Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Мәктәптә... эшмәкәрлек
2013 елның 13 ноябре, чәршәмбе
Мәктәптә... эшмәкәрлек
Арчада “Бизнес– үзәк”кә мәктәпләрдән педагоглар җыелды. Казаннан “Яшьләр уңышы” үзәге иҗтимагый оешмаларының башкаручы директоры Ләлә Бикчәнтәева кайтты. Ул мәктәп вәкилләренә балалар белән ничек итеп бизнесны, эшмәкәрлекне оештырып булуы хакында сөйләде.
Сөйләшүне “Алгарыш” (“Прог-ресс”) район эшмәкәрләре берлеге җитәкчесе Назыйм Сибәгатов башлап җибәрде.
Мәктәп укучыларының төп бурычы — белем туплау. Укудан тыш аларның күп кенә файдалы шөгыль белән мавыгуларын белә-без. Мәсәлән, спорт, рәсем, җыр, музыка... Ә менә мәктәп эскәмия-сеннән үк балаларның үзләре уйлап тапкан кызыклы идеяләрне тормышка ашырып, җитештерү, иҗат итү, сату–алу белән шөгыльләнүләре, акча эшләүләре — монысы яңалык. Гадәттә, без һәр яңалыкка шикләнебрәк карыйбыз. Ай–һай, булырмы икән?!
Казаннан кайткан вәкил мәктәп бизнесы компанияләре турында кызыклы итеп сөйләде. Мәктәп бизнесы үзенә күрә балаларны кызыксындыра торган эшлекле уен да. Әмма уен гына түгел, чынлап торып акча эшли торган кәсеп тә. Бизнес белән 7–11 сыйныф укучылары шөгыльләнә ала. Бу кәсепкә чынлап торып керешкән бала халыкара дәрәҗәдә фикерләү баскычына күтәрелергә мөмкин. Үз мәктәп кысаларында гына туктап калмыйча район, республика, Россия, халыкара мәйданга чыгу турында сүз бара монда. Иҗат эшең, җитештергән продукцияң белән төрле бәйгеләрдә катнашу, интернет–кибетләргә чыгу, тәҗрибә уртаклашу һәм бизнеска өйрәнү өчен Интернет ярдәмгә килә. Мәсәлән, “Предприятиеләрнең чиге юк” порталы аша төрле илләрнең мәктәп компанияләре белән элемтәгә кереп була.
Башкаручы директор Ләлә Бикчәнтәева “велосипед иҗат итеп” вакытны әрәм итмәскә киңәш итте. Уйлап табылганны нигә тагын “уйлап табарга”? Бер тәкъдим: кулдан эшләнгән әйберләр һәрвакытта да кызыклы һәм киң кулланышта. Бәлки, кулдан нинди дә булса яңа файдалы әйбер эшләргәдер?!
Эшне нидән башларга соң?
— Сез уйлап тапкан әйбер, иң беренче чиратта, үзегез яшәгән тирәлектә зур сорау белән файдаланырлык булсын, — дип киңәш итә Казан вәкиле. — Яңалык та булсын ул, аны укытучылар түгел, балалар уйлап тапсын һәм алар үзләренең идеяләрен зур кызыксыну белән тормышка ашырсын. Иҗат итү мохите шәп булсын!
Мәктәп бизнес компаниясенең президенты һәм төрле мәсьәләләр буенча (җитештерү, кадрлар һ.б.) вице–президентлары булырга тиеш. Һәр нәрсә финанс план нигезендә иҗат ителсен. Мәсәлән, идеяне тормышка ашыру өчен күпме акча кирәк, файдасы күпме булачак, эшләнмәләр нинди вакытта сатылып бетәчәк. Көндәшләр дә исәпкә алынсын, эшләгән әйбереңне кайда сатып булачагы да алдан тәгаенләнсен.
Ләлә Бикчәнтәева, мәктәп бизнесы турында сөйләп бетергәч, педагоглардан сораулар бармы, дип сорады. Дәшүче булмады, бар да уйда иде. Мәктәптә бизнес. Ничек итеп? Арадан берәү кесәсендәге үзебезнең нарат сагызын күрсәтеп, бизнес өчен мөмкин эшме бу, дип сорады. Кызыклы сорау. Әлбәттә, бизнес өчен мөмкин эш. Әмма идеясе аларныкы түгел. Аны уйлап тапканнар инде. Бәлки, шул ук нарат сагызыннан башка яңачарак, заманга яраклаштырып икенче төрле сагыз уйлап табаргадыр? Тәмле дә, файдалы да булсын, матур кәгазьгә дә төрелсен. Идеяләрнең чиге юк. Бу алып сату гына түгел. Бу — уйлап табу һәм җитештерү. Берәүләр үзләре уйлап тапкан состав белән сабын эшли, икенчеләр тиз тузмый торган оекбаш бәйли, өченчеләр... Әнә, безнең Татарстан егете уйлап табу сәләте һәм шуны тормышка ашыра белүе нәтиҗәсендә халыкара мәйданга чыккан һәм ирешкән уңышлары бәрабәренә Прагага институтка укырга кергән. Мисаллар бар. Бу үзенә күрә балаларның мөмкинлек-ләрен үстерү, аларны эшмәкәрлек серләренә төшендерү, заманга яраклаштыру. Тик укуга гына игътибар кимемәсен. Ни дисәң дә, мәктәп ул, иң беренче чиратта, белем ала торган урын.
Румия НАДРШИНА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
6
апрель, 2026 ел
Татарстанлылар язгы ташламалар белән газета-журналларга языла алалар
6 апрельдән 16 апрельгә кадәр Россия Почтасы нәшрият йортлары белән берлектә сайланган вакытлы басмаларга язылу бәясен киметә, аларны 20% ка кадәр ташлама белән язып алырга мөмкин. Исемлектә-балалар өчен, иҗтимагый-сәяси, күңел ачу, фәнни-популяр һәм тармак газета-журналлары, шул исәптән Татарстаннан да. Тәкъдимнән барлык почта бүлекчәләрендә, Россия Почтасының сайтында һәм мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда файдаланырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә займны рәсмиләштерү нибары берничә минут алачак.
3
апрель, 2026 ел
Татарстанлылар баланы Россия Почтасы аша беренче сыйныфка яздыра алалар
Татарстанда Мәктәпкә беренче сыйныф укучыларын кабул итү өчен гаризалар кабул ителә башлады. Ата-аналар документларын тапшыру турында хәбәр белән заказлы хат аша җибәрә алалар. Документлар тапшыруның мондый ысулы барлык гаиләләргә дә туры килә һәм гаризалар кабул итү даталарында мәктәптән ерак булган яки яңа уку елы башына яшәү урынын алыштырырга ниятләгән кешеләр өчен аеруча актуаль. Почта Юлламасына тулы пакет документлар салырга кирәк. Заказлы хатның, гади хаттан аермалы буларак, каплау өчен трек-номеры бар. Әгәр сезгә җибәрелә торган документлар исемлеген теркәү мөһим икән, хатны капитал салу исемлеге белән җибәрергә мөмкин. Хатның тапшыру турында хәбәрнамә алуына инанырга. Ул гади дә, электрон да булырга мөмкин,ике вариант та юридик яктан әһәмиятле.
2
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 2 апрельдә 11 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 3 апрель
Көннең икенче яртысында һәм 2 апрель кичендә, төнлә һәм 2026 елның 3 апрелендә иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә (Казанда-2 апрель кичендә, төнлә һәм 3 апрель иртәсендә). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
1
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 22 сәгатьтән. 1 апрельдә сәгать 10 га кадәр.
2026 ел, 2 апрель 2026 елның 2 апрелендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз. Күз күреме начар булган шартларда автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, узып китүләрдән баш тартырга кирәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз