“Яшьлек”нең яшь артистлары уңышы

2025 елның 17 гыйнвары, җомга

Арча педагогика көллиятенең “Яшьлек“ театр төркеме Мирхәйдәр Фәйзинең “Галиябану” музыкаль спектакле белән Татарстанга танылды

Коллектив “Созвездие-Йолдызлык” театрында үткән Татарстан Республикасы “Премьера” студентлар һәм яшьләр театрлары ачык телевизион фестивалендә икенче урынга лаек булды.

Музыка укытучысы, Татар-станның атказанган мәдәният хезмәткәре Флера Шакирова җитәкчелегендәге Арча педагогия көллиятенең “Яшьлек“ театр төркеме әлеге спектакльне Арча тамашачысы хөкеменә тәкъдим иткән иде инде. Шыгрым тулы зал белән ул Арча Мәдәният йортында дүрт тапкыр куелды һәм көчле алкышлар яулады.

Ул вакытта көллият студентлары тамашачыны хәйран гына түгел, хәтта аптырашта калдырды. Әлеге пьеса белән яхшы таныш һәм сәхнәдә күп тапкырлар оригинал вариантын күргән өлкәннәрнең нинди фикердә калуын да күз алдына китерә алам. Әмма ул көнне залда күбесе яшьләр иде. Һәм мине яшь буынның классик әсәрне ничек кабул итүе кызыксындырды.

Дөрес, төп мәгънә шул килеш калса да, үзгәреш күп. Киемнәр, декорация, реквизитлар турында да сүз бармый. Ничек итсәләр иткәннәр, аларын да тапканнар. Сүз куелыш хакында. Заманча, бүгенге көн яшьләренә барып җитәрлек итеп эшләнгән. Кызык, Мирхәйдәр Фәйзи үзе караган булса, ни дип әйтер иде икән? “Болай да була икән бит, молодцы!” – дияр иде, минемчә. “Комедия ясаганнар, эчтәлеге калмаган”, – диючеләргә җавап бу. Чөнки режиссерлар да заман белән бергә атлап барырга, классик әсәрләрне үткәннәр белән кызыксынмаган бүгенге көн яшьләренә үзенчәлекле итеп җиткерергә тиештер, мөгаен.

Спектакльне яшьләр шулкадәр бирелеп карады, үзләре дә артистлар арасында кайнады, диярсең. Димәк, яшь артистлар яшь тамашачы күңеленә үтеп керерлек итеп уйный, эчтәлекне бирә алды. Бу артистлар өчен (профессионаллар түгел, үзешчәннәр турында сүз бара бит әле) иң авыр нәрсә. Димәк, яшүсмерләр классик әсәрне аңлап карады. Артистлар өчен иң зур уңыш инде бу.

Куелыш, уен, костюмнар, үзешчәннәрнең сәхнәдә үзләрен тотышлары, артистлык осталыклары (рольләрдә яшьләр генә һәм барысы да җырлый, чөнки спектакль музыкаль итеп куелган) югары дәрәҗәдә иде. Тамаша җыр, бию, уеннар, фольклор күренешләр белән үрелеп барды. Авыл яшьләренең кичке уеннары белән башланып китте ул. Сәхнә тулы яшьләр. Кара-каршы җырлашалар, кайсынадыр чиерттереп тә алалар, шул арада уеннар да оештыралар, көлешәләр. Матур инде – башка сүз юк. Әнә шундый күңелле итеп башланып китте ул һәм акрынлап Галиябану белән Хәлил, мәхәббәт өчпочмагы тирәсендә бөтерелде. 

Режиссер Казан дәүләт мәдәният институты укытучысы Раушан Шәрипов тырышлыгы белән эчтәлегенә хилафлык килмәгән искиткеч матур, заман яшьләре дә кабул итә алырлык музыкаль спектакль туган. Тамашачылар соңыннан сәхнәдә студентлар уйнавын белгәч хәтта: “Нинди студентлар? Театр училищесыннанмы?” – дип сорады. Бу сүзләр үзләре үк иң зур бәя! ”Искиткеч! Супер! Бәйгеләрдә Гран при яуларлык спектакль”, – дип үз фикерләрен җиткерүчеләр дә булды ул чакта җитәкчесе Флера ханымга. 

Уку йортында театр коллективын җитәкләү, сокланырлык спектакльләр чыгару җиңел эш түгел. Чөнки студентлар укуны тәмамлап китеп тора, аның урынына икенчеләре килә. Аларын яңабаштан өйрәтергә туры килә. Моның өчен тимер нервлар кирәк. Ә менә шул спектакльне бер ел үтеп, артистлар көллиятне тәмамлап, кайсы кайда эшли башлаганнан соң яңабаштан бергә җыеп алып, репетицияләр ясап торгызу, республика сәхнәсенә чыгару, алай гына да түгел, икенче дәрәҗә диплом алуга ирешү – ул үзе үк зур җиңү!

– Әлеге фестиваль турында ишеткәч, кызыксынып куйдык. Уебыз катнашып, күреп, белеп кайту гына иде. Урын алу башыбызга да килмәде. Көллият җитәкчесе Гөлнара Гарипова: “Беренче урын кирәкми, икенче, я булмаса, өченче урын җитә”, – дигән иде. “Юк, Гөлнара Фидаилевна, өметләнмәгез, анда нинди генә коллективлар юк”, – дип җавап кайтардым. Җитәкченең сүзләре “Амин” дигән сәгатькә туры килде, күрәсең, – диде Флера Шакирова.

”Премьера” студентлар һәм яшьләр театрлары ачык телевизион фестивале быел беренче тапкыр үткәрелде. Әлмәт дәүләт технология, Казан дәүләт медицина, Казан федераль, авиация, энергетика университетлары һәм башка уку йортлары театр коллективлары арасында Арча педагогика көллияте “Яшьлек” театр төркеме дә булуы куандыра. Алай гынамы, дүрт көн дәвамында барган фестивальне нәкъ менә безнекеләр ачып җибәрде.

– Соңыннан жюри әгъзалары белән берлектә түгәрәк өстәл артында сөйләшү булды, – диде Флера ханым. – Төрле фикерләр яңгырады. Жюри әгъзаларының күбесе безнең чыгышка югары бәя бирде. Ә мин соңыннан киңәшләре, фикерләре, тәкъ-димнәре өчен аларга, югары дәрәҗәдәге уеннары өчен артистларыма рәхмәтемне белдердем.

Арчалар чыгышыннан соң Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе, Мәскәүнең Борис Щукин исемендәге театр институты доценты, Мәскәүнең мактаулы мәдәният хезмәткәре, бу фестивальдә жюри әгъзасы Вячеслав Терещенко интервью да бирә, анда үз тәэсирләре белән уртаклаша.

– Бу беренче фестиваль, беренче спектакль һәм мин дә биредә беренче тапкыр. Беренче тапкыр мәхәббәт темасын күтәргән традицион пьесаны күрәм. Гадәттә, музыкаль спектакльләр беркатлы була. Ә бу спектакль тирән эчтәлекле, мәгънәле. Борынгы җырлар яңгырый. Ә ничек уйныйлар! Рольләрдә профессионаллар түгел, үзешчәннәр бит. Рәхәтләнеп карадым. Фестиваль шундый көчле спектакль белән башланып китте, – диде ул.

Ә аның өчен күпме әзер-ләнергә кирәк булганлыгын яшь артистлар һәм, бигрәк тә, җитәкчеләре үзләре генә белә. Иң беренче проблема – костюмнар, декорация, реквизитлар табу. Аннан текстын, бию хәрәкәтләрен кабатларга кирәк. Ни дисәң дә, бер ел үткән, шуның өстендә генә утырмагач, онытылырга да өлгергән.

– Анысы ярый әле, артистларга килеп төртелгәч, проблемалар килеп туды. Төп рольләрне башкаручы егетләрне армиягә алдылар. Кем алыштыра ала? Кемне куярга? Җитешәбезме, юкмы? Студентларга да җиңел булмады, әмма тырыштылар. Рәхмәтләрем чиксез аларга, – диде Флера ханым. – Исмәгыйль ролен башкарган Рәзил Шәрифуллин урынына Инсаф Гыйлаҗетдиновны өйрәтергә туры килде. Өченче курс студенты. Һәм, беләсезме, жюри әгъзалары иң беренче шул егетне мактады. Шуның кадәр рольгә кереп башкарды ул. Булат Ситтиков армиягә алыну, Хәлил ролен башкарган Илназ Абзалов эштә булу сәбәпле, Гала концертта катнаша алмадылар. Хәлилне Илназ урынына Идел Усманов уйнады. Тавыш операторы Илзир Ризвановны көллиятне тәмамлап чыккан, хәзерге вакытта Арча мәдәният йортында эшләүче Дилүс Сәлахов алыштырды. Рәхмәт аңа. Узган ел көллиятне тәмамлап, кайсы кайда эшләүче Камилә Сәлахиева, Алия Таҗиева, Әмир Хәлиуллин берсүзсез репетицияләргә килеп йөреп, зур ярдәм күрсәттеләр. Нигездә, бу спектакльдә музыка, башлангыч сыйныф укытучылары, программистлар әзерләү бүлекләрендә укучы студентлар катнаша. Барысына да зур рәхмәт. Тырышулары бушка булмады. Шулай ук көллият җитәкчесе Гөлнара Гарипова, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Лилия Сәлахиева, укыту эшләре буенча директор урынбасары Лилия Мусинага да ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерәсем килә. Бөтен коллектив безнең өчен “янып” торды.

Күмәк эшнең нәтиҗәсе дә сөендерерлек шул. Икенче урын белән генә калмады “Яшьлек” театр коллективы. Бер арчалар өч бүләккә ия булды! “Иң яхшы музыкаль бизәлеш”, “Иң яхшы режиссер тарафыннан куелыш” дигән исемнәрне дә безнекеләр яулады. Котлыйбыз сезне, “Яшьлек”нең яшь артистлары! Киләчәктә яңа спектакльләр көтеп калабыз!

Тып-тын залда кайберәүләрнең мышкылдап елавы, хуплап, сәхнәдә барган кайбер күренешләр вакытында (әти-әнисенең кызларын бай егеткә сатулары, ризалату өчен әтисенең каеш тотып Галиябануны кыйнавы, Исмәгыйльнең пистолет тотып керүе, Хәлилгә атуы, Хәлилнең үлемен кичерә алмаган кызның да аны кочак-лап үлүе) курку катыш кисәтүле авазлар белән кабул итүе ишетелде, аерым урыннарда чыгышлар кул чабып хуп-ланды, соңыннан басып алкышланды. Үз күзем белән күреп, үз колагым белән ишетмәгән булсам, кеше сүзенә, бәлкем, ышанмас та идем.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International