“Әни, миңа тагын бер догалык бирерсең әле”

2025 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Якташыбыз, Наласа авылы егете контракт буенча хезмәт итүче лейтенант Марсель Сираҗиев махсус хәрби операция зонасында батырлык үрнәге күрсәтә

Бу хакта хәбәр алгач, район башлыгы Илшат Нуриев: “Марсель кебекләр дан эзләми, аларның гамәлләре Ватанга карата зур бурыч һәм мәхәббәт хисеннән гыйбарәт. Горурланабыз!” – дип Вк төркемендә язып куя.

Район башлыгына килгән рәсми хәбәрдә түбәндәге юллар бар: “Махсус хәрби операция зонасында лейтенант Марсель Сираҗиев контракт буенча 2024 елның маеннан мотоукчылар ротасы командиры урынбасары вазифасында хезмәт итә. Хәрби бурычларны үтәгәндә ул тәҗрибәле белгечләргә хас батырлык күрсәтә. 2024 елның декабрендә Пушкино чигендә махсус хәрби операция барышында лейтенант Сираҗиев яраланган иптәшләренә һәм күрше бүлекчәләрнең яраланган хәрбиләренә ярдәм итә. Сугышчан бурычны үтәү барышында якташыбыз дошман диверсия-разведка төркеменең һөҗүм итүен күреп ала һәм шунда ук рота командирына хәбәр бирә. Көчле ут астында сугышчан иптәшләре белән бергә лейтенант Сираҗиев дошманга каршы чыга һәм аның дүрт хәрбиен юк итә. Якташыбызның кыюлыгы нәтиҗәсендә дошман сугыш кырыннан чигенергә мәҗбүр була. Марсель Сираҗиев сугышчан бурычларны үтәү барышында шәхси үрнәге һәм батырлыгы белән үз подразделениесе солдатларын уңышлы хәрәкәт итәргә рухландыра”.

Әлеге рәсми документны Наласа авыл җирлеге башлыгы Илфира Шакирова Марсельнең әнисе Әлфия ханымга җибәрә. Укыганнан соң гына ана улының контракт буенча хезмәт итәргә киткәнен белә. Әле шушы көннәрдә генә.

– Бөтен тынычлыгым бетте. Ятсам да, торсам да, Марселем генә күз алдымда. Нәрсә ашый? Суык түгелме? Нишли икән? – дип борчыла ул.

Әлфия Сираҗиева белән без өендә очраштык. Беренче карашка ук сабыр, аз сүзле, тыштан бик тыныч. “Улым бернәрсә сөйләргә кушмады. Егетләр турында язсыннар”, – диде. Нәрсә сөйлим инде?” – дисә дә аралаша торгач сүзләр табылды.

Ул үзе Бирәзәбашта туып-үскән. Гаиләдә җиде бала булган. Хәзер сеңлесе белән икесе генә исән. Арчаның икенче, ул чакта өченче мәктәп иде, тәмамлаган. Бик яхшы укыган. Медицина институтына укырга керергә барган. Тик... үтә алмаган.

– Яшь вакытта дөньяның ак ягы гына күзгә күренә. Кара якларын белмибез бит, – диде Әлфия Сираҗиева – Әти медицина училищесына керергә кушкан иде дә, риза булмадым. Янәсе, бер ел эшлим дә, тагын барып карыйм. Арчада Энергосбытның оешкан чагы гына иде. Абый ярдәме белән шунда эшкә кердем. Авылларга ут счетчиклары тикшерергә йөрдем. Наласага барганда юлда Миннур исемле егет белән таныштым. Ул 1947 елгы, өйләнергә кирәк. Озак та йөрмәдек, кияүгә чыгарга тәкъдим дә ясады. Әти-әни каршы килде. “Бик яшь әле син. Укыйсың да бар”, – диделәр. Яшьлек бит. Аларны ишетәсеңме соң? Миннур урлап алып китәм мин сине, дигән иде, аның бу сүзләрен шаяру дип кабул итеп, әйдә, дидем. Ә ул тотты да урлап алып китте. Икенче көнне туганы белән әниләр янына ризалык алырга барды. Менә шулай уку онытылды.

1974 елның беренче мартында өйләнешәләр. 51 ел инде бергә. Өч уллары туа. Төпчекләре Ленарга 43 яшь, үзләре белән яши. Илнурлары авылда, гаиләсе белән “башка чыгып” тора.

– Марсель 1974 елның декабрендә дөньяга килде. Кечкенәдән мөстәкыйль бала булды ул. Яхшы укыды. Ленинградтагы хәрби училищега документларын җибәргәнен укырга чакырып язу килгәч кенә белдем. Берүзе ерак юлга чыгып китте. Дүрт елдан соң кире кайтты. Сәбәбен әйтмәде. Гомумән, зарлану дигәнне белми ул. Казанның Киров районында милициядә, ул чакта шулай атала иде әле, эшкә керде. Эчке органнарда 26 елдан артык хезмәт куеп, дәрәҗәле урыннарны биләп, подполковник дәрәҗәсендә отставкага чыкты. Аннан сак буенча оешмага җитәкче булып урнашты, – дип олы улы белән таныштырды Әлфия ханым. – Берьюлы ул: “Сигез сакчымны Украинага кертәм. Мәктәпләр, балалар бакчаларын сакларга. Алар кайткач, икенчеләрен җибәрәм”, – диде. Бер кайтканында, май ае иде бу, үзенең дә шунда китүе турында әйтте. Ул контракт төзегән икән, мин белмәдем дә. Энеләре: “50 яшьлек кеше белән кем контракт төзесен”, – дигәч, тынычлап йөрдем. Әтинең олы абыйсы Донбасста яши иде. Нәсел бетмәгән әле, балалары, оныклары бар. Очрашып та куярсыз, дигәч тә, әйтми бит. Мин сакларга гына барам, ди. Ноябрьдә яраланып, госпитальдә дәваланганнан соң, кыска вакытлы ялга кайткач кына әйтте. Дрон төшеп яраланган булган. “Әни, миңа тагын бер догалык бирерсең әле. Элеккесен уң як күкрәккә куйган идем. Снаряд кыйпылчыгы күкрәк турысыннан үтеп китеп, беләгемә барып керде. Киемнәр белән бергә ташлаганнар”, – диде. Медаль белән дә бүләкләгәннәр үзен. Бу юлы контрактны озайтып киткән икән. Шушы хат килеп ирешмәсә, йөри идем әле тагын сакларга гына китте, дип. Яңа килгәннәрне кабул итеп алып, өйрәтеп, үзе дә шулар белән алгы сызыкка керә икән, – дип эчендәгесен бушатты Әлфия апа.

Хатыны Альбина хәбәрдар булган. Кайнанасы шалтыраткач, телефонны алырга курка. Нәрсә, дип әйтермен, дип аптырап килендәше Рәмзиягә шалтыраткан. Белде инде ул, дигәч кенә тынычланган. Энеләре белән дә шалтыратышып сөйләшеп торалар икән. Ә әти-әнисе белән атнага бер тапкыр видео аша аралаша.

– Бу юлы йөткереп тора иде. Салкын тидердеңме әллә, улым, дип сораган идем, юк, монда һава шундый, бар да яхшы, борчылма, дип җавап кайтарды. Менә шундый инде ул, – диде Әлфия Сираҗиева горурлануын яшермичә. – Килен дә, ике кызы да кайтып йөриләр, хәлне белешеп торалар, булышалар. Улым да исән-сау гына булсын инде. Ленинградка озаттым, Чечняда булып кайтты, хәзер Украинадан кайтуын түземсезлек белән көтәм.

Батыр йөрәкле якташыбыз  белән без дә чын күңелдән горурланабыз һәм аның җиңү яулап исән-сау әйләнеп кайтуын телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International