Чәчәк серкәсеннән аллергия – ничек интекмәскә?

2025 елның 4 июне, чәршәмбе

Татарстан Республика-сының Сәламәтлек саклау министрлыгында  турыдан-туры эфирда Казанның 7нче шәһәр хастаханәсенең аллергология һәм иммунология үзәге җитәкчесе, Казан дәүләт медицина академиясенең аллергология, иммунология кафедрасы  доценты Виктория Делян чыгыш ясады.

Турыдан-туры эфир яз белән бәйле аллергия, аннан дәвалану ысуллары, киңәшләр турында булды.

“Дөньяда һәр өч кешенең берсе аллергия чире белән авырый. Үсемлекләрнең чәчәк серкәсеннән аллергия 5-6 айлык балада да башланырга мөмкин, – дип сөйләде аллергология доценты Виктория Делян. – Кайбер балаларга кече яшьтән төрле аллергеннар тәэсир итә. Каен, зирек агачларының чәчәк серкәсе көчле аллерген булып тора. Яз иртә килде. Җылы, кояшлы яз. Көннәр җылы тору сәбәпле аллергия риниты, конъюнктивит белән безнең үзәккә мөрәҗәгать итүчеләр күбәйде. Каен, зирек  – нигездә бу агачлар кайбер кешеләргә аллергия бирә. Агачлардан соң болыннардагы үләннәр чәчәк ата башлый. Менә икенче ел инде, яз иртә килү сәбәпле агачлар да иртә чәчәк ата. Табигатьтә чәчәк атуның икенче чоры – май уртасы һәм июнь, өченче чоры июль  уртасына туры килә. Июльдә әрем, алабута һ.б. чәчәк ата. Август, сентябрьнең ничек килүенә карап, үләннәрнең чәчәк атуы сентябрьнең ахырына кадәр дәвам итәргә мөмкин. Шундый кешеләр бар: аларда бер генә төрле үсемлектән аллергия булуы ихтимал. Һәм аларның үсемлекнең чәчәк ату чоры тәмамлангач, аллергияләре бетә. Әмма шундыйлар да бар, алар апрель башы, уртасыннан аллергиягә бирешә һәм бу сентябрь ахырына кадәр дәвам итә. Аларга, чыннан да, язны, җәйне үткәрү кыен”.

Аллергияме, әллә салкын тигәнме – ничек белергә? Әлбәттә, табибка мөрәҗәгать итәргә. “Үсемлек чәчәк серкәсенә аллергия булганда борынга томау төшә (ринит), борын тыгыла, йомшара, кычыта һәм берөзлексез төчкертә башлый, – дип сөйләде баш аллерголог. – Аллергиядән төчкерү аллергия конъюнктивиты белән дәвам итә. Күзләр борчый, кычыта, авырта, кызара, тирәләре шешенеп китә. Кояшка да карап булмый. Сулыш юллары бронхлар да зыян күрә, нәтиҗәдә кешенең тыны кысылырга мөмкин. Бигрәк тә яшьләрдә бронхиаль астма башлануы ихтимал.  Без кешедә аллергия бармы-юкмы икәнлекне канга анализ аша тикшерәбез. Бу диагностика ясауның төп ысулы. Көзен салкыннар башлангач, ноябрь урталарында без пациентны чакырып, тән тиресенә тест үткәрәбез. Бу планлы рәвештә башкарыла. Безнең аллергия үзәгендә тән тиресенә проба ясауда бернинди дә проблема юк, бу дәүләт программасы нигезендә бушка эшләнә. Шуңа күрә үзеңә кул селтәмичә, аллергиядән ничек интеккәнеңне онытмыйча, табиб-аллергологка килергә кирәк. Борыннан шулай ук анализга мазок алына. Кыскасы, безнең үзәктә аллергия сәбәбен ачыклау өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар”.

Аллергиядән дәвалауны табиб-аллерголог билгели. Шулай ук аллергиягә бирешүче кешенең үз-үзен тоту кагыйдәләре дә әһәмиятле. Чәчәк серкәсеннән ничек сакланырга? Аның белән бәйләнешкә кермәс өчен нишләргә? “Моның өчен аллергиягә бирешүче кешегә урамга, бакчага, паркка, урманнарга чыгуны мөмкин кадәр киметергә кирәк, – диде үзәк җитәкчесе Виктория Делян. – Чөнки аллергеннар белән бәйләнештә булмау – иң әһәмиятле дәва. Бу исә дару препаратларын кабул итүне дә киметәчәк. Әгәр дә урамга, табигатькә чыгасыз икән инде, саклану чарасының иң гади ысулы – битлек кию. Битлекне еш алмаштырып торырга кирәк. Ә күзләрне саклау өчен күзлек кисәң яхшы. Бу саклану чаралары бик гади һәм бик нәтиҗәле. Урамнан өйгә кергәч, һичшиксез битне юарга, башны юып, душ керергә, баштан, биттән чәчәк серкәсен юып төшерергә кирәк. Киемнәрне алмаштырырга, диңгез тозы кушылган аэрозол, спрей белән борынны юарга. Һәм тагын борын фильтрларын (алар аптекада бар) куллансаң була.  Алар борынга үтеп керүче аллергеннардан саклый. Өйдә форточкаларны, тәрәзәләрне ачмаска, бүлмәләрдә аллергеннардан чистартучы фильтрлы,  дымландыручы көнкүреш приборлары кулланырга. Бүлмәләрне дымлы чүпрәкләр белән сөртеп, юып торырга кирәк. Аллергияле кешеләргә коры, җылы көнгә караганда, салкынча, юеш көннәрдә урамга чыгу уңайрак”.

Бүген аллергиядән дәвалаучы антигистамин перпаратлар икегә бүленә: беренче буын антигистамин препаратлар – нәкъ менә алар йокыны китерә һәм икенче буын антигистаминнар йокы китерми, чөнки мигә бармыйлар.

Аллергиядән тулысынча дәваланып буламы? “Бүгенге көндә без аллергиядән тулысынча дәвалый алмыйбыз, – диде баш аллерголог. – Әмма кешене аллергеннар каты борчымасын, интекмәсен өчен нәтиҗәле дәвалау ысуллары бар”.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International