Бер көндә ике “Чишмә“ ачылды

2025 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

11 гыйнварда Арчаның Г.Курсави исемендәге мәчете янында (Көнбатыш микрорайоны) су чыганагы, Үзәк мәчет янында изге белем чыганагы – Коръәни Кәрим өйрәнү үзәген ачу тантаналары узды

Аларда район башлыгы Илшат Нуриев, Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Һашимова, Татарстан Республикасы баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Казан, күрше районнарның имам-мөхтәсибләре һ.б. катнашты.

Арчадагы бу чишмәдән бер көндә 4 тонна су алалар

Г.Курсави мәчете янында узган чишмә ачу тантанасында катнашкан кунаклар бу изге эшкә өлеше кергән һәркемгә олы рәхмәтләре белдерделәр.

– Көн саен кешеләр биредән 4 тонна су алалар, – ди мәчетнең имам-хатыйбы Равил хәзрәт Ибраһимов. – Ярдәм итүчеләргә Аллаһы Тәгалә әҗер-савапларын бирсен!

Равил хәзрәт бу мәчеттә 2017 елдан бирле эшли. Аның халыкка ислам динен таратудагы эшчәнлеген югары бәяләп Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Рәхмәт хаты тапшырды.

Соңыннан без чишмәдән су алырга килүчеләр фикере белән дә кызыксындык.

Бу су безгә бик ошый. Сыйфаты бик яхшы, йомшак, юшкыны калмый. Эчәргә суны шуннан гына алабыз хәзер, – диде Арчада яшәүче Марсель Вафин.

Иртә-кичен укы Коръән

Коръьни Кәрим өйрәнү үзәген ачу тантанасын әлеге бинаны төзү эшен башлап йөргән район имам-мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин ачып җибәрде. Коръән аятьләре укылды. “Коръәни Кәрим өйрәнү үзәге нур өстенә нур булып, районыбызга, дәүләтебезгә, җөмһүриятебезгә бәрәкәт булдырып торсын, – дип сөйләде Әмир хәзрәт. – Мәчет ишекләребез һәрвакыт ачык булып, мәдрәсәләребез эшләп торсын”. Татарстанның атказанган артисты Марсель Вәгыйзов моңлы, көчле тавышы белән мөнәҗәт җырлады. Барыбыз да тын калып, уйланып, тәэсирләнеп тыңладык. Татарның менә нинди көчле җырчылары бар дип горурланып, яратып тыңладык.

Бәрәкәт алаем дисәң,

Әҗер-савап алаем дисәң.

Җәннәт түрендә булыйм дисәң,

Иртә-кичен укы Коръән.

Район башлыгы Илшат Нуриев: “Районда 94 мәчет бар, – дип сөйләде. – Тагын өч мәчет салырга җыенабыз. Дингә, Аллаһка ышанучыларыбыз көннән-көн арта бара. Бу безнең өчен бик тә шатлыклы күренеш. Игелекле эшләребез алга таба да дәвам итсә иде”.

Районда 94 мәчетнең 89ы авылларда урнашкан. Бүген мөхтәсибәттә 89 имам һәм 150 укытучы Ислам нигезләрен укыта. Районда мәдрәсәләрдә укучыларның гомуми саны 1600 кеше, шуларның 400е балалар.

– Әлбәттә, без Коръән буенча яшәргә тиешбез. Шулай дип әйтәбез, Коръән һәм сөннәт буенча, – дип сөйләде Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин. – Хәзер мин бер мисал китерәм. Мароккода булган хәл. Бер хатын-кыз галим янына килә һәм сорау бирә. Галим дә сезгә ничек җавап кайтарырга дип сорый: Коръән вә сөннәт буенчамы, яки имам Маликның мәзһәбе буенча җавап бирергәме? Бу хатын-кыз бик акыллы булып чыга. Әлбәттә, имам Маликның мәзһәбе буенча, ди. Чөнки синең Коръән вә сөннәт аңлаешыңа мин ышанмыйм, ди. Ягъни без Коръән вә сөннәт буенча яшибез, дип әйткәндә, кемдер безгә әйтә, юк, сез Әбу Хәнифә мәзһәбе буенча яшисез дип. Әгәр дә Коръәнне ачсак, без турыдан-туры аңламаска мөмкин, шулай бит, кемдер гарәпчә белми, гарәпчә белгәннәр тәфсирне белми. Күп фәннәр бар, хәтта тәфсирне кылу өчен 16 фәнне белергә кирәк, диләр кайбер китапларда. Шуңа күрә без зур галимнәргә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Галимнәр арасында иң зурысы – Әбу Хәнифә хәзрәтләре. Димәк, Әбу Хәнифә мәзһәбе буенча яшибез дигән сүз – ул без Коръән һәм сөннәт буенча, ләкин аны Әбу Хәнифә аңлатканча яшәргә тырышабыз дигән сүз. Әгәр бер кеше Әбу Хәнифәне ташлап Коръән, сөннәт дип әйтә икән, димәк ул “үз” мәзһәбенә чакырмакчы була. Ягъни мин ничек аңлыйм, ничек аңлатам, син мине тыңларга тиешсең, дип әйтмәкче була. Шулай бит. Без Коръән вә сөннәт буенча гамәл кылабыз, ләкин без Коръән вә сөннәтне Әбу Хәнифә ничек аңлаткан – шулай яшәргә тиешбез. Мәзһәбебезне сакларга кирәк, бөтен сораулар ачыкланган, китаплар язылган. Фетнәгә урын калмасын өчен мәзһәбебез бер, китабыбыз бер, кыйблабыз бер, динебез бер. Таркаулыкка сәбәп калмасын. Һәм дөрес итеп Коръәнне өйрәнергә барыбызга да насыйп булсын.

Татарстан Республикасы баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев: “Әлбәттә, мәчетләрне дә, биналарны да төзеп була, Коръәнне дә ятлап, матур итеп укып та була, әмма менә Коръән буенча яшәве ничегрәк? (шунда янымда торган бер ханым “авыр” дип әйтеп куйды). Әхмәтзәки хәзрәт бар иде, урыны оҗмахта булсын, никадәр генә матур укысагыз да, әгәр дә яшәвегез Коръәнгә муафыйк (туры килү) булмый икән, сез тавыш, аваз чыгаручылар гына, дияр иде. Менә шушы мәчетләребез (бер Арча районында гына да 94 мәчет), Коръән үзәкләребез, укучы балаларыбыз, үзебезнең мәчеткә йөрүләребез Коръәнгә муафыйк булып, әхлаклы, тәртипле булып, бүтән кешеләргә ислам диненең матурлыгын, яктылыгын күрсәтеп яшәргә барчаларыбызга да насыйп булса иде”.

– Барыгызны да шушы күңелле вакыйга белән тәбрик итәм, – дип сөйләде Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Һашимова. – Бүгенге көндә мәчетләр, мәдрәсә, дин үзәкләре төзелә, торгызыла, бу инде дин белән хөкүмәтнең бергә баруы, киңәшләшеп, фикерләшеп, хезмәттәшлек итүе, Рәисебезнең дингә карата мөнәсәбәтенең матур нәтиҗәсе. Бу матур соклануга лаек күренеш. Арча халкы тырыш, булган халык. Арча ягы ул бик бай як, күп шәхесләребезне биргән як, тел дә, фән дә, дин дә – бөтенесе дә бердәм булып, алга барасыз. Рәхмәт матур эшләрегез өчен.

Һәр мөселман кешесе Аллаһының кануннарын үтәп, үз әдәбен, үз әхлагын дөресләргә омтылырга тиеш. Үз тормышын Аллаһы кушканча төзергә һәм алып барырга омтылучы кеше иң беренче чиратта үз әдәбен камилләштерү өстендә эшләргә тиеш.

...Тантаналы мизгелләр килеп җитте. Яшел тасма киселеп, Коръәни Кәрим өйрәнү үзәгенә үттеләр. Нурлы, якты үзәккә килеп кердек. Күңелләребез дә яктырып киткәндәй булды. Нурлы үзәккә озак еллар халыкка хезмәт итәргә язсын!

Хезмәткә-хөрмәт

Коръәни Кәрим өйрәнү үзәген төзүгә аеруча зур ярдәм күрсәткән Рафаэль Муллагалиев һәм Салават Нуриев Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең “30 еллык” медале белән бүләкләнделәр.

Альберт Йомагулов һәм Марат Кәримовка Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Рәхмәт хатлары тапшырды.

Ильяс Гыймадиев, Фәнис Фәйзрахманов, Руслан Минһаҗетдин, Фәнис Гарәфиев, Рәүф Гыйләҗетдинов, Руслан Хәмитов, Фәнис Купенков, Илшат Газизов, Тәүфик Галимов, Даниял Фәсәхиев, Хәлил Хәбибуллин, Азат Хәлимбаев, Алимас Әмиров Арча мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллинның Рәхмәт хатларына лаек булдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International