Якташ язучылар Арчада кунакта

2025 елның 24 марты, дүшәмбе

26 февраль көнне Арча районына җирлегебездә туып үскән танылган иҗат әһелләре җыелды. 

Рифат Җамал, Риман Гыйлемханов, Гүзәл Әдһәм, Вакыйф Нуриев, Наилә Ахунова, Гәүһәр Хәсәнова, Гөлчирә Нәҗметдинова, Зиннур Тимергалиев – төрле өлкәләрдә иҗат итүче язучылар. Яңа Кенәр, Казанбаш, Сеҗе, Утар Аты, Түбән Мәтәскә мәктәбе укучылары һәм укытучылары әлеге шәхесләр белән күрешү бәхетенә иреште.

Әдәби очрашулардан соң, кунаклар Арчаның Г. Курсави исемендәге лицеена җыелды. Биредә район мәктәпләренең татар теле укытучылары, китапханәчеләр, укучылар һәм туган тел өчен җан атып яшәүче райондашлар катнашты. Чараны район башлыгы Илшат Нуриев ачты. 

– Үземнең Арчада тууым, биредә яшәвем һәм эшләвем белән горурланам. Безнең телне югалтырга хакыбыз юк дип саныйм. Бу өлкәдә башкарган эшләребез күп. Эшлиселәре дә байтак, – диде ул.

Район мәгариф идарәсе методисты Энҗе Мостафина мәгариф өлкәсендә милли мәсьәләләрнең торышы турында эчтәлекле чыгыш ясады.

– Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларыннан башлап, һөнәри белем бирүгә кадәр бу өлкәдә эш эзлекле рәвештә алып барыла. Белем бирү структурасына 16 база, 17 төп, ике башлангыч, 21 филиал, 48 балалар бакчасы һәм ике өстәмә белем бирү оешмасы кергән. Барлыгы 6041 бала белем һәм тәрбия ала. Республика күләмендәге бәйгеләрдә татар теле һәм әдәбияты укытучыларыбыз даими рәвештә грантлар ота, призлы урыннар яулый, районыбыз данын еракларга җиткерә. Районда һәрдаим сәләтле балалар белән эш алып барыла, – диде ул һәм ирешкән уңышлар белән таныштырды.

Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Лилия Дәүләтбаева якташ язучылар белән район китапханәләрендә алып барылган хезмәттәшлек турында сөйләде.

Кунакларның урыны бу көнне сәхнә түрендә иде. Алар һәркайсы төпле фикерләре, кызыклы истәлекләре, иҗат җимешләре белән уртаклашты. Рифат Җамал чыгышын Арчага багышланган шигыре белән башлады. “Бүгенге очрашу безнең өчен зур бәйрәм. Һәркайсыбыз бирегә шатланып килдек”, – дип сүзен дәвам итте. Мондый очрашуларның бөтен районда да булмавын әйтеп, район җитәкчелегенә рәхмәтен җиткерде.

Сеҗе авылы мәктәбе укучылары белән очрашуда булган татар язучысы, журналист Вакыйф Нуриев укытучыларның һәм укучыларның осталыкларына соклануын белдерде. “Арча ягында гына әдәбиятка, сәнгатькә гашыйк фидакарь кешеләр яши”, – диде.

Мөхәммәт Мәһдиевның кызы, танылган тәрҗемәче Гәүһәр Хәсәнова әтисенең әсәре буенча төшерелгән “Кеше китә, җыры кала” сериалының 9 май Җиңү көне бәйрәменә күрсәтеләчәген әйтте. “Мин шушы Арча җиренең һавасыннан, суыннан яралган бер кешемен. Әтинең дәвамчысы буларак, гомер буе аның архивы белән эшләдем. Аның фәнни хезмәтләрен зур җыентыкка җыеп чыгардык. Тиздән чыгачак сериалны түземсезлек белән көтәбез. Китап укудан читләшкән хәзерге буынга әдәби әсәрләрнең мондый форматта чыгуы уңайрак булыр дигән өметем бар”, – диде ул.

Иҗат сөючеләр белән очрашу “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International