Рәхмәтне безгә түгел, сезгә әйтергә кирәк

2025 елның 3 марты, дүшәмбе

Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан тагын җиде тыл ветеранына юбилей медальләре тапшырылды

Район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов аларның өйләрендә булды, күкрәкләренә “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел” медальләре такты, хәлләрен сорашты, теләкләрен җиткерде.

Яңа Кырлай авыл җирлегендә тыл ветераннары дүртәү иде. Икесе Яңа Кырлай, икесе Яңа Иябаш авылыннан.

Мәсәлимә Хәбибуллина турында авыл җирлеге башлыгы Газинур Сәфәров: “Урамыбызның ак яулыклы әбие ул безнең”, – диде.

Нәкъ элеккечә чын татар әбиләренә хас итеп дүртпочмаклап яулыгын бәйләгән, кечкенә генә гәүдәле, чандыр гына, йөзендә елмаю балкый, ә үзе зурлап килүләре өчен һаман рәхмәт яудыра. “Рәхмәтне безгә түгел, сезгә әйтергә кирәк”, – диясе килә аңа.

– Мин эшләмәгән җир калмагандыр. Алты ай Киров урманнарында агач кис-

тем. Поездлар өчен юл ачтырдылар безгә. Кош та үтеп керә алмаслык куе урман иде ул. Дөрес, балта, пычкыларны кайрап тордылар, анысы. Урман кисүдә күргәннәрне сөйләп кенә бетерә торган түгел. Аннан Арчада заготзернода эшләдем. Көн саен җәяүләп авылга, Симетбашка кайта идем бит. Алтыга кадәр эш, аннан юл. Иртән тагын килеп җитәргә кирәк. Бер тапкыр гына арып, туганнарда калдым. Түбән Камага да җибәрделәр. Анда да булдым. Авылда инде төрле эштә. Амбарда да, әвендә дә. Көндез дә, төнге сменага да чыгабыз. Кечкенә буйлы булсам да, яшем бар, шуңа эшкә үземнән өлкәнрәкләр белән беррәттән куялар иде, – диде ул. – Хәзер рәхәттә, балалар хөрмәтендә яшим, Аллага шөкер. Балалар да, оныклар да “әни, әби”, дип кенә тора. Яшь чагымда да начар булмады тормышым. Әти, әни, өч абыем бар иде. Олы абыем беренчеләрдән булып сугышка китте дә, хәбәрсез югалды. “Риза-бәхил булыгыз, ут эченә керәбез”, – дигән соңгы хәбәре генә килде.

Тәскирә апа Мортазина да күпне кичергән. Бала хәсрәтен дә күргән. Хәзерге вакытта улы Фарух, килене Нурия тәрбиясендә яши.

– Әти Шушмабаштан килгән. МТСтан тракторчы итеп җибәргәннәр. Шунда әни белән танышкан. Күптәннән вафат инде ул. Шушы нигездә гомер иткәннәр. Әни колхозда эшләгән, – диде Фарух. – Алты бала тәрбияләп үстергәннәр. 16 оныгы, 28 оныкчыгы, бер оныкчыгының баласы бар инде.

Ике улы да көрәшчеләр аның. Фарух авыл Советы рәисе булып эшләде. Төп йорттан китмәде. Фәргать иртә вафат булды. Барысы да йөрәгендә быел 95 яшен тутыручы тыл ветераны Тәскирә апаның. Әмма сер бирергә ярамый, балалар, оныклар, оныкчыклар хакына, төп йортның нуры булып яшәргә кирәк әле. Әнә, Фарух аны ничек хөрмәт итә. Кулыннан гына тотып, кадерләп кенә йөртә.

Хатирәләре белән уртаклашуын сорагач, Тәскирә апа кеткелдәп көлеп куйды.

– Ул вакытта тамаша инде. Бик яман замана иде, – диде ул артык искә төшерәсе килмичә. – Сугыш тәмамланган көнне әле дә хәтерлим. Мәктәпкә җибәрмәделәр. Бөтенебез бергә бәйрәм иттек.

Яңа Иябаштан Шәрәфетдин абый Шиһапов 94 яшендә булса да, әле күңеле көр. Әмма ул күргәннәрне яза башласаң...

Шулай да үзе турында түгел, күбрәк әтисе хакында сөйләде ул. Аның белән бәйле вакыйгалар гомере буе йөрәк түрендә саклана, күрәсең.

– Әтинең ат белән Күпербашка китеп, аннан салкын тидереп кайтканын, авырып ятканын хәтерлим. Аннан әни белән Арчага базарга барганда атлары каршыга килгән машинадан курыккан. Әни шул чакта кар астында калып, аягын авырттырган. Әти сугышка китте дә хәбәрсез югалды. Аксак әни берсеннән- берсе кечкенә биш бала белән ялгызы азапланды. Өстәвенә өебез янып бетте. Буш торган бер өйдә яшәп тордык, шул арада үз көчебез белән йорт төзедек. 13 яшемдә такта ярып, ат белән алып кайтканны хәтерлим. Бер малай, биш кыз идек без. Шуңа ирләр эше минем җилкәгә төште. Бер хезмәт көненә 20 тиен түли башлагач, сөенүләрне күрсәгез. Өй салырга акча җыя башладык бит!

Хәзерге вакытта ул зур кирпеч йортта улы, килене тәрбиясендә яши. Улының кече фермасы, пай җирләре, техникасы бар. Хезмәттән курыкмый, тормышлары да мул. Мондый рәхәт тормышны күрермен, дип башына да китермәгәндер Шәрәфетдин абый.

Авылдашы Әминә апа Шәрәфетдинова тумышы белән Яңа Җөлби авылыннан. Гаилә Пионер авылына күчеп килеп урнаша. Сугыш башланганда Әминәгә нибары тугыз яшь була.

Шунда ике сыйныф укыган ул. Дәфтәр, ручка, китап-лары булмагач, берара күмер белән каен тузына язарга өйрәнгәннәр.

– Лаеш урманына җибәргәндә миңа 15 кенә яшь иде әле. Әни черек бәрәңгегә он кушып, кычыткан турап ипи ясап җибәрде. Аякта пирмәк чабатасы, аны җылыга куеп киптереп булмый, чөнки олтаны каен тузыннан, җылыда ярылып бетә. Ашарга “бик яхшы” иде инде. Лаеш “шулпасын” эчеп кайттым. Алты ай шунда булдым, – диде Әминә апа.

Аннан ул Пионер авылында фермада эшләгән. Кияүгә чыккан. Гаилә Яңа Иябашка күчеп төшкән. Ире күптән инде вафат. Әминә апа биш бала белән бик иртә тол калган.

– Хәзерге вакытта улы һәм килене тәрбиясендә яши. Әле мин үземә кунакка алып чыккан идем, – диде кызы Хәлимә. – Бераз миндә дә торсын инде, дип алып калдым.

Печмәнтауда яшәүче Әминә апа Газизова безне әллә каян якын кешеләрен күргәндәй елмаеп каршылады.

Тыл ветераны алдында чыгыш ясарга килгән балаларны кочаклап ук алды. Кечкенә генә буйлы, әмма сабырлыгы йөзенә үк чыккан бу апаның күргәннәрен язып кына бетерә торган түгел. Ул чорларны исенә дә төшерәсе килмәде аның. Сугыш башланганда 4 сыйныфны гына тәмамлаган була Әминә апа. Гаиләдә биш бала. Әниләрен окоп казырга җибәрәләр. Әтиләренә сугышка чакырып язу килә. Үзе 12 яшьтән яследә балалар карый башлый.

– Иртән өчтә торып китә идем. 15 яшьтән колхоз эшенә чыктым. Кар астыннан җир күренә башлауга тездән пычракка батып өшегән бәрәңге җыюлар, җир китмәнләүләр, күтәрә алмагач тәгәрәтеп ашлык тутырылган капчык ташулар... Барын да кичердек, – диде ул. – Сугыштан соң да тиз генә тернәкләнеп китә алмады әле колхоз. Урманнан кайтып кермәдек. Өч кыз идек. Чиратлап җибәрделәр. Хөкүмәткә дә, колхозга да урман кистек.

Балалар бәхетенә әтиләре фронттан исән-сау кайта. Кыз Печмәнтау авылыннан бер тапкыр да күрмәгән Габделнур исемле егеткә кияүгә чыга. “Урманнан туеп кияүгә чыгарга ризалык бирдем инде мин”, – ди. Өч балалары туа. Ана ике улы үлемен дә кичерә. Бер улына 46, икенчесе 56 яшь кенә була. Илнуры үлгәнгә дә 15 ел булган инде. Хәзерге вакытта ул килене Рәхилә тәрбиясендә яши. 36 ел бергә гомер итү нәтиҗәсендә ана белән кыз кебек алар бер-берсенә. Кызы Мәдинә, оныклары, оныкчыклары Әминә апаның юанычы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International