Уеннар, кодлар, хыяллар: Арча егете Россия чемпионатында җиңү яулады

2025 елның 14 апреле, дүшәмбе

Арча шәһәрендә яшәүче Нияз Саттаров спорт программалаштыруы буенча Россия чемпионы дәрәҗәсенә һәм спорт мастеры исеменә лаек булды

Якташыбыз уңышы

Резедә Хәкимҗанова

Уңышка юл каян башлана? Бала вакытта ук күңелендә бөреләнгән кызыксынучанлык, тырышлык, сәләт, куйган максатына ирешүдә үҗәтлек якташыбызны югары үрләргә китерә.

Әле кайчан гына тормышыбызга яңалык булып кергән компьютерлар – бүген аның аерылгысыз өлеше. Хәер, өлеше генәме икән?! “Бүген бөтен әйбер – программалаштыру, кодлар белән бәйле”, – ди безнең якташыбыз, Арча егете Нияз Саттаров. Бала вакытында ук компьютер уеннары белән башланган кызыксынуы Ниязны программалаштыру буенча Россия чемпионы дәрәҗәсенә алып килгән. “Мине инде ул вакытта ук уенны уйнау түгел, ә аларны булдыру, төзү кызыксындыра иде”, – дип үзенең уңыш сере белән уртаклашты Нияз редакциядә әңгәмә вакытында.

Өч тапкыр Россия, дүрт тапкыр Татарстан чемпионы

– Нияз, Сезне Россия чемпионы булуыгыз белән котлыйбыз. Шулай ук Сезнең спорт мастеры булуыгызны да беләбез. Спорт программалаштыруы нәрсә ул? Башта шул турыда сөйләгез әле.

– Без “Киберкуркынычсызлык” төрендә катнаштык. Спорт программалаштыруы – ул киберспортның бер төре, анда катнашучылар иң нәтиҗәле куркынычсызлык системалары төзүдә катнаша. Мәсәлән, безгә бирелгән бирем буенча системага куркыныч яный, һәм без, катнашучылар, куркыныч тудыручы вирусны табып, аның никадәр дәрәҗәдә куркыныч булуын, каян килеп чыгуын ачыкларга, аннан саклану юлларын эзләргә тиеш.

– Әлеге чемпионатка һәм, гомумән, җиңүгә Сезне нинди юллар алып килде?

– Мин программалаштыру белән инде 6 яшьләрдән үк шөгыльләнәм. Мәктәптә укыганда информатика буенча олимпиадаларда катнашып килдем. Көллияттә укыганда төрле чемпионатларда катнаштым. Россия чемпионатына барып җиткәнче Татарстан чемпионаты, Россия беренчелегендә беренче урыннар алдым. Дүрт тапкыр Татарстан чемпионы булганнан соң спорт мастерына кандидат булдым. Өч тапкыр Россия чемпионы булдым һәм миңа спорт мастеры дәрәҗәсен бирделәр. Җиңел булмады. Соңгы чемпионатта биремнәр авыр иде. Оештыручылар вирусларны күчереп йөртә, син аны бер урыннан табасың гына, ул икенче җирдән килеп чыга. Ә финалда инде без вирустан саклану чарасы яздык. Катнашучылар да илебезнең төрле төбәкләреннән җыелган иде. Казахстаннан да килделәр. Араларында шул юнәлештә эшләүчеләр дә бар.

– Димәк, программалаштыру – сезнең төп шөгылегез түгел?

– Хобби, дисәм дөресрәк булыр. Мин аның белән буш вакытларымда, ял көннәрендә күбрәк үзем өчен шөгыльләнәм. Ә төп эш урыным – мин юл мастеры булып эшлим. Үземнең эшчеләрем бар. Программалаштыру буенча мин бер оешмага кереп эшләп карадым. Отышлы эш, әлбәттә, тик һаман аның белән генә шөгыльләнү минем өчен кызык түгел. Мәсәлән, сайтлар төзү – ул бик вак эш. Миңа сайт кирәк дип кенә сайт эшләп булмый. Аның төсләре, нинди максатларда төзелә, нинди эшчәнлек өчен, нинди түләү формалары кулланылачак һәм башка бик күп әйберләрне исәпкә алырга кирәк.

“6 яшьтә компьютер уеннары эшли башладым”

– Программалаштыру белән кызыксынуыгыз 6 яшьтән үк башланды, дидегез. Ул вакытта ук программалар төзедегезме?

– Шул яшьләрдә миңа беренче компьютерымны сатып алдылар. Шуннан кызыксынып киттем, еш кына уеннар уйный идем. Тик мине күбрәк аларның төзелеше, ничек барлыкка килүе кызыксындыра иде. Барлык компьютер уеннары да – ул программалаштыру нәтиҗәсе. Мин ниндидер код бар икәнен аңладым. Әкренләп үзем уеннар уйлап чыгара башладым. Баштарак аерым хәрәкәтләр төзедем. Мәсәлән, йөгерү, сикерү кебек хәрәкәтләр. Аларның һәрберсе аерым код белән төзелә. Бер хәрәкәт – ул берничә юлдан торган озын код. Ә 8–9 яшьләрдә миңа инде чын уеннар төзү кызык була башлады. Башта Интернет аша, соңрак программалаштыру буенча китаплар сатып алып, үзлегемнән өйрәнә башладым. Буш вакытларымда сайтлар эшләдем. Бу миңа тәҗрибә тупларга ярдәм итте.

– Сезнең чит ил заказчысы белән дә эшләү тәҗрибәгез бар, дип беләбез. Бу очракта бит әле программалаштыру өлкәсендәге белемнәрдән тыш, телне дә белергә кирәк.

– Әйе, берничә ел элек андый тәҗрибәм дә булды. Хәзер инде без аның белән эшләмибез. Мин бер сайтта башкаручы буларак теркәлү үткән идем. Анда заказчылар биремнәр куя, син үзеңә туры килгәнен сайлап, алар белән элемтәгә чыгасың һәм шул биремне башкару турында килешәсең. Ул кеше белән дә шул сайт аркылы таныштым. Ул төрле илләр аша товарлар ташу белән шөгыльләнә иде. Тел белән каршылыклар килеп чыкмады, без аның белән рус телендә аралаштык. Мин аның системасына кергән вирусны табарга ярдәм иттем һәм аннан саклану чарасы эшләдем. Ул вирусны үзе дә белмичә бер оешмада эшләүче кыз җибәргән булып чыкты. Эш компьютерыннан ниндидер сайтка кереп рәсем алганда шул рәсем аша вирус таралган. Мондый очракларда сак булырга кирәк, вирус оешмадагы әлеге вай-файга тоташкан барлык компьютерларга һәм телефоннарга да таралырга мөмкин.

“Балачак хыялын тормышка ашырдым”

– Нияз, яңадан чемпионатка әйләнеп кайтыйк әле. Россия чемпионаты Сезнең тормышыгызда нинди роль уйнады?

– Инде әйткәнемчә, ул миңа спорт мастеры дәрәҗәсе бирә. Акчалата бүләкләү дә бар. Иң мөһиме – ул миңа алга барырга, ирешкәннәрдә туктап калмаска этәргеч бирә. Россия чемпионаты шулай ук халыкара, европа ярышларына юл ача. Мин кечкенәдән төрле чемпионатларда катнашып, җиңү яуларга теләдем. Үземнең балачак хыялымны тормышка ашырдым.

– Башкаларга нинди теләкләрегез бар?

– Иң мөһиме – алга барырга, хаталардан курыкмаска. Ә программалаштыруга килгәндә, ул зур тырышлык, төгәллек сорый торган эш. Бер хәрефне дөрес язмадың, бер ноктаны төшереп калдырдың – программаң ачылмаячак. Һәр эштә дә тырышлык, үз өстеңдә эшләргә кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International