“Ак барс“ агрокомплексы“ ширкәте директоры Ленар Абдуллинның әлеге вазыйфага керешүенә 9 февральдә бер ел тула
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе булып матур гына эшләп йөргән җиреннән шактый кыен хәлдә калган хуҗалыкка китеп баруы гаҗәбрәк тә булган иде. Совет чорында андый алым җәза буларак кулланыла иде. Ә монда үз теләге белән...
– Ленар Илсурович, үкенгән вакытларыгыз булмадымы? – дигән сорау бирәсе килсә дә, мин андый сорауны бирмәдем. Ул үзе дә әйтеп бетермәс иде. Аның сөйләшүгә күчкәнче башкарылган эшләрне күрсәтеп чыга торган гадәте бар.
Декабрь аенда комиссия белән техниканың кышкы саклануга куелышын, төзәтү эшләре барышын карарга килгән идек. Йөрисе хуҗалыклар күп, район зур, Курса-Почмактагы техниканы карау җитеп торасы иде. Юк, Ленар Илсурович алай гына җибәрмәде, Сикертәнгә, Сеҗегә дә алып барды. “Күз буяу белән шөгыльләнә дип шикләнмәсеннәр өчен шулай эшләдем“, – диде ул соңыннан икәү генә калгач.
Язгы чәчү, урып-җыю төгәлләнгәч тә һәр басуны (12 мең гектар!) күрсәтеп чыккан иде. Үз кул астында эшләүчеләрнең җаваплылыгын арттыру өчен дә кирәкле тәрбия чарасы бу!
– 1600 гектарда арыш чәчүне беренче булып төгәлләдек, уҗымнар бик яхшы хәлдә, шиклерәк бер басу гына, – ди ул. – Көздән эшкәртелмәгән басу калмады, күбесен сукаладык.
– Декабрьдә 40 млн сумлык сөт саттык, литры 53-54 сумнан, – дип дәвам итте ул. – Болай булганда яшәп була. Декабрь аена аванс биргән идек, шушы көннәрдә тулысынча биреп бетерәбез. Декабрьдә 14 млн сумнан артык әҗәт кенә түләдек. Хәзер нәселле хуҗалык дигән исемне алу өчен документлар әзерлибез, киләчәктә нәселле таналар сату белән дә шөгыльләнә алачакбыз. Безнең төп максат – тана бозауларны саклау! Хуҗалыкның киләчәге бит алар!
Бер баш терлеге дә калмаган хуҗалыкта бүген 1700 баш мөгезле эре терлек бар, шуларның 1100е сыерлар.
Бозаулар темасын дәвам итәбез.
– Безнең баш ветеринария табибы Илнур Халитов бер бозауны күзеннән тартып чыгарды! – дип шаккатырды җитәкче. Шушы яшькә җитеп беренче тапкыр ишетүем. Дөрес, аңа охшаш хәлләрне күргән бар. Без малай чакта бер хуҗалыктагы сыер бозаулый алмый тилмергәч баганага бәйләп, бөтен авыл җыелып бозаулатырга маташтылар. Бозауның ике аягы күренә, әмма бозау үзе чыкмый. Ир-егетләр аякларыннан тарта, сыер бичара бөтен авылга ишетелерлек итеп акыра. Ахырында суярга мәҗбүр булдылар, ә карынында ике бозау, аларның аяклары буталган булган... Ә монда сыер да, бозау да, бозауның күзләре дә исән, ди.
Билгеле инде, мондый гаҗәеп хәлне төгәлрәк беләсе килә. “Безнең мегафермада хәзер дүрт программа эшли, – ди директор. – Сөт исәпләү, ашату, хисап һәм көтү белән идарә итү буенча. Алар белән зоотехник-селекционер Айсылу Фәхретдинова белән оператор Рәсимә Әхмәтҗанова идарә итә. Хәзер сыер бозаулаганны тәүлек буе телефоннан да карап торып була. Мин үзем һәр көнне иртән сәгать 6да мегафермада булам, аннан соң да контрольне югалткан юк.
Хуҗалыкта бозауларны шулкадәр яраталар – белгечләрдән, җаваплы хезмәткәрләрдән төнгә дежурлар билгеләнә. Бушка түгел – бер төнгә 2 мең сум. Икенче көнне ял да бирәләр әле.
– Бу төнне кичке 8гә кадәр ветеринария табибы Илнур Халитов дежурда иде, – ди Ленар Илсур улы. – Ул сменасы беткәч камерадан юкка чыкты. Бер сыер бозаулый алмый калды. Буранлап та тора иде, аның Әтнәгә кадәр кайтасы бар, аңа шалтыратырга уңайсызландым. Төнге унынчы яртыда камерада Илнур пәйда булды, әлеге сыерны бозаулату станогына алып кереп бастырды. Аны дежурда алыштырырга тиешле инженер егетебез Рамил Мөхәммәтшин да шунда. Илнур – сулагай, ике кулы белән дә эшкә кереште. Бозау дөрес килмәгән икән. Авызыннан эләктерә алмагач бармакны күзенә тыгып тартырга туры килгән... Икенче көнне бозавы үлгәндер инде, дип уйлап килгән идем. Ә анда сыер да, бозау да исән, күзләре дә үз урынында“.
– Шундый батырлык өчен премия биргәнсездер инде, – дим.
– Аларның хезмәт хакы болай да яхшы! – диде җитәкче һәм күләмен дә әйтеп күрсәтте. Төгәлен әйтмим, чөнки аларны күргәч кайбер хуҗалыклар белгечсез калмагае, дип куркам. Өч урынлы саннар инде, яңа елдан әле тагын да арттырабыз, дип торалар.
Сыер савучыларныкы да айга 80 меңгә якынлаша, ди. Белгечләргә өр-яңа машина биргәннәр. Йортлар салу турында да сүз бара.
Мегафермада да булдык. Анда тулы канлы тормыш кайный. Комплекс җитәкчесе, Арча егете Заһид Шаһимуллинга һәйкәл куярлык. Нинди кыен, билгесезлек елларында да постын ташлап качмады ул. Мегаферма терлекләр белән тула, аның кулында рация, кайвакытта тәүлек буе эшләргә дә туры килә. Мондый алтын белгечкә “ау“ оештыручылар да бар икән, әмма ул алдана торганнардан түгел.
Сыерларны тәүлеккә өч тапкыр савалар. 50 литр-дан артык сөт бирүче сыерлар да бар икән. Сыерлар атнага ике тапкыр ванна аша үтәләр, беренче ваннада чиста су, икенчесендә – купорос эретмәсе. Ванналарны Фидаил Зиннәтов әзерләп тора.
Тагын бозаулар турында. Тугач та аның авыз-борынын чистарталар, салам белән корыталар. Кендеген кисеп йод белән эшкәртәләр. Бозау туганчы угыз әзер була, сыер 10 минут чамасы бозавын ялый әле, массаж ясый. Угыз эчәргә өлгергән бозау авыруларга бирешми. Шуннан соң аны җылы кабинага урнаштыралар. Ә болай сыер 6 сәгать эчендә бозауларга тиеш икән. Шуннан соң гына кирәк булса ярдәмгә киләләр. Төнге сменада Владимир Егоров, Таһир Бәдриев эшли. Алар туган бозауны кабул итәләр, угыз эчертәләр, сыерны савалар.
Бозауны туганнан соң бер үлчиләр, аннары 3 айдан соң. Ул бу чорда 100 килограммга җитәргә тиеш. Чынбарлыкта 120-130 кило итеп тапшыралар.
Язар сүзләр күп иде әле. Сикертән фермасында үзләрендә туган бозаулар тана булып җитешкән инде. Марат Ногманов белән Радик Әхмәдуллин тәрбияли аларны. Тагын бер авылда фермага “җан керүе“ – күңелле хәл.
Ә теге сорауны Ленар Илсур улына барыбер бирми кала алмадым.
– Баштарак йокысыз төннәр аз булмады, – диде ул. – Тора-бара тәгәрмәч уңайга әйләнә башлагач кына күңел тынычланды. Иң мөһиме – башта саграк караган халык миңа ышаныч, өмет белән карый башлады.