Төзексез электрүткәргечләр – янгыннарның төп сәбәбе

2025 елның 24 гыйнвары, җомга

Хөрмәтле гражданнар, янгыннар электр үткәргеченең кыска ялгануы аркасында була. Еш кына иске электрүткәргечләр янгын килеп чыгуга сәбәпче була, чөнки бөтен электротехниканың гарантия срогы бар. Шуннан соң көнкүреш техникасы сафтан чыга, ә электр үткәргечләр изоляциялеген югалта, изоляция таркала һәм электрүткәргечләрдә кыска ялганыш барлыкка килә.

“Борылма” алымы белән тоташтырылган иске электр үткәргечләр дә янгынга китерә. Чөнки “борылма” урыны вакытлар белән окислаша, бу урында чыбыклар кыза һәм яна башлый. Йортларда, мунчаларда һәм башка ишегалды корылмаларында иске электр үткәргечләрен үз вакытында алыштырыгыз, бу эшне профессионалларга ышанып тапшырыгыз. Шулай ук елына кимендә бер тапкыр барлык розеткаларны, сүндергечләрне һәм бүлгеч тартмаларын тикшерергә кирәк. Әгәр алар җылына икән, димәк, алар төзек түгел, бәлки тоташтыра торган болтларын гына тыгызларга кирәктер. Электр челтәренә артык көчәнеш ясарга ярамый. Куәтле көнкүреш приборларын бер электр розеткасына тоташтырырга кирәкми. Электр чыбыклары, дым һәм башка механик йогынтылардан котылып калу өчен, гофрда яки махсус кабель каналында булырга тиеш. Иң яхшысы изоляциясе янмый торган электр чыбык-ларын куллану.

Йорттагы электр үткәргечләренең төзек булмавы һәм аның җылыну билгеләре: җылынган электр вилкалары яки розеткалар; янган резина исе, көйгән ис чыгу; саклагыч автоматның сүнүе. Әгәр дә сез сәер чатнаган тавыш ишетәсез икән, төтен исе сизгәнсез икән, розеткалар ялкынлавын күрдегез икән, шунда ук электрны сүндерегез, тиз арада янгыннан саклау хезмәтен чакырыгыз һәм янгынны сүндерү чараларын күрегез. Электр энергиясе өзелгән очракка дип йортыгызда батарейкалар яки аккумулятор белән эшләүче фонарьлар булдырыгыз. Шәмнәрдән һәм ачык утның башка чыганакларыннан файдаланмагыз. Әгәр утны туктата алмасагыз, шунда ук янган бинадан чыгыгыз. Исегездә тотыгыз, электрны су белән сүндерергә ярамый! Йортыгызда порошоклы яки углекислотлы янгын сүндергеч булдырырга тырышыгыз. Бинаны тулысынча электр утыннан өзеп һәм шуннан соң янгынны сүндерү буенча чаралар күрү куркынычсызрак. Әгәр төтен яки башка куркыныч факторлар аркасында бүлмәдә торып булмый икән, шунда ук бу бинадан урамга чыгыгыз. Исегездә тотыгыз, теләсә кайсы документны торгызырга була, ә сезнең тормышны юк! Янгынны ачыклау өчен сезгә автономияле янгын белдерүчесе ярдәм итәчәк, ул янгын чыккан очракта сигнал чыгарачак, шуның аркасында сез янгын турында үз вакытында белерсез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International