Буыннардан килгән батырлык

2025 елның 24 марты, дүшәмбе

Бөек Ватан сугышы ачысын балачак җилкәләрендә татыган Пикстан һәм Оксина Уразаевалар Лада кызларын көтә

Гөлнур Миннебаева

Арча районыннан махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче өч хатын-кыз бар.

Ил сагында торучы гүзәл затларның берсе – Шурабаш авылыннан Лада Уразаева. Утыз яше дә тулмаган райондашыбыз бүген яу кырында яраланган егетләргә ярдәм күрсәтә. 

Кыз, мәктәпне тәмам-лауга, Казан медицина көллиятенә укырга керә. Белем алганнан соң, башкаланың 5нче номерлы хастаханәсендә эшли. Аннан соң, Бөтенроссия дәүләт юстиция университетында белемен күтәрә. 2023 елда контракт төзеп, махсус хәрби операция зонасына китә. 

Батыр йөрәкле Лада Уразаеваның гаиләсе янына Шурабаш авылына бардык. Биредә аның әти-әнисе, энесе һәм ике әбисе яши. Әбиләре Оксина һәм Пикстан Уразаевалар – Бөек Ватан сугышы чоры балалары. Бүген алар унынчы дистәләрен ваклый. Апалы-сеңелле Оксина һәм Пикстан Уразаевалар Ладаның әти-әнисе Валерий һәм Галина тәрбиясендә гомер итәләр. “Балаларыбызның әбиләре, минем әнием – Оксина. Тик алар әниемә дә, апама да “әби” дип эндәшә”, – ди гаилә башлыгы Валерий Уразаев.

Күптән түгел Пикстан Уразаеваны Җиңүнең 80 еллыгы белән котлап, ТР Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов һәм Арча районы башлыгы Илшат Нуриев “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел“ юбилей  медален тапшырган иде.

“Без бармасак, кем?”

Бүген хәрби операция зонасында булучы Ладаның анда китәргә дигән карары туганнары өчен көтелмәгән була. “Эшен бик яратып башкара ул. Кешеләргә ярдәм итәргә ярата. Үз эшенең остасы. Шуңа да үзен хәрби операция зонасындагы егетләргә кирәкле дип санап, “Без бармасак, кем? Анда да бит безнең ярдәм кирәк” дип, шунда китәргә карар кылды. Без аңа каршы килмәдек. Булдыра торган, бернәрсәдән дә куркып калмый торган кыз ул безнең”, – диде Ладаның әтисе Валерий Уразаев. 

Галина һәм Валерий Уразаевларның биш балалары бар: ике кыз һәм өч малай. Бер уллары үзләре белән төп нигездә тора. Калганнары үз тормышлары белән яши. Күрше-күлән белән дә бик тату алар. 

Безне дә иң якын күршеләре Анжелика Александрова белән бергә каршы алдылар. “Кайгыда да, шатлыкта да бергә без. Бер-беребезгә ярдәм итеп яшибез. Балалар да бергә үсте”, – диде Анжелика ханым һәм Ладаның махсус хәрби операциягә киткән көннәрен искә алды.   

“Минем дә бит Володя улым беренче көннән махсус хәрби операциядә. Мобилизация белән китте. Бер ялга кайткан вакытта, Лада улымнан андагы хәлләр турында җентекләп сорашкан. Шул вакытта ук аның шунда китәргә дигән уе булган инде. Бик молодец кыз ул. Авылыбыз өчен ашыгыч ярдәм иде. Эшен бик белеп эшли. Син киткәч без нишләрбез дигәч, мин анда кирәгрәк, диде. Исән-имин генә кайтсыннар инде”, – дип моңсуланып куйды Анжелика ханым.

Сугыш хатирәләре

Пикстан һәм Оксина ханым безне, үзләренең милли күлмәкләрен киеп, матур итеп, елмаеп каршы алдылар. Тик тормыш йөген тарткан көчле куллар, язмыш сукмаларының авырлыгын чагылдыручы биттәге җыерчыклар, күзләрдәге уйчанлык – һәркайсы 80 ел элек булган яшерә алмаслык хатирәләрнең чагылышы.

Шул дәһшәтле еллар-ның истәлекләрен кабат барладык. Ак яулыклы әбиләр кабат авыр балачакларына кайтып килде. “Хәзерге балаларга безнең балачакны сөйләсәң, бик ышанып та бетмиләр. 9-10 яшьлек балалар ат, үгез җиктек. Урак урдык. Урманда эшләдек. Алабута җыеп ашадык. Ул калмый иде, кем өлгерә, шул җыеп алды. Черек бәрәңге ашадык. Авыр көрәкләр белән окоплар казыдык. Әти сугышта иде. Аннан кайтмады да...”, – дип искә алдылар.  

Алар гаиләдә җиде бала үсә. Тик өчесенең гомере бик кыска була. Сугыштан соңгы чорда алар әниләренә дүрт бала булып калалар. Сугыштан соң, мәктәпне тәмамлаган балалар фермага эшкә урнаша, гаиләне тукландырыр өчен әниләренә ярдәм итә.  

“Хәзерге яшьләр рәхәт тормышта яши. Шул тормышның кадер-ләрен белсеннәр. Сугышлар булмасын”, – дип сау-буллашты безнең белән быел 95 яшен каршы алучы Пикстан Уразаева.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International