Гөлнур Миннебаева
25 мартта Арча район мәдәният йортына районыбызның мәдәни учакларында, китапханәләрендә эшләүче хезмәткәрләр җыелды.
Аларны район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов, район мәдәният идарәсе җитәкчесе Илфар Әюпов, район мәдәният хезмәткәрләре профсоюз оешмасы рәисе Наилә Дәүләтшина сәламләде.
– Районыбызда булган бер генә чара да сездән башка узмый. Сез ел әйләнәсе эшлисез. Кемгәдер райондагы чаралар бәйрәм булса, сезнең өчен ул зур хезмәт. Алдагы көннәрдә дә шулай матур итеп халыкка хезмәт итәргә язсын. Мәдәният өлкәсенә караган төрле программаларда катнашып торабыз. Шура авылында яңа клуб салдык, Сөрде, Иске Кырлай мәдәният йортлары, “Казан арты“ тарих-этнография музее төзекләндерелде, үзәк китапханә бинасы яңартылды, Яңа Кырлайда музей реставрацияләнде. Киләчәктә төзекләндерү кирәк булган калган мәдәният учаклары да эшләнер дип уйлыйбыз. Мәдәният өлкәсе – кеше күңелендә аерым бер мохит ул. Мәдәният буыннан-буынга гореф-гадәтләрне, тарихны җиткерә. Бу эштә дә сезнең тырышлык зур, – диде Ренат Гатиятов.
Бәйрәмнең тантаналы өлешендә бу өлкәдә аеруча мактауга лаеклар бүләкләнде.
Белешмә
Арча районында бүгенге көндә мәдәният өлкәсендә эшләүче 136 оешма бар: 75 мәдәният йорты һәм клублар, 55 китапханә, 5 музей. Аларда 400дән артык кеше хезмәт куя. Биш халык театрыбыз бар.