрбиячеләре белән дә сөйләштем.
— Безнең программа үзебезнең дә көчле, балаларны мәктәпкә әйбәт әзерлибез, — дип әйтә кайбер тәҗрибәле педагоглар.
— Ата–аналар рәхмәт әйтеп бетерә алмый, укытучылар бездән килгән балалардан бик канәгать,— ди Укучылар сараенда 5 яшьтән балаларга белем бирүче педагог Рәмзия Кадыйрова.
Дәресләрне карарга теләвемне ишеткәч, тәҗрибәле педагог Рәмзия Кадыйрова “мәктәп”кә икенче ел йөргән балалар белән үткәрелә торган дәресләргә чакырды. Нәниләр белән беренче ел эшләүнең бик кыен икәнлеген аңлатты ул. Ә менә икенче ел “мәктәп”тә белем алган балалар хәйран гына белем туплаган була икән.
...Математика дәресе. Балалар үзләре кебек кечкенә генә парталарда утыра. Янәшәләрендә мультфильмның төсле сүрәтләре төшерелгән берсеннән–берсе матур сумкалар. Парта өстендә авторучка, төсле карандашлар, бетергеч... мәктәп укучысына ни кирәк — бар да бар. Дәрестә балалар кушарга өйрәнделәр. Каты кәгазьдән ясалган 2 кыяр, 3 помидорны сумкага салып, кибеттән сатып алып кайттылар, шуларны бер сумкага туплап санап күрсәттеләр. Яшелчә-ләрне тактадагы “кесә”ләргә салып кушып карадылар, урыннарын алмаштырып та куштылар, балалар берсен–берсе уздыра–уздыра “5”ле санын әйттеләр. Аннан мәктәпкәчә яшьтәгеләр өчен махсус эшләнгән сүрәтле дәфтәрләр өләшенде. Балалар керпе җыйган гөмбә, алмаларны куштылар, дәфтәргә шул гөмбә, алмаларның рәсемнәрен ясадылар, урыннарын алмаштырып та ясадылар, кушудан килеп чыккан санны дөрес итеп әйтеп тә бирделәр. Парта арасыннан кузгалып күнегүләр дә ясап алдылар. Ярты сәгать дәреснең үткәне сизелмәде дә. Тәнәфестән соң дөрес итеп укырга, язарга өйрәнделәр. Тәнәфестә балалар берсен–берсе уздыра–уздыра монда кызык икәнлеген сөйләделәр, бигрәк тә физкультура дәресен яратуларын әйттеләр.
— Кече яшьтәгеләрне үстерү “мәктәп”ләрендә балалар түземлеккә, игътибарлылыкка, тырышлыкка өйрәнә, — ди 1нче мәктәпнең башлангыч сыйныф укытучысы Валентина Осипова.
Ата–ананың баласын кечкенәдән белем дөньясына алып керергә омтылуын аңлап була. Һәркем кадерлесен белемле, сәләтле итеп күрәсе килә. Әлбәттә, мондый “мәктәп”не үткән балага беренче сыйныфта укуы җиңелрәк биреләчәк, укытучыларга да алар белән эшләве уңайрак. Бакчаларга йөрмәгән балаларга бигрәк тә әйбәт бу. Әмма күңелдә барыбер дә, балалар бакчаларында да шөгыльләнәләр, сабый чакны урлау, вакыйгаларны ашыктыру түгелме икән бу, дигән шик бар.
Румия НАДРШИНА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
май, 2026 ел
Татарстан Республикасы территориясендә штормны кисәтү
2026 елның 19 маеннан 25 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урманнарда янгын куркынычы зур (4 класс) сакланачак. 2026 елның 20 маеннан 25 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 5 класслы урманнарда гадәттән тыш янгын куркынычы көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе кисәтә: Янгынның кыек билгеләре: тотрыклы яну исе, томансыман төтен, кошларның, хайваннарның, бөҗәкләрнең үз-үзләрен тынгысыз тотышы, аларның бер якка миграциясе, офыкта төнге шәфәкъ. Урман янгынын ничек сүндерәләр? Янгын кырыйларына яфраклы агач ботаклары сибеп; янгын кырыйларына көпшәк грунт сибеп һәм ут хәрәкәте юлында Җир полосалары, киң канаулар ясап. Ут торак пунктка якынлашканда нишләргә? Кешеләрне, беренче чиратта балаларны, хатын-кызларны һәм картларны эвакуацияләргә кирәк. Кешеләрне ут таралуга перпендикуляр юнәлештә чыгарырга яки чыгарырга кирәк. Юллар буйлап, шулай ук елгалар һәм инешләр буйлап, ә кайчак Су буйлап хәрәкәт итәргә кирәк. Авыз һәм борынны бик нык төтенләгәндә юеш мамык-марля бәйләвеч, сөлге, киемнең бер өлеше белән капларга кирәк. Үзең белән Документлар, акча, бик кирәкле әйберләр алырга. Шәхси әйберләрне янган конструкцияләрсез таш корылмаларда яки җир белән күмелгән чокырда саклап калырга мөмкин.
Татарстанлыларга үз посылкаларын күзәтеп тору җиңеләйде
Россия почтасы күзәтү системасында җибәрелгән статуслар җыелмасын яңартты. Хәзер клиентлар посылкалар һәм корреспонденция юлының мөһим этаплары турында гына хәбәрләр алачак. Хезмәт статуслары, почта-логистика үзәкләре һәм сортировкалау хаблары эчендә күчүне дә кертеп, техник сканированиеләр һәм башка эчке мәгълүмат хәзер трекингта чагылмый. Кулланучы җибәрүләр хәрәкәтенең әһәмиятле һәм аңлаешлы этапларын гына күрәчәк: тапшыруга кабул итү, трек-номер бирү, сортлауны башлау һәм тәмамлау һәм тапшыруга әзерлек. Шул ук вакытта җибәрү юлының барлык фазалары почтаның эчке системасында саклана. Бу клиентны күп санлы арадаш статуслар белән йөкләмичә, штаттан тыш хәлләрне оператив рәвештә ачыкларга мөмкинлек бирә. «Күзәтүнең яңа моделенә күчү клиент юлын гадиләштерүгә юнәлдерелгән, артык статуслар һәм тәүлек буе техник хәбәр итүләрсез", - дип билгеләде Россия Почтасының төбәк идарәсе директоры Илнур Мәхмүтов.
15
май, 2026 ел
Шторм кисәтүе аномаль-эссе һава торышы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр
Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11° ка югарырак булган аномаль-эссе һава торышы көтелә, бу чорда һаваның максималь температурасы +26дан +33°ка кадәр җитә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә: 1. Өйдә һава температурасын салкынча тотыгыз. Көндез тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ябыгыз (әгәр булса, бигрәк тә тәрәзәләр кояшлы якка чыкса. Урамда һава температурасы бүлмәдәгегә караганда түбәнрәк булган төнгә тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ачыгыз. Әгәр сезнең торак кондиционер белән җиһазландырылган икән, тәрәзәләрне һәм ишекләрне ябыгыз. Вентиляторлар бераз җиңеллек китерергә мөмкин, ләкин һава температурасы 35 градус С тан югары булганда, вентилятор җылылык авыруларыннан коткарып кала алмый. Бик күп эчәргә кирәк. 2. Эсседә булмаска тырышыгыз. Өйдәге иң салкын бүлмәгә күчегез, бигрәк тә төнлә. әгәр бу мөмкин булмаса, өйдә салкын температураны саклагыз, көненә 2-3 сәгать салкын биналарда (мәсәлән, кондиционерлар белән җиһазландырылган җәмәгать биналарында) үткәрегез. Тәүлекнең иң эссе вакытында урамга чыкмаска тырышыгыз. Көчле физик йөкләнештән сакланыгыз. Күләгәдә калырга тырышыгыз. Балаларны һәм хайваннарны парковкаланган автомобильләрдә калдырмагыз. 3. Тәннең артык җылынуына юл куймагыз, җитәрлек сыеклык эчегез. Салкынча душ алыгыз. Шулай ук салкын компресслар яки төрүләр ясарга, юеш салкын сөлгеләр кулланырга, тәнне салкын су белән сөртергә, аяклар өчен салкынча ванналар ясарга һ.б. мөмкин. табигый тукымалардан җиңел һәм иркен кием киегез. Урамга чыкканда киң кырыйлы эшләпә яки кепка яки Кояштан саклаучы күзлек киегез. Татлы һәм алкогольле эчемлекләрдән качып, эчү режимын саклагыз.
Хөрмәтле Арча муниципаль районы халкы!
Әйләнә-тирә территорияне пычратуны киметү һәм икенчел ресурсларны хуҗалык әйләнешенә кертү, шулай ук каты коммуналь калдыклар өчен контейнер мәйданчыкларын чүпләмәү максатларында Арча муниципаль районында эшкәртелгән шиннар һәм покрышкалар өчен җыю мәйданчыгы булдырылды. Шиннарны чыгару һәм алга таба утильләштерү В.Д.Шашин ис.«Татнефть» ГАҖ көче белән түләүсез нигездә башкарылачак. Мәйданчыкның адресы: Арча шәһәре, Космонавтлар ур., 2 йорт (координатлары: 56.097663, 49.896087, контейнер мәйданчыгы территориясе)
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз