Сүзем 8 март – хатын-кызлар көне уңаеннан Айван авылының бүгенге актив хатын-кызлары турында.
Алар: Айван мәдәният йорты җитәкчесе Рәмзия Миннәшәева, китапханә мөдире Гөлнар Шәмсетдинова, район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре Светлана Хаҗиева, Лилия Мангуткина, Арчаның 2нче мәктәбе укытучысы Гөлнара Гыйниятуллина, педагог Резидә Газизова. Бу исемлекне тагын да дәвам итеп була. Аларның үзләренең гармунчылары да бар – Ленар Биктимеров. Ленар шигырьләр яза. Ә Светлана Хаҗиева шул шигырьләрне көйгә сала. Афәрин дими, ни дисең инде аларга!
Авылда үткәрелгән һәр чарада бу ханымнар үзәктә, оештыралар, үзләре дә шул чараларда катнашалар. Бер генә бәйрәм дә билгеләп үтелмичә калмый. Арча сәхнәләрендә дә чыгыш ясыйлар, Өлкәннәр һәм инвалидлар йортына барып та концерт куялар. Һәм культуралы ял итәргә, тәҗрибә тупларга, башкаларның иҗатын өйрәнергә дә вакыт табалар. Әле менә күптән түгел бергәләп, башка авылдашларын да дәшеп, кичке Казан урамнарында йөреп, легендар җырчы Әлфия Авзаловага багышланган “Мәңгелек юл” спектаклен карап кайттылар. Тарихка кереп кала торган мизгелләр...
Яңа гына районның “Җидегән чишмә“ халык театры артистлары белән берлектә Туфан Миннуллинның “Аерылабыз, хуш инде!“ дип исемләнгән спектакль премьерасын авылдашларына куйдылар. Рольләрне менә кемнәр башкарды: Баһаветдин – Харис Сафин, Маһруйбикә – Лилия Мангуткина, Исфат – Илдус Хәбибуллин, Рәмзия – Гөлнар Шәмсетдинова, Рәшит – Ленар Биктимеров, Фәридә – Светлана Хаҗиева, Әминә – Гөлнара Гыйниятуллина. Спектакльнең режиссеры Харис Сафин, режиссер ярдәмчесе – Гөлнара Гыйниятуллина, сәхнәне бизәүче – Рәмзия Миннәшәева. Спектакльне уйланып та, көлеп тә карыйсың.
Кайчакта юк кына нәрсәләрдән дә гаиләдә бәхәс, тавыш чыга, ир белән хатынның аралары бозыла. “Аерылабыз, хуш инде!” спектаклендә юк кына сәбәпләр аркасында талашып аерылышырга җыенган өч буын вәкилләре күрсәтелә. Әсәр бүген дә үзенең актуальлеген югалтмый. Иң мөһиме төрле вак-лыклардан өстен булып, гаиләне саклап калу. Әнә шуны аңлап, спектакльдә үзебездән көлеп тә, гыйбрәтләнеп тә утырасың. Рәхмәт, Айван авылы үзешчәннәренә һәм “Җидегән чишмә” халык театры артистларына, оста уйнадылар, авторның ни әйтергә теләгәнен тамашачыга җиткерә алдылар.
Шул ук кичне спек-такльдән соң матур концерт күрсәтелде. Үзешчәннәр барысы бергә ансамбльдә җырлап, аерым җырчылар Светлана Хаҗиева, Гөлнар Шәмсетдинова, Диләрә Сөнгатуллина, Гөлнара Гыйниятуллина чыгыш ясап, Ленар Биктимеров үзе язган шигырьләрен укып, Рәмзия Миннә-шәева нәфис сүз сөйләп, авылдашларына матур ял бүләк иттеләр.
Авылның үз активистлары булу, авылдашларына төрле очрашулар оештырып, аларның күңелен күрү матур күренеш. Нигездә алар хатын-кызлар, гаиләле, бала-чагалы кешеләр. Теге яки бу чарага әзерләнү өчен күпме вакыт сарыф итәргә, кырык эшеңне кырык якка ташлап, өйдән чыгып китәргә кирәк. Бигрәк тә кичләрен. Гаиләне, төп вазыйфаларын, җәмәгать эшләрен, матур ял бүләк итү, истәлекле очрашулар үткәрү мәшәкатьләрен көйләп бара алганнары өчен рәхмәт аларга, исән-сау булсыннар! Бәйрәм белән!